Кәрим Тинчурин күпкырлы талант иясе булуы белән аерылып тора. Ул актёр, режиссёр, драматург буларак татар театрын ныгыткан сәнгатькәр, әмма шулар өстенә Кәрим Тинчурин проза остасы да. Ул “ Мәрҗәннәр” романы белән әдәбиятыбызның олы классигы булып тарихта калган зат.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_tinchurin.doc | 44 КБ |
Муниципальное автономное образовательное учреждение
МАОУ «Гимназия № 139»
Районный конкурс сочинений, посвящённого 125- летию со дня рождения великого драматурга, актёра, режиссёра Карима Тинчурина
Тема: Кәрим Тинчурин - актёр, драматург, режиссёр
Выполнила: ученица 7 Г класса Гафиятова Камиля
Руководитель: Фатхрахманова Г.А.,учитель
татарского языка и литературы
Казань, 2012
“Кәрим Тинчурин күпкырлы талант иясе булуы белән аерылып тора. Ул актёр, режиссёр, драматург буларак татар театрын ныгыткан сәнгатькәр, әмма шулар өстенә Кәрим Тинчурин проза остасы да. Ул “ Мәрҗәннәр” романы белән әдәбиятыбызның олы классигы булып тарихта калган зат.”
Минтимер Шәймиев
Кәрим Тинчурин татар әдәбиятының үтә катлаулы, кискен,борылышлы елларында иҗат итеп, милли мәдәниятне үстерүгә гаять кыйммәтле өлеш керткән, аны классик драмалар, сатирик комедияләр, хикәяләр белән баеткан күренекле сәнгать осталары йолдызлыгында ул иң якты йолдызларның берсе булып балкып тора. Инде ничә еллар дәвамында бу балкыш рухи тормышны нурландырып җемелди, вакыт узган саен әлеге яктылык көчәя бара. Татар сәнгатенең һәр ирешкән уңышында без Тинчурин кабызган учакның җылысын тоябыз. Күпме күренекле шәхесләребезнең җаннарын җылыткан, барыр кыйблаларына маяк булып балкыган ул учак. Юкка гына Кәрим Тинчурин үзе үк: “Без кабызган утлар сүнмәс алар”,- дип язмагандыр. Аның иҗаты яңадан-яңа буыннар күңелендә кайтаваз таба.
Татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Бедный Демьян районы Таракан (Белоозерка) авылында крестьян гаиләсендә туа. . Бу — татар драматургиясе һәм театр өлкәсендә бик зур хезмәтләр калдырачак Кәрим Тинчурин була. Ләкин, әле иҗат кешесе булганчы,аңа шактый кыен юл үтәргә туры килә.
Башлангыч белемне ул үз якларындагы мәдрәсәдә ала. Ул 1900 елда белемен арттыру теләге белән Казанга килә һәм төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. 1905 елгы революцион хәрәкәттә катнаша, протест йөзеннән мәдрәсәне ташлап чыга. Шуннан соң төрле эшләрдә ялланып эшли – урман каравылчысы була, соңга таба Түбән Новгородта мөгаллимлек итә. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый. Ул Габдулла Кариев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская, Касыйм Шамильский, кыскасы, «Сәйяр» труппасына тупланган, татар театрының нигез ташын салган кыю йөрәкле артистларның олы һәм мактаулы эшләрен күрә, алар белән таныша. Галиәсгар Камал пьесасы буенча куелган спектакльләр аны таң калдыралар, һәм ул 1910 елны «Сәйяр» труппасына хезмәткә керә.
Дөрес, әле ул театрда эшли башлаганчы — 1906 елда ук сәхнә әсәрләре яза башлый. “Беренче чәчәкләр”, “Назлы кияү”, “Йосыф-Зөләйха”, “Шомлы адым” кебек әсәрләре аны драматург итеп таныта. Бу әсәрләрдә халыкның уй-теләкләрен, хыялларын чагылдырырга тырыша. Әлеге чор иҗатын язучының эзләнү чоры дип атап була. Соңрак ул үзе «Сәйяр» труппасын җитәкли.
1922 елда Татар дәүләт театрын оештыра. Үзе да спектакльләрдә артист буларак катнаша, баш режиссёр була. Бу елларда Кәрим Тинчурин журналист буларак та билгеле. Бер үк вакытта бик күп әсәрләр иҗат итә. «Сакла, шартламасын!» , «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Тутый кош», «Американ», «Җилкәнсезләр» кебек комедияләр; «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе» музыкаль драмалары аның талантының олы һәм киң колачлы булуы турында сөйли. Бу әсәрләргә көйне Салих Сайдашев яза.
Күпчелек әсәрләрендә драматург тормышның реаль картинасын, татар зыялыларының үз урынын эзләүләрен, карашларын сурәтли. Үз заманының тискәре тәртипләрен, бигрәк тә милли буржуа сыйнфый вәкилләрен фаш итә Кәрим Тинчурин әсәрләрендә сатира көчле. Ул тормышның иске якларын фаш итә, тискәре типларның тулы бер галериясен тудыра. Үзенең әсәрләрендә җитди проблемаларны үзәккә куя, образлар характер буларак көчле.
Кәрим Тинчурин 20 нче елларда татар драматургиясенең йөзек кашы булган иң көчле әсәрләрен иҗат итә. Язучының ул әсәрләрен уйнап ничәмә- ничә буын артистлары чын сәнгать мәктәбен уздылар. Ходай биргән сәләтләрен бар куәтенә ача алдылар, халкыбызның ихтирамын казандылар. Бу процесс бүгенге көндә дә дәвам итә.
Сүз беренче чиратта, әлбәттә, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар” кебек музыкаль драмалары турында бара. М.Фәйзи иҗатыннан башланган бу сәнгать төрен Тинчурин яңа биеклеккә күтәрә. Драматург бу әсәрләрендә геройларын катлаулы тарихи шартларда тасвирлый.
30 еллар башында Кәрим Тинчурин тормышның яңа уңай герое өстендә эшли. Авылдагы күмәк хаҗалык төзелеше хакында ”Кандыр буе” (1931) драмасы языла.
Язучының “Мәрҗәннәр” (1931-1937) циклы үз биографиясенә бәйле вакыйгаларны сурәтли. Ул XIX гасыр ахырыннан алып ХХ йөзнең 20 нче елларына кадәрге катлаулы тарихи вакыйгаларны эченә алган әсәр дип уйланыла. Кәрим Тинчурин шушы дәверне бер китапка сыйдыру өчен үткәннән килгән традицион проза үрнәге – кыйссалы кыйсса формасын файдалана.
Үз вакытында Габдулла Тукай театрның зур әһәмиятен ассызыклап язган иде:
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Үз хәлеңне ишетеп, укып белү бер нәрсә, ә аны сәхнәдән күреп, артистларның уеныннан гыйбрәт алу, фикер йөртү икенче мәсьәлә. Театрның әлеге сыйфатын Кәрим Тинчурин тирәнтен аңлый.
Кәрим Тинчуринның гомере вакытсыз өзелә. Ул — шәхес культы корбаны. 1933 елнын 15 ноябрендә фаҗигале төстә юк ителә, бу вакытта аңа бары илле бер яшь була. Әдип үзенең бөтен тормышын, иҗади сәләтен театрга багышлый.
Каргопольская игрушка
Мать-и-мачеха
Если хочется пить...
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
Два Мороза