Экият "Куяннын койрыгы нигә кыска?"
Вложение | Размер |
---|---|
Экият "Куяннын койрыгы нигэ кыска?" | 25.5 КБ |
Куяннын койрыгы нигә кыска?
Борынгы заманнарда куяннарнын койрыклары озын булган. Бервакыт барлык хайваннар арасында йөгерү ярышы уздырырга уйлаганнар.
Җингән хайванга бер кәрзин үзе ярата торган азык биреләсе икән. Бөтен хайваннар да ярышка әзерләнә башлаган. Аю гәүдәсе зур булганга әкерен йөгерсә, куян койрыгы озын , ә үзе кечкенә булганга тиз йөгерә алмаган. Аның бу ярышта бик тә җинәсе килгән. Җиңсә, бер кәрзин кишер тиячәк бит аңа! Куян көне буе йөгергән дә йөгергән. Шулай йөгергәндә арт аяклары арасында булганган койрыгына ялгыш баскан. Койрык өзелеп киткән. Ләкин куян авырту сизмәгән. Һаман йөгерүен белгән. Аңар хәзер йөгерергә җиңелерәк була башлаган. Караса, озын койрык урынында кып-кыска койрык калган. Ул моны әлегә беркемгә дә әйтмәскә булган.
Менә ярыш көне килеп җиткән. Барлык хайваннар да ярышка җыелганнар. Билгеле инде бу ярышта кыска койрыклы куян җиңгән. Аңа бер кәрзин кишер биргәннәр. Ул шундый сөенгән! Ярышта җинеп алган кишерләрне иптәшләре белән бүлешкән. Җиңүенең серен дә ачкан. Бу башка куяннарга да ошаган, чөнки ул аларга дошманнарыннан качар өчен тиз йөгерергә кирәк бит. Алар да үзләренең озын койрыкларыннан котылганнар.
Шуннан бирле куяннар кыска койрыклы икән.
Фаррахов Ислам, 8 яшь.
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
О чем поет Шотландская волынка?
Если хочется пить...