Презентация "Минем гаиләм"
Вложение | Размер |
---|---|
minem_gailm.pptx | 2.28 МБ |
Слайд 1
. «Минем гаиләм – җылы учагым »Слайд 2
Эшемнең максаты : 1) Гаиләбез тарихы материаллары белән тирәнтен танышу ; 2) Нәселебез кешеләрен барлау , шәҗәрәне өйрәнү ; . Эзләнү эшемнең бурычлары : 1) Туган авыл тарихы , шәҗәрәләр турындагы белемнәрне арттыру . 2) Тарихыбызны , килеп чыгышыбыз турындагы эзләнү эшләрен алып бару күнекмәләрен булдыру һәм ныгыту .
Слайд 3
Иң бай кеше кем дисезме? Ул кеше мин - белегез! Мактана дип уйламагыз - килегез дә күрегез. Әнием дә, әтием дә - байлыгы безнең өйнең. Нинди генә хәлләрдә дә табалар безнең көйне.
Слайд 4
Әтиемнең әнисе Әбием була минем. Әби генә түгел әле, Ул минем дәү әнием . .
Слайд 5
Бу матур әби минем - карт әбием.Әтиемнең әбисе.Ул безнең Арча районы Кырлай авылында яши. Мин Кырлайга кунакка кайтырга бик яратам. Әти -әни безне олыларны хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерәләр.
Слайд 6
Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм ул шундый яш ь ,матур.Аның исеме Сания апа.Әниемнең әнисе.
Слайд 7
Минем бабай яшь әле Минем бабай чип-чибәр . Бабайны күргән кешеләр: “Егетләр кебек син ”, - диләр. Дәү әтиемнең исеме - Равил.Аңа 63 яшь.Ул әниемнең әтисе .
Слайд 8
Ә ниемнең әбисе – Миннегөл әби. Мин аңа яратып ,олылап зур әнием дип әйтәм. Аңа 95 яшь. Инде әбиемнең куллары каткан, бармаклары нечкәреп, сөякләнеп калган… Ләкин әбием мине башымнан сыйпаганда, ул куллар миңа йомшак, иң җылы булып тоелалар.
Слайд 9
Әниемнең дәү әтисе,ул минем -зур әтием.Аның исеме Хабибулла.Ул безнең сугышта булган. Сугышның төрле авырлыкларын җиңеп,сугыш тәмамланганнан соң туган авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә..Кызганычка каршы ул озак яши алмый аның йөрәге тибүдән туктый. Без аның батырлыгын тиңдәшсез хезмәтен онытмыйбыз! Мин синең белән горурланам бабам!!!
Слайд 10
Гаиләм – җылы учагым. Мине саклаучы Ачы җилдән, бураннардан Мине яклаучы. Барыгызга да исәнлек -саулык телим!!!
Л. Нечаев. Яма
Интересные факты о мультфильме "Моана"
Нора Аргунова. Щенята
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью
Притча о гвоздях