Вложение | Размер |
---|---|
prezentatsiya_k_proektnoy_rabote.pptx | 2.13 МБ |
Слайд 1
Проект эше Шиг ъ ри җанлы авылдашыбыз . 2 нче сыйныф укучылары эшеСлайд 2
Максат: авылыбызның шиг ъ ри җанлы кешеләре турында мәг ъ лүмат туплау. Бурычлар: шигыр ь и җат итүче авылдашларыбызны барлау; шиг ъ ри җанлы авылдашларыбыз белән якыннанрак танышу; авылдашларыбыз иҗат иткән шигыр ь ләрне туплау, өйрәнү.
Слайд 3
Минем туган авылым Олы Бәрәзә табигатьнең бик матур урынына урнашкан. Авылымның кешеләре дә тырыш, хезмәт сөючән, уңган.
Слайд 4
Сүзебез туган авылын җаны-тәне белән яраткан, күңеленнән чыккан иң нечкә хисләрен шигырь юлларына салган авылдашыбыз Лотфуллина Тәскирә апай турында.
Слайд 5
Лотфуллина Тәскирә апа 1938 нче елда Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендә туа. Сугыш башлангач анын әтисен сугышка алалар. Ә Тәскирә апа 3 яшендә әнисе белән әтисенең туган авылы булган Олы Бәрәзә авылына кайталар. Аның әтисе сугышта хәбәрсез югала.
Слайд 6
Тәскирә апаның балачагы бик авыр була. Ул шул чакны үзенең шигыр ь ләрендә чагылдыра.
Слайд 7
Әтиемне белмим. Әти йөзеңне белмәдем, Төшләрдә дә күрә алмадым. Бик кирәкле вакытта да Әти, дип, әйтә алмадым. Сөртенеп егылганда да, Кабат сикереп тордык. Әнием белән бергәләп Тормышны алып бардык . Кайтыр, бәлки исәндер, дип, Әни гомергә көтте. Үзе бер рәхәт күрмичә Алтмыш өч яш ь тә китте. Гомер үтте, картайдык та, Әти, дип, әйтә алмадык. Тормыш авыр, сынауларга түздек, Сыгылсак та сынмадык.
Слайд 8
Кайда син, балачак? Эзләп кайттым балачакны, Мендем тау башларына. Суга чумдым, кырга чыктым, Мендем агач башына. Болыннардан да эзләдем, Кырлардан да тапмадым. Тапмамма, дип, уйнап йөргән Сукмаклардан атладым. Дусларымнан да сорадым, Алар да күрмәгәннәр. Алар да балачакларын, Минем күк эзләгәннәр. Ерак калган инде, тапмам, Гамьсез балачагымны. Балачагымны сагынып, Җырладым җырларымны .
Слайд 9
Көттеләр Балаларын көтте газиз аналар, Ирләрен көтте сабыр гына хатыннар, Сөйгән ярларын көттеләр кызлар, Әтиләрен көттеләр балалар. Ирләре кайтмаган хатыннар Таллар булып калдылар, Әтиләрен көткән балалар Ятим булып калдылар. Ә сөйгән ярлары кайтмаган кызлар Кыз әбилэр булып калдылар. Балаларны көткән аналар Көйделәр,саргайдылар. Гөмере буе көткәннәрне Анламый көтмәгәннәр, Көтә белеп көткәннәргә, Талларга, ятимнәргә, Хәйкәл салыр идем мин Кулымнан килсә әгәр.
Слайд 10
Кайгы , хәсрәт килә Сынар өчен. Ерак дуслар килә Сынар өчен. Кайгы,хәсрәтләрдә Сынмас өчен, Дус-дошманга Сынатмас өчен, Ир булганнар Кызганмас көчен Сынар өчен. Агымсулар юлын таба Агар өчен. Йөрәктә мәхәббәт туа Янар өчен. Карточкада шәүлә кала Карар өчен. Сәгат ь йөри гомерләрне Санар өчен. Сандугачлар яралганнар Сайрар өчен. Бәхет, шатлык килә икән Сынар өчен.
Слайд 11
Туган йорт Арысаң да туган йорт, Талчыксаң да туган йорт. Хәлдән таеп егылсаң да, Терәк безгә туган йорт. Туган йортым – үз илем, Үз илемдә ү з телем. Үз илемдә, үз динемдә Узсын иде гомерем. Туган йортым, туган илем, Туган җирем кадерле. Читкә китсәң сагындыра, Өзеп ала бәгыр ьне .
Слайд 12
Тәскирә апа тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татыган. Шулай да ул шат күңелле, шаян телле, ачык йөзле булган. Кызганыч, бугенге көндә Тәскирә апа арабызда юк. Ләкин без анын шигырьләрен гел яратып укыйбыз.
Рисуем кактусы акварелью
Карандаши в пакете
Пчёлы и муха
Кто самый сильный?
Аэродинамика и воздушный шарик