Безнең фәнни-тикшеренү эшебез “Галимҗан Барудиның татар мәдәнияты тарихындагы урыны” дип атала. Бу эшебездә Г. Барудиның күпкырлы эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп алдык. Эшнең эзләнү объекты итеп Галимҗан Барудиның тормыш юлы, сәясәт, мәгърифәт, дин юлындагы эшчәнлеге һәм татар мәдәнияты тарихындагы тоткан урынын өйрәнү алынды. Татар зыялыларының иң күренекле вәкиле, дин өчен, милләт өчен үзеннән зур өлеш керткән, үзенә каршы чыккан агымнарны кирегә борып җибәреп, изге максатына ирешкән бөек шәхес-Галимҗан Барудины тану, аның белән соклану, аның мирасын өйрәнү бүгенге көндә актуаль булып тора.
Вложение | Размер |
---|---|
barudi._konf.docx | 27.59 КБ |
“Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче номерлы Биектау гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Галимҗан Барудиның татар мәдәнияты тарихындагы урыны
Башкарды:Әминов Илназ Илнур улы
Җитәкче: Хәлилова Гөлнар Мансур кызы татар
теле һәм әдәбият укытучысы
Биектау 2022
Галимҗан Барудиның татар мәдәнияты тарихындагы урыны
“Әдип вә галимнәре булмаган кавем бәхетсез,
мәшһүр кемсәләрен оныткан халык көчсез,
әдәбияты булмаган милләт рухсыз”
Риза Фәхретдин
Татар галәмендә “Казан арты” дигән төбәк күпләргә билгеле – ул мәдәниятебезне, гыйлем белән дөньябызны баетуга мул өлеш керткән шәхесләре белән дан тота. Тарихтан билгеле: бу якны ата бабаларыбыз бик борынгы заманнарда ук үз иткән. Урманнары җәнлек-киеккә бай, челтер чишмәләре шифалы, яланнары игенчелеккә уңайлы. Менә шундый җирләрдә тамыр җибәреп, өлкән буын шигъри исемле бик күп авылларга нигез салган. Айбаш, Бөреле, Дөбъяз, Кодаш, Мәмдәл, Сая, Юртыш, Әлдермеш, Өбрә – бу исемнәрдә серле легендалар яшеренеп ята. Берәүләр аларны Казан ханлыгы заманыннан ук билгеле дисә, икенчеләр Болгар патшалыгына һәм аннан да элгәреге заманнарга бәйләп телгә ала.
Ш. Мәрҗәни “Вафиятел әсләф”ның җиденче томында хәзерге Биектау районына караган авылларда туып-үскән яки эшләгән дистәләгән күренекле кешене санап китә. Кавалдан Габдессәләм улы Габдерәшит, Габдерәшит улы хаҗи Гобәйдулла, Габделкадыйр улы Әхмәт, Дөбьяздан Яхъя улы Якуп, Чуваш Иледән Сәеткол улы Гомәр, Җәгъфәр улы Габдерәхим, Юртыш белән Мәмдәлдән Ислам улы Хәмит, Хәмит улы Хөсәен, Әлдермештән Исхак улы Сәлим һәм Сәлим улы Хәсәннәр IIX йөзнең беренче яртысында укымышлы мулла, мәгърифәтче сыйфатында танылалар. Алар дини йолаларны үтәү белән бергә, халык арасында күркәм греф-гадәтләрне, әхлакый сафлыкны саклауда көч түгеп, балаларга белем-тәрбия биреп, яшәгән авылларында гына түгел, бөтен тирә-якта абруй казаналар.
Унтугызынчы йөзнең икенче яртысында Биектау төбәге сәләтен тагын да куәтлерәк ача – аның тырыш, тынгысыз уллары, татарның беренче мәгърифәтчеләре һәм фикер ияләре Г.Курсави, Ш.Мәрҗәни, К.Насыйри эшчәнлеге белән рухланып һәм алардан аң-белеп туплап, үрнәк алып, сәүдә, әдәбият, тел, тарих, фольклор гыйлеме, ислам мәдәнияты мәйданына кыю аяк басалар, җәдитчелек хәрәкәтенә саллы этәргеч бирәләр һәм милләт күләмендә танылуга ирешәләр. Укымышлылык буыннан-буынга күчеп, рух һәм дәрман байый – аның матур нәтиҗәләрен Галиев-Баруди, Максуди, Гобәшиләр нәселләре тәэсирле рәвештә күрсәткән.
Безнең фәнни-тикшеренү эшебез “Галимҗан Барудиның татар мәдәнияты тарихындагы урыны” дип атала. Бу эшебездә Г. Барудиның күпкырлы эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп алдык. Эшнең эзләнү объекты итеп Галимҗан Барудиның тормыш юлы, сәясәт, мәгърифәт, дин юлындагы эшчәнлеге һәм татар мәдәнияты тарихындагы тоткан урынын өйрәнү алынды. Татар зыялыларының иң күренекле вәкиле, дин өчен, милләт өчен үзеннән зур өлеш керткән, үзенә каршы чыккан агымнарны кирегә борып җибәреп, изге максатына ирешкән бөек шәхес-Галимҗан Барудины тану, аның белән соклану, аның мирасын өйрәнү бүгенге көндә актуаль булып тора.
