Укучым Фәйзуллина Айсылу иҗаты
Вложение | Размер |
---|---|
Укучым Айсылу Фәйзуллина иҗаты | 14.98 КБ |
“Әтәч белән сугыш”
Бөтен ягын урман әйләндереп алган кечкенә генә бер авылда бер әби белән бабай яшәгән. Аларның балалары булмаган. Эре терлек асрарлык та хәлләре булмагач, бабай базардан чуар тавыкны алып кайта. Көннәрдән беркөнне чуар тавык алтын йомырка сала. Әби белән бабай бу хәлгә бик куанганнар, тик алтын йомырканы ватарга кызганнар. Уйлаганнар да чеби чыгарырга дип килештеләр. Күп вакыт узмаган, йомыркадан чеби килеп чыккан.
Вакыт узган, чеби дә зур әтәчкә әйләнә. Ни хикмәт, әтәч кеше телендә сөйләшә белгән, алар телен яхшы аңлаган. Бабайга да ул зур ярдәмче, киңәшче була, эшләрне ничек эшләргә икәнен өйрәткән. Өйгә килүче кеше булса, әби-бабайны алдан кисәтеп куйган.
Тыныч кына яшәп ятканда, сугыш башланып китә. Әлбәттә, әтәч моны алдан сизенә. Авыл халкы да бабайның акыллы әтәче барлыгын белгәнне, немец генералы да ишетми калмый. Ул да мондый әтәчкә кызыга һәм сакчыларын җибәрә. Әтәч бабайга әйтеп куя :” Мине немецлар алып китәргә җыеналар...”
Урманда татар солдатлары , генерал эшли торган була. Бабай тиз генә генералга немецлар турында хәбәр җиткерә. Ул арада немецлар әтәчне алырга килеп җитәләр. Алар бабайдан куркып тормыйлар, әтәчне сорыйлар. Бабай әйтә: “ Әнә, сарайда!” – ди. Сакчылар сарайга керүгә, татар солдатлары аларны тотып алалар да, дошманнарны җиңәләр. Бабай үзенең әтәче белән бик горурланган, әле солдатларга да бик күп җиңүләр яуларга булышкан.
Минем әнием
Иң-иң сабыр, иң-иң әйбәт,
Иң ягымлы кешеләр,
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле –
Алар безнең Әниләр!
Бәхетле бала мин дә,
Әнием бар минем дә.
Яратам әниемне ягымлы,
Назлы булганы өчен.
Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр!
Әниләрне кадерләсәк,
Яшәү булыр хәерлерәк!
Ана теле
Туган телем - татар теле,
Бик кадерле ул миңа.
Сөекле ана телемне
Онытмамын гомергә!
Туган телне хөрмәт итү-
Һәммәбезнең бурычы.
Олылыйк, яратыйк аны
Тел - ул бәхет ачкычы.
Көз
Ямьле җәйләрне уздырып,
Алтын көз килде!
Безгә бик күп нигъмәтләр,
Уңышлар алып килде!
Көз килде, көз килде!
Күр әле, агачлар нинди төрле!
Алтын-сары, кызгылт-сары
Яфраклар серле-серле.
Матур гына тезелеп
Кошлар да китеп барыр.
Җылы якларда аларга
Уңайлы, рәхәт булыр.
Куанышып , канат кагып
Тиздән кайтырлар алар.
Безгә бәхет-шатлык юрап,
Яз китерерләр алар.
Әниемә
Йөрәгем тибешен
Тәүге кат тоючы.
Җаныма, күңелемә
Канатлар куючы.
Өч хәрефтән генә торган сүздә
Күпме наз, күпме җылылык бөркелә.
Нинди сүз икәнен, аңлагансыздыр,
“Әни бит ул!” – дип уйлыйсыздыр.
Әни! Кемдер өчен сүз генә,
Ә кемдер өчен зур мәгънә.
Һәркем күңеле өчен булсын иде
Иң газиз, иң изге фәрештә.
Фәйзуллина Айсылу Фәнис кызы,
Кайбыч районы Кошман авылы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
Как напиться обезьяне?
Северное сияние
Волшебная фортепианная музыка
Астрономы получили первое изображение черной дыры
Ласточка