Эшне башкаручы: 6 нчы сыйныф укучысы Гудкова Лилия
Җитәкчесе: Гомәрова Альбина Мөнир кызы, Зәй шәһәре 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Эчтәлек.
I.Кереш өлеш
II.Төп өлеш
1 Җирле шагыйрь тормышы.
2.Туган ягым җәүһәре М.Талипов иҗатына сәяхәт
III.Йомгаклау
IV. Кулланылган әдәбият
Кереш өлеш.
“Яшь буынны гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә әдәбият укытучысының җаваплылыгы, тоткан роле аеруча зур. Аның бурычы – эчке һәм тышкы яктан матур, гармонияле, бай рухлы кеше тәрбияләү”, - дип язган М.Талипов.
Рус баласын да, татар баласын да гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә татар әдәбияты дәресләренең файдасы зур, дип уйлыйм.
Туган як. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.
Без Зәй туфрагында туып үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез, галимнәребез, сәнгать кешеләре белән хаклы рәвештә горурланабыз. Шуларның берсе – якташ шагыйребез, җәүһәребез – Мөнир Талипов.
Туган ягыбыз җәүһәрләре санаулы гына калып бара. Без алар турында белергә, иҗатларын өйрәнергә тиеш. Мин үземнең эзләнү эшемне М Талипов иҗатына багышлыйм. Ул чыннан да туган ягым җәүһәре иде.Ул шат күңелле, тормыш яратучы бабай булган. Аннан безгә бик күп киңәшләр һәм үрнәк алырга кирәк. Мөнир Талипов туган ягы табигатенә гашыйк кеше иде. Ул тормышны, балаларны бик яраткан. Әдипнең гомер юлы кызыклы, ә әсәрләре бүгенге көндә дә бик актуаль темаларның берсе булган туган якны, табигатьне саклап калу мәсьәләсен күтәргән. Әлеге теманың тәрбияви роле дә бик зур дип саныйм мин, чөнки Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесе, дөнья әдәбияты һәм тарихыннан тыш, үзе яшәгән төбәкнең мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белергә тиеш.
Үземнең эзләнү эшемнең максатын мин болай билгеләдем:
1. Туган ягым җәүһәре М. Талипов иҗатына күзәтү ясау һәм шигырьләренең табигатькә, тормышка карата әһәмиятен билгеләү.
2. Укучыларда туган җиргә мәхәббәт, туган төбәккә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.
Бурычлар:
- М.Талипов шигырьләренең табигатькә, тормышка карата дөрес тәрбия бирүнең бай чыганагы булуын исбатлау өстендә эшләү;
-фәнни-тикшерү эшенең нәтиҗәләре белән сыйныфтан тыш чараларда әңгәмәләр үткәрү, табигать, туган як турында шигырьләр уку, презентацияләр карау;
-шушы җәүһәребез үрнәгендә туган як табигатен саклау бурычы кую.
Эзләнү эшенең проблемасы:
Хәзерге заман яшьүсмерләрен туган ягыбыз җәүһәрләре белән якыннан таныштыру. Бе з бөек шагыйрьләребез иҗатын елдан-ел тирәнрәк өйрәнәбез. Ә яныбызда яшәп иҗат иткән җирле язучыларыбыз турында бик аз беләбез. Шушы форсаттан файдаланып мин Зәй районы Куш-Елга авылында яшәп иҗат иткән җәүһәребез Мөнир Талипов иҗаты һәм тормыш юлына күзәтү ясыйм. Туган ягыбыз җәүһәрләрен белү безнең бурычыбыз.
Эзләнү эшемнең объекты:
– Туган төбәгебез җәүһәре М. Талиповның тормыш юлына һәм шигырьләренә күзәтү ясау.
Гипотеза-
Әгәр укучылар Мөнир Талиповның шигырьләрен укысалар, әхлаклы, мәрхәмәтле, кешелекле, шәфкатьле булып үсәрләр иде.
