РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕ - ЯШЬЛӘРГӘ РУХИ ТАЯНУ НОКТАСЫ
Вложение | Размер |
---|---|
РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕ- ЯШЬЛӘРГӘ РУХИ ТАЯНУ НОКТАСЫ | 35 КБ |
РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕ- ЯШЬЛӘРГӘ РУХИ ТАЯНУ НОКТАСЫ
Шаймарданова К.Р.
Әлмәт районы, Мәмәт төп гомуми
белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Ситдыйкова Л.Н.
XX йөз башында татар иҗтимагый тормышында зур урын тоткан шәхесләр бик күп. Алар арасында халыкка рухи тәрбия бирү, ислам диненең асылын ачып бирү юнәлешләрендә дан казанган хезмәтләре белән Ризаэддин Фәхреддин аерым урын алып тора. Ул XIX гасыр азагы - XX гасыр башының бөек әдибе, тарихчысы гына түгел, бәлки мәшһүр дин галиме дә. Ризаэддин Фәхреддин динне кызыксынып, фән буларак кына өйрәнмәгән, ә халык өчен исламның прогрессив дин икәнен дәлилләп, аның бердәнбер “Әһеле Коръән һәм сөннәт” агымын татар халкын рухи кризистан чыгара алачагына чын күңелдән ышанган һәм: “Ислам дине – өстен мәдәният һәм адәм балаларын ислах, ягъни яхшыга үзгәртү дине” [Фәхреддин 46 б.] - дип язып калдырган.
Ризаэддин бине Фәхреддин татар җәмгыятен гасырлар буена борчыган проблемаларны тирәнтен аңлау белән генә чикләнми, бәлки аларны гамәли хәл итүгә күп көч сала. Аның татар мәгарифен үстерү өлкәсендәге хезмәтләре әйтеп бетергесез мөһим. Киләчәк буын, ягъни безнең өчен язып калдырган фикерләре бүгенге көндә дә бик актуаль. Мәсәлән, “Шәкертлек әдәпләре” дигән хезмәтендә түбәндәге гыйбрәтле сүзләр язылган: “Диндарлык (гөнаһтан саклану) – адәм баласы, бигрәк тә шәкертләр өчен, мисаллары булмаган бер зиннәттер; ...алар әхлаксыз кешеләр белән аралашмаслар, ...мәҗбүри үтәлергә тиешле рухи һәм дини бурычларны олыларлар...” [Фәхреддин 265б.]
Әйе, бүгенге көндә Риза казыйның эшчәнлеген барлауның әһәмияте икеләтә артты. Үзенең бөтен гомерен Ислам динен саклауга, халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, рухи кыйммәтләрне саклауга багышлаган Р.Фәхреддин гомеренең соңгы елларында бик нык матди кысынкылыкта яши. Дөньяның күп илләренә танылган Риза казыйга, кулъязмаларын сатуын сорап, күп мәртәбә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин, нинди генә авыр шартларда яшәсә дә, үз иленә һәм халкына тугрылыклы галим бу юлга басмый, рухи байлыкны саклап, киләчәк буынга калдыра. Без аның бу гамәленә һичшиксез сокланабыз!
Мин шуңа сөенәм, Р.Фәхреддин элеккедән килгән дини гореф-гадәтләребезнең һәм йолаларның, рухи байлыгыбызның үзгәрмичә бүгенге көнгә кадәр сакланып килүенә зур көч куйган шәхес. Ул һәрчак мөһим булып торган дини тормышның өзелеп торуына юл куймаска тырышкан һәм: “Адәм баласына үзенең кем икәнлеген, кайдан килеп кая барачагын, ...бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиешле булган юлын, үзе өчен нинди нәрсәләр зарарлы вә нинди нәрсәләр файдалы икәнлеген белдерә торган бердән-бер корал – диндер” [Фәхреддин 204б.] – дигән үтемле сүзләрен язып калдырган.
Ризаэддин Фәхреддин гомере буе яшьләрдә рухи кыйммәтләр тәрбияләргә тырышкан. Кызганычка каршы, бүгенге көндә яшьләр төрле агымнарга иярә, милли һәм дини тамырлар өзелү куркыныч астында. Шуңа күрә, безгә үзебезнең ислам дине тарихын, рухи байлыкны өйрәнү бүген бик мөһим. Минемчә, без, яшь буын, һәрхәлдә мирасыбызны саклап калу максаты белән тормышыбызда бик зур эшләр, эзләнүләр башкарасыбыз бар әле. Безгә бу юнәлештә остазыбыз Р. Фәхреддин хезмәтләре иң зур таяну ноктасы булып тора.
Файдаланган әдәбият
Стеклянный Человечек
Тигрёнок на подсолнухе
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Хитрость Дидоны
Огонь фламенко