инша
Вложение | Размер |
---|---|
net_v_rossii_semi_takoy.docx | 17.57 КБ |
МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
«Отдел образования» Администрации муниципального района Краснокамский район Республики Башкортостан
“Нет в России семьи такой”
Выполнила: Басимова Чулпан, ученица 9 класса
Муниципального бюджетного общеобразовательного
учреждения «Средняя общеобразовательная школа
с.Новонагаево» муниципального района Краснокамский
район Республики Башкортостан
(МБОУ СОШ с.Новонагаевово МР Краснокамский район РБ)
Учитель: Акмалова Луиза Рашитовна
Күптән инде, күптән тынып калды,
Ул сугышның хәтәр туплары.
Тик сүнмичә ветеран йөрәген,
Телеп тора әле утлары.
Күпме кайгы, хәсрәт алып килде
Жан өшеткэн салкын ул сугыш
Ул мәхшәрне кичкән һәр кешенең,
Төшларендә һаман канкоеш.
Дамир Ахметзянов
Сугыш... Нинди куркыныч сүз. Бу сүзне ишетү белән йөрәк тизрәк тибәргә тотына, сулыш алуы авырлаша, күз алдына Бөек Ватан сугышы еллары килеп баса. Әйе, 1941 елның 22 июнендә 3 сәгать 15 минутта немец солдатлары Советлар союзы территориясенә үтеп керәләр. Бөек Ватан сугышы башлана, шәһәрләр һәм авыллар тоташ бомбежкага тотыла, ил чигендәге Брест крепостында каты сугышлар башлана... Советлар союзында яшәгән бер генә гаиләне дә сугыш урап узмый, ир-егетләр ил чиген сакларга кулларына винтовка алып сугышның беренче көненнән үк яуга китәләр.
Беркайчан да онытылмас бу дәһшәтле сугыш, бик күп кеше гомерләрен алып киткән ул. Кемдер улын, кемдер сөйгән ярын, кемдер абыйсын фронтка озаткан. Барысы да кайта алманган, бик күпләре сугыш кырларында ятып калганнар, геройларча һәлак булганнар. Аеруча яшь комсомолецлар, герой-пионерлар үзләрен аямаганнар, чын батырлыклар күрсәткәннәр. Кызганыч, күпләренең исемнәре тарихка эләкмәгән, каберләре билгеле түгел, аларга мәңгелек дан.
Яңа Нугай авылыннан 287 ир-егет сугышка киткән, шуларның 150 –се һәлак булган, 137-се яраланып, туып үскән жирләренә әйләнеп кайткан.
Минем карт әтием Хайдарьянов Мазхар Магасум улы 1902 елының 1 гыйнварында Яңа Нугай авылында туган. Сугышка кадәр ул колхозда эшләгән, ә 1942 елда ул сугышка китә, Көнбатыш фронтта, Украинада барган сугышларда катнаша, каты яралана, контузия ала. Госпитальдә бераз дәвалангач, аны янә фронтка жибәрәләр. Бу юлы инде ул запас частьларда хезмәт итә.
Сугыш вакытында тылда да бик авыр була. Кешеләр авыр эштән, ачлыктан интегә, кычыткан, алабута ашы ашыйлар, кәлжәмә пешерәләр, бик күп кенә сабыйлар, үсмер балала ачлыктан дөнья куялар.
Минем карт әнием Мәгафия сугыш елларында берничә сабый баласын жирли, авыр кайгы кичерә. Исән калган өч баласын ияртеп, ул Уралы авылына яшәргә жәяүләп чыгып китә. Үзенең туган авылы була ул, әти-энисе дә шунда яшиләр. Балалар ашарга сорамасын өчен, кичләрен иртәрәк йокларга яткырырга тырыша ул аларны. Балалар да иртә олгаялар шул елларны, малайлар балык тоталар, жиләк жыялар - табигать нәрсә бирсә, шуны ашыйлар алар.
Минем дәү әтием, әниемнең әтисе, сугыш вакытында туа, 1941 елгы ул. Дәү әтием сугыш елларын күз яшьләрсез искә ала да алмый. Бик авырга туры килә шул аңа. Аның сөйләвенә караганда, алар кечкенә өйдә яшиләр. Күбесе сәкедә, мич башында йоклый. Ачлыктан холмогор сыеры саклап кала аларны, әнкәләре бәрәңге белән беррәттән, көнбагыш үстерә, ачлык заманында бик ярап куя ул.
Менә көтеп алынган Жиңү көне килеп житә. Карт әни Мәгафия сугыштан солдатлар кайтуын ишетә. Жәяйләп Уралы авылыннан Шушнур авылына кадәр фронтовикларны каршы алырга китә ул. Дәү әтием үзенең әтисен танымый да тора, туганнан башлап әтисен күргәне булмый бит аныү. Солдат шинелендә кайтып керә ул картәти. Медальләре, кызганыч, сакланмаган, аның белән үсмер малайлары уйныйлар, кое буенда югалтып бетерәләр, юбилей медальләре генә сакланып калганнар.
Быел Бөек Жиңүгә 75 ел. 9 май көнне зур парад булачак, күкне төрле төстәге салют утлары балкытачак, сугыш һәм тыл ветераннарын тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлаячаклар. Бу зур жиңүгә өлеш керткән совет халкынын батырлыгын беркайчан да онытырга ярамый, тынычлык зур бәя белән саклап калынган, безнең буын кешеләре Бөек Ватан сугышында катнашкан һәрбер солдат алдында бурычлы. Дан батырларга, дан Совет солдатларына!
Крутильный маятник своими руками
Дымковский петушок
Сказка "Колосок"
В Китае испытали "автобус будущего"
Горячо - холодно