Төп өлеш
Кеше табигатьтән һәм балалардан башка яши алмый. Табигатькә чыгып, без ял итәбез, кошлар җырын тыңлыйбыз, хуш исле үләннәр, чәчәкләр иснибез, күңелләребезне сафландырабыз. Мәрхәмәтлелек тамыры табигатьтән башлана. Ә мәрхәмәтлелек ул – мәхәббәт, ярату. Ә ярату булмаса балалар булмый. Балалар безнең киләчәгебез, дип язып калдырган М.Талипов.
Татар халкының ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәм-йолалары күп. Мәсәлән, кышкы һәм җәйге Нардуган бәйрәмнәре, Сөмбелә, Карга боткасы һ.б. Без бу бәйрәмнәрне табигатьтә, урманда уздырырга тырышабыз. Мондый бәйрәмнәр белән танышу ерак бабаларыбызның табигать белән бер бөтен булып яшәгәннәрен күзалларга ярдәм итә.
Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый, аңлый белергә дә кирәк
Хәзер татар теле һәм әдәбияты буенча туган як хакындагы материалларны ни дәрәҗәдә кулланырга мөмкин булуы ачыкланды һәм безнең якларда яшәүче язучылар, аларның әсәрләре дәреслекләрдә тиешле урын алырга тиеш. Шундый шагыйрьләребезнең берсе Мөнир Талипов
Тирә-ягыбызның матурлыгы, кошлар-хайваннар турында күп язылган. Җирле шагыйрь Мөнир Талипов шигырьләре әйләнә-тирә мохитнең гүзәллегенә, шушы гүзәллекне күрә белүче балаларга багышлаган. Аның алдында бер генә мәсьәлә торган: шул матурлыкны балаларга күрсәтә белү, һәм аны саклау.
Матур безнең авылларыбызның табигате. Һәркайсы я инеш, я елга, я күл буена утырган.Әнә шул авылларның берсендә туа да инде безнең шагыйребез.
Җирле шагыйрь Мөнир Вәли улы Талипов 1937-елда агачлар шартлап ярылган салкын кышның февраль аенда Әхмәтвәли һәм Бибигарифә Талиповлар гаиләсендә баш бала булып дөньяга аваз сала.Әти-әнисе гади крестьян булганнар. Әтисе 1941-елда сугышка китә Һәм 1943-елда Мәскәү яны сугышында батырларча Һәлак була. Әнисе кечкенә Мөнирне һәм 4-айлык энесен кочаклап гомергә тол булып кала. Шулай итеп алар сыңар канат булып ятим үсәләр. Мөнир Талипов гомере буе Ашыт авылында яши. Шунда башлангыч белемне ала.Үзлегеннән бик күп укый.10 яшеннән колхоз эшенә йөри башлый. Авылда без эшләмәгән бер генә эш тә калмагандыр,- дип яза шагыйрь. Нинди генә авыр еллар булмасын ул гел яшьлеген искә алып авыр сулап куя торган булган. Еллар үтә Мөнир дә егет була.17 яшендә фермада көтүче булып эшли башлый. Көннәр буе табигать кочагында йөргәнгәме, Мөнир Талипов шул елларны шигырь яза башлый. Бик озак корылыктан соң бөтен халык зарыгып көткән җәйге җылы яңгыр явып үтә. Шушы шатлыктан соң беренче шигырь юллары туа.
Җәйге яңгыр.
Явып үтте җылы яңгыр
Ямьләнде кырлар
Елмаеп көлде чәчәкләр
Сайрый тургайлар.
Җемелди чыклар куанып
Елмая кояш
Безелдәп оча бал корты
Аяз көн тугач.
Җан керде бар табигатькә
Күңелле тышта
Җылы яңгыр нигез сала
Яңа уңышка.
Бу шигырь «Кызыл Зәй» газетасында басылып чыга.Бу 1956 нчы ел була.Шуннан аңа гүя канатлар үскәндәй була Һәм ул шигырьләре,мәкаләләре белән халыкны куандырып тора.
