на I Республиканские научно-исследовательские чтения имени Фазыла Шаеха
Вложение | Размер |
---|---|
issledovanie_tvorcheskih_mestnyh_pisateley_poetov_i_kompozitorov.docx | 23.3 КБ |
Калямова Алия, 6нчы сыйныф укучысы,
җитәкче: Садыкова Г.М.
Алабуга шәһәре 1 нче урта гомуми
белем бирү мәктәбе
МАРСЕЛЬ ГЫЙМАЗЕТДИНОВ ИҖАТЫНДА ТУГАН ЯК ТАБИГАТЕ
I. Кереш
Марсель Гыйльфан улы Гыймазетдинов1943 нче елның 11 нче декабрендә Менделеевск районы Бәзәкә авылында туа. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап,Алабуга педагогия институтының татар филологиясе бүлегенә укырга керә.Марсель абый Гыймазетдинов әзме-күпме гомерен безнең шәһәрдә яши, аның институтта укыган яшьлек вакыты безнең калада үтә.“Яшәү мәгънәсе” дигән шигырьләр җыентыгындааның үз кулы белән язылган шундый юллар бар: “Китап сөючегә автордан. 1990 ел ядкаре. Уңышлар теләп Марсель Гыймазетдинов. 1990 ел, август”. Бу – шагыйрьнең Алабуга китапханәсенә бүләк итеп калдырган истәлеге, тере ядкаре.Аның шигырьләре йөрәккә үтеп керә, мин бу җыентыктагы шигырьләрне бер тында укып чыктым.
Марсель Гыймазетдиновны туган ягының гүзәл табигате иҗатка илһамландыра. Бәзәкә авылының чишмә суын эчеп, басу-кырларында башак җырын тыңлап,табигать кочагында аунап үскәнавыл баласы Марсель абый ун яшеннән беренче шигырьләрен яза башлый. Ул туган ягына, аның сихерле табигать дөньясына мәдхия җырлый, табигатьнең ямен, матурлыгын тирән сиземли. Шагыйрь иҗатында табигать, авыл, җир кешесенең тормышы төп урынны били. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, туган як табигатен өйрәнү бик актуаль тема дип уйлыйм.
Максатым –Марсель Гыймазетдинов иҗатында туган як табигате темасының чагылышын күзәтү. Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны алдым:
1.Марсель Гыймазетдиновның туган җиргә, туган як табигатенә багышланган шигъри җыентыклары белән танышу.
2. Әдип иҗатында туган як табигатетемасының чагылышын күзәтү.
II. Төп өлеш
Туган як, туган җир, туган туфрак...Нинди тирән мәгънәле, кадерле, һәрбер кеше өчен газиз сүзләр!Марсель Гыймазетдинов - җир кешесе, ул гомере буетуган ягының, туган жиренең кадерен белеп, кендеге белән җиргә берегеп авылда яшәгән.Туган авылында укытучы, мәктәп директоры, колхоз рәисе вазыйфаларын башкарган. Ул - туган ягы белән бәйле һәр нәрсәне, табигать күренешен үз иҗатында җанландыра белгән шагыйрь.
Туган як, туган җир, туган туфрак, туган җир кешеләре, туган як табигате - шагыйрь иҗатының төп темалары. Ул үзенең шигырьләрендә туган як табигатенә, җиргә, икмәк үстерүчеләрнең тырыш хезмәтенә дан җырлый. Марсель Гыймазетдинов – бөтен җаны белән, тулысынча авыл кешесе. Аның шигырьләре җирдән, туфрактан шытып чыккан. Табигать белән бер сулышта яши шагыйрь, андагы матурлыкны, сафлыкны кеше күңеленә күчерергә омтыла [2, 4].
Марсель Гыймазетдиновныңиҗат чишмәсе бай. Аның “Яшәү мәгънәсе” җыентыгы 1990 нчы елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Бу җыентыкта шагыйрьнең 63 шигыре һәм көйгә салынган җыр текстлары туплана. “Җиремә” шигырен әйтерсең лә үз язмышы белән бәйләп яза ул.
...Мәңгелеккә җиргә береккәнмен,
Ник омтылам җиргә шул чаклы[1, 11]?
Шагыйрьгәтуган ягының искән җилләре дә кадерле, ул үзенең туган ягын җаны-тәне белән ярата, аның табигатенә соклана.“Туган ягым” шигырендә “Синдә яшәү – үзе бәйрәмдер”дигәнаның тормыш девизын чагылдырган юллар бар.
1992 нче елнышагыйрьнең “Язлардан алалмыйм күземне”җыентыгы дөнья күрә. Монда 80 шигырь тупланган. Марсель Гыймазетдинов - үзенең туган ягы чишмәләренә, җәйләүләренә, тугайларында сайраучы тургайларына, урман-кырларына гашыйк кеше. Ул үзенең язмышын һәм тормышын туган ягыннан, аның сихерле гүзәл табигатеннән, үз җиренең иген кырларыннан, шул кырларында тирләрен түгеп хезмәт иткән игенчеләреннән башка күз алдына да китерә алмый. “Язмышларым – иген кырлары” шигыре моңа ачык дәлил.
...Тургайларым булды көй язучы,
Чылтыр чишмә – җырчы кызларым.
Яшел җәйләү – бәллүр сиртмә иде,
Язмышларым – иген кырларым [2, 69].
Шагыйрь “Әй, кешеләр!” шигырендә табигатьне саклау проблемасын күтәрә, табигатьне, үзебезнең туган йортыбызны сакларга чакыра, йөрәге әрнеп, кешеләргә мөрәҗәгать итә.
...Нишләдек без? –
Иманыбыз качты,
Гел алласыз түгел идек без.
Нишлибез без?
Гөлбакчалар чабып,
Урынына гараж төзибез...
Әй, кешеләр, сезгә эндәшүем:
Ташка әйләнмәсен күңелләр[2, 51].
Шагыйрь үзенең туган ягына, аның тырыш халкына мәдхия җырлау белән бергә, табигатьне сакларга өнди,аның гүзәллеген, сафлыгын кеше күңеленә күчерергә омтыла. Халыктагы күркәм гореф-гадәтләрнең башлангычы – туган җирдә, туган як табигатендә, аның кеше җаны белән бердәмлегендә [1, 4].
III. Йомгаклау
Марсель Гыймазетдинов шигырьләретуган як белән горурлану хисе уята, табигатьнең матурлыгын тоя һәм аны саклый белергә өйрәтә. Без, киләчәк буын,шагыйрьнең үзедәй туган җирләребезнең тугры уллары, кызлары, һичшиксез, табигатьнең сакчылары булырбыз.
...Туган җирем, синдә гомер буе
Яшәдем мин тугры ул булып [2, 69].
Кулланылган әдәбият
1. Гыймазетдинов М. Яшәү мәгънәсе. Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.
2. Гыймазетдинов М. Язлардан алалмыйм күземне. Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.
3. Миңлебаев К. Зәкия Туфайлова шигырьләре. – Азат хатын. – 1965. №1. – 16 б.
Прекрасная химия
"Портрет". Н.В. Гоголь
Новый снимок Юпитера
В поисках капитана Гранта
Шелковая горка