Җәмилә Әхтәмова шигъриятенең әдәби үзенчәлекләре
Тимуршина Алинә, Шиһапова Рәхимә
Казан шәһәре Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе.
Фәнни җитәкче –туган тел һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Р.Ә.
Бүгенге татар шигърияте шагыйрәләргә бик бай. Шулар арасында үзенә генә хас лиризмы, сүз куәте, тирән мәгънәле шигырьләре белән аерылып торган Җәмилә (Резедә) Әхтәмова бар. Җәмилә Әхтәмова исеме 90 нчы еллар башында күренә башлый. Бүгенге көндә ул биш китап авторы, 1999 нчы елдан алып, Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы.
Эзләнү эшенең максаты: Җәмилә Әхтәмова шигъриятенең әдәби үзенчәлекләрен ачыклау.
Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды: Җ.Әхтәмованың иҗаты белән танышу, шигъриятенең үзенчәлекләрен ачыклау: төп образларын, мотивларын табу, тел-сурәтләү чараларын тикшерү; әдәби үзенчәлекләрен турында нәтиҗә ясау.
Хезмәт структур яктан кереш, ике бүлек, йомгак, файдаланган әдәбият исемлегеннән тора. Шагыйрәнең иҗаты белән танышкач, түбәндәге фикерләргә киленде:
- иҗатын шартлы рәвештә ике чорга бүлеп карарга була: беренче чор иҗатында хисләр ташкыны күзәтелсә, икенче чор иҗатында акыл белән хис көрәше, дини мотивлар өстенлек ала.
- беренче чор иҗатында лирик геройның көтү, сагыну, аерылышу, үкенү хисләрен тасвирлаганда яз һәм көз образлары төп мотивка әйләнгән. Бигрәк тә көз образын ачуда төрле эпитетлар кулланыла. Мәсәлән: “ямансу көз”, “кара көз”, “сары көз”, “мәңгелек көзем”, “моңсу көз”, “алтын көз”, ”салкын көз”, “синсез көз”, “кызыл төскә кергән алтын көз”, “кара сагыш тулы көз” образларын сурәтләү табигатьне җанлы итеп, динамикада бирергә ярдәм итә.
- тел-сурәтләү чараларыннан “кара” сүзе кергән эпитетлар күп очрый: “кара яулык, кара көз, кара сагыш, кара көйгән һ.б.
- шагыйрәнең үзенә генә хас образлары күп ( ике хаҗым, изге таҗым, кышкы төндә янып пешкән алма, кара көз).
- еш очрый торган “мең” сүзе дә тирән мәгънәгә ия. “Мин бит инде мең ел яшәдем”, “Кара көздә”, “Башны күккә чөеп...”, “Газиз башларың уйлар төшсә”, “Китәр идем синнән күз дә йоммый” шигырьләрендә “мең” сүзе гипербола булып килеп берничә тапкыр кабатлана. “Мин бит инде мең ел яшәдем” шигырен Россиянең атказанган артисты Нәҗибә Ихсанова халык тормышы белән бәйләп аңлавын белдерә. “Мең” дип кабатлап әйтү халык, милләт тормышының күпкырлылыгын, меңьеллык тарихы булган татар әдәбиятының кыйммәтен ассызыклый. Лирик герой - Җ.Әхтәмова менә шуларның асыл мәгънәсен тирән аңлап, киләчәккә тапшыру бурычын тирән тоя. 2005 нче елда Татарстан телевидениесе белән берлектә Казанның меңьеллыгына багышланган эшләнгән “Әрнү хиснамәсе” әдәби фильм да Җ. Әхтәмова сюжетына нигезләнеп дөнья күрә.
- шигырьләрендә мәгънә каршылыгына нигезләнеп ясалган антитезалар (“Мин бу язда...”,”Сирәк килгән салкын кыштан соң”, ”Кызыл миләш”, “Хыянәтме” шигырьләрендә), анафоралар еш очрый (“Язмышым”, “Үтте китте зая гомерләр...”, “Чәчләремдә кышның ак салкыны...”шигырьләре).
- икенче чор иҗатында дини эчтәлектәге гарәп алынмалары кулланыла: Раббы, сөбханаллаһу, намаз, хаҗ, зикер, калеб, кыямәт көн һ.б.
Гомумән алганда, Җәмилә Әхтәмованың шигырьләре гайре табигый булуы, самимилеге, илаһи көчкә нигезләнүе, хатын-кызларга гына билгеле булган нечкә кылларның үзенчә чыңлавы белән аерылып тора.
Вложение | Размер |
---|---|
tezis_zhmil_htmova_shigriyatenen_dbi_uzenchleklre.docx | 16.85 КБ |

Финист - Ясный сокол
Сила слова
Извержение вулкана
Рисуем пшеничное поле гуашью
Рисуем тыкву