Шигырьләре «Туган як авазы”, “Төбәгем тургае” исемле күмәк җыентыкларда дөнья күргән .Сөббух Рафиков исемендәге бүләк иясе. 2002-нче елда хакимият ярдәме белән «Әбиләр чуагы» китабы басылып чыга.
М.Талипов үзенең шигырьләрендә туган җиребез матурлыгына, гүзәл табигатенә дан җырлаган шагыйрь. Табигать темасын һәр язучы үзенчә күрә, тасвирлый, укучыга төрле тел бизәкләре, сурәтләү чаралары, әдәби алымнар аша ачып бирә. Шагыйрьнең пейзажы туган туфрактан, балачагы үткән Ашыт авылыннан аерылгысыз. Пейзаж күп очракта сабыйлык хатирәләре аша үтеп тасвирлана. Мөнир Талиповның туган як табигатенә балаларча мәхәббәте сизелеп тора. Шигырьләренең исемен дә күңелгә якын, үз итеп «Авылым - баллы кашык” дип атый.
Нинди матур минем туган авылым,
Исеме аның Ашыт.
Бер генә көнгә китсәм дә,
Очыплар кайтам шашып.
Ашыт суы буйларында
Чумып уйный каз – үрдәк,
Искә төшсә чибәрләре,
Сулкылдап куя йөрәк.
Авылым минем – алтын бишек,
Бар җырчы чишмәләре.
Сагындыра, төшкә керә
Кичләре, иртәләре.
Бәхетемне синдә таптым,
Изге урын син Ашыт.
Туфрагым да синдә булыр,
Ашытым – баллы кашык,
Ашытым - ашлы кашы!.
Әйе якташ җәүһәребез шушындый матур авылда гомере буе яшәгән.
Табигатьне саклау темасына язылган шигырьләр исемлеге бай һәм төрле. Табигатьне саклау – милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне, рухи һәм тарихи байлыкларны саклау белән тыгыз бәйләнгән. Табигатьнең матурлыгын, серлелеген Мөнир Талипов үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән укучы җанына, аның күңеленә салучы, ныгытучы, мәңгеләштерүче
Җирнең ертыгы юк диләр
Ә җирнең бар ертыгы.
Эрозия җир әнкәнең
Гүя тәнен ерттырды.
Яралары сызласада,
Сыкранмады җир ана
Бүләк итте кешеләргә
Ипекәй дигән бала.
Табигать күренешләре турында шигырьләр язарга ,табигать үзе илҺам биргән аңа. Көзге моңсу көннөр,кара каргаларның җылы якларга очып барышлары.
Авыл өсләрендә карга тавышлары,
Чит җирләргә китеп барышлары.
Кычкыралар үзәкләрне өзеп
Аларның да бардыр сагышлары
Туган илләреннән аерылу
Аларга да җиңел түгелдер.
Каргаларның канатына тиеп
Карлы яңгыр җиргә сибелде.
Язгы табигать. Баланнарның туй күлмәге кигән кыз кебек шау чәчәктә чагы.
Бер күрүең бер гомер дип,
Урманнарга кереп барам.
Сандугачка гашыйк булып
Туй күлмәге кигән балан
Җәйнең иң матур чагы, арышлар серкә очыра.
Бер күрүең бер гомер дип
Арыш кыры буйлап барам.
Тургай җыры гомер буе
Тынмасын дип теләп калам.
Язның кабатланмас матур, җылы көннәре.
Өздереп сандугач сайрый.
Яфрак бишектә тирбәлеп
Таң саен моңая сандугач.
Иптәшен җыр белән чакыра,
Былбыллар уяна таң тугач.
Оясын ясый ул матурлап
Җыры күк җиренә җ иткереп
Оясын моңнардан кора ул,
Дошманы сизмәслек иттереп.
Бик эссе җәйге көн. Бөтен халык яңгыр көтә. Игеннәр саргая. Яшь егетнең дә йөрәге сыкрый. Бу хәлләргә әрнеп шигырь юллары туа.
Яңгыр көтеп кайнар җилдән
Башын исә игеннәр
Төннәр буе керфек какмыйм
Каян алыйм түземнәр.
