Вложение | Размер |
---|---|
hikya_tatar_bilre_alin_bilalova_lmt.docx | 17.21 КБ |
Билалова Алинә
Хикәя
Татар әбиләре
Саф йөзле, керсез күңелле татар әбиләре! Бөтен мөләемлекнең үзе булган чын татар әбиләре!Алардан ягымлылык та, серле матурлык та, чисталык та бөркелеп тора. Күпме самимилек, серлелек җыелган үзләрендә. Матурлап, чын татарча итеп бәйләнгән яулыклары аеруча чибәрләтә сыман үзләрен. Яннарына Голливудның иң чибәр артистларын китереп куйсаң да, алар безнең әбиләр янында югалып калачак, минемчә. Сере нәрсәдә икән соң моның? Сере гади - күңел матурлыгы, сафлыгы. Киң күңеллелек дияр идем мин. Безнең авылда да бар шул андый ак әбиләр! Ниндиләре генә әле!
Әнә, ялтыравыклы яулыгын ялт-йолт китереп Хәлимә әби күренә. Аны Түбән очның иң кырый өендә яшәгән Миңниса әби куып җитә. Ап-актан киенгән бу татар карчыгына карап сокланып туймассың. Югары очтан титаклап, татар милли орнаментлары төшкән бик затлы күлмәк кигән Мәликә әби килеп чыга. Подиумга чыгарга җыенган кәттәбикәләр бер читтә торсын менә. Җыелу урыны - кибет янындагы эскәмия. Бирегә киемнәрнең иң затлылары, яулыкның иң нәфисләре генә киелә. Кая ул дус “кызлар” янында сынатып буламы сон инде! Нәрсә турында гына сөйләшеп бетми алар! Ә иң яраткан темалары газиз оныклары аларның.
Урамга чык, һава сула, кызлар белән аралаш ди тә карыйм. Кая ул! “Ты что, бабуля! Сейчас молодежь общается только виртуально!”- дигән була. Вәт шуның белән сүзе бетте дә китте.
- Кая ул, алар булмаса җәй буе нишләп бетәр идек. Үзләренең яныбызда булулары үзе бер бәхет бит инде. Уйнасыннар. Уйнарлар да, туярлар әле берәр кайчан....
Шунда әбиләребез берсеннән-берсе уздырып оныкларын мактый башлый. Берсенең оныгы тәмле конфетлар алып кайткан, икенчесенең телевизорын төзәткән. Алардан акыллы балалар беркая да юк.
Бу кадәр яратып, оныкларын күкләргә чөюне дә бары безнең киң күңеле татар әбиләре булдырадыр, минемчә. Бакчасын да эшләр, йорт тирәсен дә үзләре карар алар. Оныкларын гына рәнҗетә күрмәсеннәр. Берүк, аларга кыек сүз әйтмәсеннәр! Ана юлбарысның баласын саклап, ташланганы кебек, алар да оныкларын җил яңгырдан саклаячаклар. Исән-сау гына булсыннар, бәхетләре генә була күрсен үзләренең...
Император Акбар и Бирбал
Пчёлки на разведках
Растрёпанный воробей
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись