Әлеге сочинениедә яктыртылган тема бик тә мөһим. Бүгенге көндә экология мәсьәләсе төп урыннырның берсен алып тора.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_yagym_-_gomer_bishegem.docx | 17.35 КБ |
Туган ягым – гомер бишегем
(сочинение)
“ Алтын – көмеш яуган җирдән туган – үскән ил артык” , - ди татар халык мәкале. Моның чыннан да шулай икәнен безнең шагыйрьләребез, язучыларыбыз һәм рәссамнарыбыз иҗат иткән әсәрләр дә раслый.
Идел ярларына нурлар сибеп
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле матур туган җирем,
Бәхет биргән җирем Татарстан ,
дип язган безнең шагыйребез (шагыйрә) Гөлшат Зәйнашева үзенең “Туган җирем – Татарстан” шигырендә. Ә инде поляк җирендә Ватан азатлыгы өчен көрәшләрдә катнашыпкан һәм һәлак булган фронтовик язучы Г. Кутуй Туган җирнең газизлеген күңел кылларын кузгатырлык дәрәҗәдә “ Сагыну” нәсерендә әйтеп бирә алган.
Әйе, Туган як, Туган ил, Туган җир һәркем өчен дә якын һәм кадерле. Юкка гына Туган җирне газиз ана белән тиңләмиләр. Һәркем үзенең Туган иле, аның байлыклары һәм уңышлары белән горурлана. Ләкин туган җирне ярату, аның байлыклары белән мактану гына җитми әле. Аның турында кайгыртырга, табигый байлыкларын сакларга, алардан дөрес файдалана белергә дә кирәк. “ Җире байның иле бай” , - диелгән бит халык мәкалендә.
Без барыбыз да беләбез : соңгы елларда табигатькә карата битарафлыклык күзәтелә. Ә инде сулары эчәргә , һавасы суларга яраксызга әйләнгәч кенә , ниһаять , кешелек дөньясы бу турыда уйлана башлады.
“ Һәркемнең туган төбәге , туган теле бер генә була. Минем туган җирем – Татарстан, туган телем – бөек татар теле. Ватан сүзе һәрвакыт әти, әни сүзләре белән янәшә йөри. Һәр халык гомер – гомергә үз Ватанының бәйсезлеге өчен көрәшкән, аны саклап калу өчен утка кергән. Күбесе туган җире өчен гомерләрен биргән.
Туган ил, Туган җир, Туган тел ... Кешене кеше, халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр шулар бит ! Адәм баласы бәхет эзләп, рәхәт тормышка өметләнеп әллә кайларга чыгып китә. Нигъмәт – ләззәткә тулы, мул ризыклы ил – җирләрдә яши, бәхетемне таптым дип ышана, әмма кайсыдыр бер мизгелдә җанындагы бар күзәнәкләрне тетрәндереп еракларда калган газиз туган авылының басу капкасы, әнкәсе, әткәсенең җанга уелып калган берәр сүземе аны кинәт кенә сискәндерә, чылтырап аккан чишмә сулары сагындыра, кыр – болыннары искә төшә. Шул чак аның күзләренә мөлдерәп яшьләр тула.
Кеше кая гына яшәмәсен , кайда гына хезмәт итмәсен , барыбер күңеле белән туган ягына тартыла.
Бу темага багышлап шагыйрьләребез шигъри әсәрләр , композиторларыбыз күңелне кузгатырлык матур көйләр , рәссамнарыбыз гүзәл сәнгать әсәрләре иҗат иткәннәр. Әйе , һәркем үз ягын матур итеп , аны үз мәхәббәте белән , шигъри бизәкләргә төреп , ямьләндереп күрә. Татарстанның яки Туган җиребезнең сокландыргыч урыннары чыннан да бик күп. Яшел тугайлы болыннарга , балыклы , кош – кортлы агымсуларга , түгәрәк күлләргә бай ул.
Табигать кочагында кемнең күңеле нечкәрмәгән дә , кемнәр , табигый матурлыктан җан азыгы табып , күңелен күтәрмәгән ? ! Монда иксез – чиксез урман – кырлар , мәһабәт таулар сузылып киткән.
Кеше гомер – гомергә табигать белән көрәшкән , аннан курыккан. Ә хәзер - киресенчә. Кеше урманнарны кисә , сазлыклырны киптерә , тауларны ишә. Табигать әкренләп үзгәрә , бозыла. Без : “ Табигать – тиңсез хәзинә “,- дибез. Ә менә тиңсез хәзинәне саклау , баету турында кайгыртабызмы ? “ Җире байның гына иле бай “ , дигән бит . Әлбәттә , соңгы елларда табигатьне саклау , экология дип сөйләү күбәйде. Экология милициясе төзелде .
Табигатьнең чисталыгы һәм экология ахыр чиктә кеше сәламәтлегенә барып тоташа. “ Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” , дигән борынгылар. Шулай булгач, табигатьне саклау һәркемнең уртак бурычы булырга тиеш.
“ Туган йортка тугыз кил “ , ди халык мәкале. Тугыз килүдә дә туган йортның чүп – чарын чистартып , янына агачын – чәчәген утыртып китсәң , бу Татарстаныбыз өчен эшләнгән изге эш булыр иде. Кеше туа , яши , нәрсәдер кора , таштан һәйкәл сала. Ләкин таштан салынганы гына һәйкәл була алмый әле. Кеше кулы башкарган , кеше акылы уйлап тапкан һәммә нәрсә җирдә һәйкәл булып кала. Йорт салсаң да, урман , хәтта бер генә төп агач утыртсаң да - ул киләчәк буыннарга синең истәлегең.
Есть ли лёд на других планетах?
Алые паруса
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Рисуем "Ночь в лесу"
Бородино. М.Ю. Лермонтов