Эшнең гамәли әһәмияте: Галимҗан Барудиның иҗатын, эшчәнлеген тирәнтен өйрәнү зур кыйммәткә ия. Чөнки ул бүгенге көн укучысын да көчле рухлы, үз көчеңә ышанып, төрле түбәнлекләргә төшмичә, хезмәттән яшәү көче алып, рухландырып яшәүгә өнди.
Мәгърифәтне генә яклап чыкмый мәшһүр педагог, ә ачлыктан иза чигүчеләргә ярдәм дә күрсәтә. Ул үз тормышының соңгы айларын Идел-Урал регионында таралган ачлык белән көрәшкә багышлый. Үз халкына фидакарь хезмәт иткән зирәк педагог, суфыйчылык остазы, дин галиме Галимҗан Барудиның якты истәлеге халык хәтерендә сакланыр.
Төп өлеш
Кече Кавал авылында туган Мөхәммәтҗан Ибнеәмин улы Галиев (1832-1908) 1861 нче елда Казанның Дары бистәсенә килеп урнашкан. 1869 нчы елда ул баш һәм аяк киемнәре сатарга керешкән. Уңышлы сәүдә иткән, бераздан инде ул Казанда кибет кенә ачып калмаган, Уфа, Эрбет якларында да эш йөртә һәм тора-бара беренче гильди купецка әйләнә. Үзе артык укымышлы булмаса да, китапка ихтирамлы, кызыксынучан Мөхәммәтҗан абзый җәмәгать эшләрендә дә катнашырга тырыша. Динле, күркәм холыклы сәүдәгәр мохтаҗларга шәфкать күрсәтә, үзенә зур ташпулат салганда янәшәдәге мәчетне киңәйтүгә дә малын кызганмый. Улларын исә укымышлы, ил-күз алдында абруйлы җаннар итеп күрергә тели – икесен дә Күлбуе мәдрәсәсенә бирә. Аны тәмамлагач, Галимҗан белән Салихҗан Галиевлар белемнәрен тирәнәйтер өчен Бохарага юнәләләр. Кардәшләрнең кечесе Салихҗан Бохарадан кайткач Казанның Яңа бистәсендә унынчы мәхәллә имамы булып санала. Абыйсы кебек шөһрәт казана алмаса да, ул монда алдынгы карашлы мулла сыйфатында яшь буынга белем, мәхәллә халкына тәрбия бирергә җиң сызганып тотына. Дини һәм милли рухтагы тырышлыклары, кадимчеләргә һәм миссионерларга ошамаганлыктан, Казан губернаторы әмеренчә, 1908 елда ул да абыйсы белән бергә Вологда өлкәсенә сөрелә.
Кардәшләрнең өлкәне Галимҗан исә Күлбуе мәдрәсәсендә укыганда ук гыйлемгә зур һәвәслек күрсәтә – унбиш яшендә ул инде гарәпчәне камил үзләштерә. Бохараның Миргарәп мәдрәсәсендә янә җиде ел белем алу аны Шәрыкъ рухында чын укымышлы егеткә әверелдерә. Әйтергә кирәк, ул үзлегеннән Мәгълүмат җыюын да онытмый, әнә шул Хөсәен Фәезханов, Исмәгыйль Гаспралылар алга сөргән җәдитчә укыту, дөньяви белем алу хаҗәтлегенә дә ихлас ышана һәм шул юлда тырышлык күрсәтергә әзерләнгән.
1881нче елда Бохарадан кайткан Галимҗан Казанның дүртенче мәхәлләсендәге Акмәчет вазыйфасына сайлана. Шунда мәдрәсә ачып, хыялын тормышка ашыру эшенә дә керешкән. Казанның Дары бистәсендә туып үскәнлектән , ул үзенә Баруди (“Баруд” – гарәпчә “дары”) тәхәллүс алган. Менә шулай Галимҗан Баруди утыз биш елга сузылган укытучылык эшен башлап җибәргән.
Казанда җәдитчә укытырга керешкән улы өчен ата кеше мәдрәсәнең яңа бинасын салдыра, шуннан соң бу мәгърифәт учагы иганәче хөрмәтенә “Мөхәммәдия” исемен ала. Яңа мәдрәсә тиздән үрчиячәк җәдит мәктәп-мәдрәсәләр өчен укытучылар әзерләүне күздә тота.
Г. Баруди, Көнбатыш илләрендәге мәгариф челтәре эшеннән җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар булмаса да, “Мөхәммәдия” программасына байтак дөньви фәннәр кертеп, кыю адым атлый. Аның татар җирлегендә укытуны яңартып җибәрүе – ысул җәдитне кертүе “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шөһрәтен гаять киң тарата – монда ерак-ерак тарафлардан шәкертләр агыла һәм тиздән аларның саны 400 гә җитә. Баруди аларның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен әзерлекле укытучылар тартырга тырыша. Мисалга, Сорбонна университеты (Париж) тәмамлап кайткан мәшһүр Йосыф Акчура 1904/1905 уку елында монда тарих, география, төрек әдәбиятыннан сабак бирә.