Вакыт җитми кырау тисә
Бакчадагы гөлләргә
Йөрәктәге хәсрәтемне
Сөйлим икән кемнәргә.
Гомеренең соңгы көннәренә кадәр кулыннан каләме төшми. Табигатьтән һәм балалардан башка тормышын күз алдына да китермәгән Мөнир Талипов. Балалар турында да бик күп шигырьләр язган.
“Безнең Фоат”
Көне бигрәк елак бүген-
Нуль градус чамасы
Тау шуарга китте Фоат
Тартып нәни чанасын.
Чанасы белән дә шуды,
Чалбары белән дә шуды,
Тирләгәч бүреген салып
Башын кар белән уды.
Мөнир Талиповның балалар психологиясен яхшы белүе аның шигырьләрендә чагыла.
“Каникуллар ник кыска?”
Каникуллар уйлап тапкан
Кешеләргә мең рәхмәт.
Өс башларым чыланса да ,
Уйнап йөрү бик рәхәт.
Мәктәпкә дә барасы юк,
Кайтасы юк өйгә дә,
Ашауларым онытыла,
Исем китми чәйгә дә.
“Икеле – микеле йөрсәң”.
Икеле- микеле генә эшләп
Өйгә биргән эшләрне,
Куянны буяп яшелгә
Бутаганмын төсләрне
Иптәшләрем алдында
Калдым инде көлкегә,
Ялгыш кәҗә койрыгы
Куйганмын бит төлкегә.
“Балалар сүзе”
Дөнья тыныч торса,
Әти- әни исән булса,
Кайгы килмәс безнең башка.
Үз илебез тыныч булсын,
Берни кирәк түгел башка.
Йомгаклау.
Әйе, бары тик авыл табигатен яратып, иртәнге сандугач сайравын тыңлап үскән кеше генә шагыйрь була ала, үз төбәгенең табигате турында үтә дә матур хисле шигырьләр яза ала торгандыр.
Без, җирдә яшәүче һәр кеше, һәр сәгать, һәр минут саен туган планетабыздан яңа көч алып яшибез. Җир, табигать белән аралашу - ул безнең яшәешебез. Табигатьтә бар нәрсә үзара тыгыз бәйләнгән. Табигатьнең бер өлеше булган кеше дә үзен урап алган әйләнә-тирә: җир, су, һава һәм барлык тере организмнар белән бәйле. Шуңа күрә җәмгыятьтә яшәүче һәр кешегә экологик белем бирү әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.
М Талипов табигатьнең гүзәллеген тасвирлаган кебек, без дә бик күп еллар буена үз ягыбызның табигате белән соклансак иде, хәлебездән килгәнчә аңа ярдәм кыла алсак иде.
Әгәр дә инде песнәк адәм баласының хәлен белеп, курыкмыйча янына куна ала икән, бу могҗиза аларның бербөтенлегенә, икесе дә табигать балалары икәнлегенә дәлил була.
Кулланылган әдәбият
1.“Туган як авазы”, “Төбәгем тургае” күмәк җыентыклары Зәй, 2001
2.“Әбиләр чуагы” китабы Зәй, 2006
3.“Зәй офыклары” гәҗитләре.
4. “Әдипләребез” I нче том Казан, 2009
5. “Әдипләребез” II нче том Казан, 2009
Вложение | Размер |
---|---|
gudkova_fnni_esh.docx | 35.13 КБ |
Укучыларның II төбәкара «Сагиров укулары» фәнни-гамәли конференциясе
Туган ягым җәүһәрләре
Куш-Елга авылы җәүһәре
Мөнир Талипов иҗатына сәяхәт
Эшне башкаручы:
6 нчы сыйныф укучысы
Гудкова Лилия
Җитәкчесе: Гомәрова
Альбина Мөнир кызы,
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Зәй, 2021 ел

Ель
Мастер-класс "Корзиночка"
Наводнение
Глупый мальчишка
Простые летающие модели из бумаги