Г. Барудиның эшчәнлеге, әлбәттә, мәдрәсә тоту, мулла вазыйфаларын үтәү белән генә чикләнми – ул 1906 нчы елда “Дин вә Әдәб” журналын нигезли, мәктәп-мәдрәсәләр өчен яңачарак эчтәлекле дәреслекләр язып бастыруга зур әһәмият бирә. Аның туган халкына әнә шулай канатланып һәм тырышып эшләве, тиз арада уңыш казануына озын сакыллы кадимче руханиларның, карагруһ патша түрәләренең һәм миссонерларның ачуын кабарта – алар Галимҗан мөдәррисне энесе белән бергә ерак төньякка сөргенгә олактырырга ирешәләр.
Канун нигезендә җәзага тартыр өчен сәбәбе булмаган Г.Барудиның һәм аның энесенең язмышы алдынгы татар җәмәгатьчелегенә тынгы бирми, аларны аклау һәм Казанга кайтару тартышы башлана. Дәүләт Думасы депутаты Садрый Максуди тырышлыгы 1910 елда, ниһаять, уңай нәтиҗәсен бирә – кардәшләр туган шәһәрләренә әйләнеп кайта.
Г. Барудиның татар мәгарифе тарихында тоткан мәртәбәле хезмәтләренә гадел бәя бирү өчен шуны белү кирәк ки: “Мөхәммәдия” шәкертләре математика, химия, биология, зоология, география, тарих, урыс теле кебек дөньяви фәннәрне өйрәнеп яткан вакытта күпчелек татар мәдрәсәләре әле кимендә чирек гасыр дәвамында искечә укытуга ябышып ята, ягъни схоластик рәвештә дини фәлсәфә, пәйгамбәрләр тарихы, Коръән тәфсирләрен ятлату белән мавыга. “Мөхәммәдия” исә ислам дине нигезләрен, гарәп-фарсы телләрен үзләштерүдә дә әлеге мәдрәсәләрдән калышмый. Яңа ысул укырга-язарга тизрәк өйрәнергә, дөньяви фәннәрне башка елдан сеңдереп, заманча тормыш итәргә тизрәк яраклашырга мөмкинлек бирә. Г. Баруди тырышлыгы белән “Мөхәммәдия” татар галәменең иң алдынгы хисапланган “Галия” (Уфа), Иж-Бубый, “Хөсәения” (Оренбург) мәдрәсәләре белән бер сафка баса. Халкыбызның атаклы язучылары, сәнгатьчеләре, нәшер-журналистлары һәм галимнәреннән Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Бакый Урманче, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш,Газиз Гобәйдуллин, Гыйльметдин һәм Борһан Шәрәфләр, Нәкый Исәнбәт һәм бүтән күпләрнең мактаулы иҗат юлына менә “Мөхәммәдия” не тәмамлагач кереп китүләре Г. Баруди эшчәнлегенә иң югары бәя булып тора.
Г. Барудиның “Хәтер дәфтәре” 1918 елгы истәлекләрендә билгеләнгән олы максатны гамәлгә кую юнәлешендә ясалган яңа зур адым булып тора.
Г. Баруди 1917 нче елда Эчке Русия һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәтенә мөфти сайлана, болганчык заманның катлаулы шартларында милләттәшләренә рухи тотрыклылык сакларга ярдәм итә. 1921 нче елда Идел буенда ачлык фаҗигасе җәелгәч, ул бөтен көчен мохтаҗларга булышырга сарыф итә, шул юлда йөргәндә үзе дә Мәскәүдә дөнья куя.
Йомгаклау
Барлык өйрәнелгән материалны анализлап чыкканнан соң, түбәндәге нәтиҗәгә килдек: ХХ гасыр башында күренекле дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог-новатор Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди татар зыялыларының иң күренекле вәкиле була. Әйе, чыннан да, Галимҗан Баруди дин өчен, милләт өчен үзеннән зур өлеш керткән. Шулай да Барудины хәзерге буын белеп бетерми, аның турында чыганаклар күп түгел. Галимҗан Баруди дин үсеше һәм дин нигезләре укыту системасына зур өлеш керткән мәшһүр җәмәгать эшлеклеләренең һәм педагогларның берсе булып кына калмый, ә XX йөз башында Россия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша.
Һәр халыкта да мондый күпкырлы галимнәр юк. Халкыбыз ашкынулы рәвештә киләчәккә барган чакта татар күңелендә Мәрҗаниләр, Барудилар рухы яши. Аларның идеяләре, безнең өчен, татарның киләчәге өчен кирәк. Үзенең бөтен тормышын мәгърифәтчелек идеясен таратуга, яшь буынга яңа чор Европача дөньяви белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Г.Баруди татар мәгърифәтчелеге өлкәсендә үзенең лаеклы урынын алырга тиеш.
Кулланылган әдәбият:
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Зимовье зверей
Большое - маленькое
Нора Аргунова. Щенята
Сказка "Колосок"