Конференция.
Вложение | Размер |
---|---|
konfer-ya.docx | 35.88 КБ |
Татарстан Республикасы “Аксубай 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы.
Без- табигать балалары.
Тема: ” Рус һәм татар әдәбияты язучыларының әсәрләрендә табигать темасының яктыртылуы”.
Эчтәлек.
III. Йомгаклау өлеш
1.Кулланылган әдәбият исемлеге.
1 Кереш өлеш.
Татар язучыларының әдәби әәрләрен кулыңа алып, беренче юлларына күз төшерү белән үк үзеңне тоя алмыйча укырга керешәсең, тирә-юньдәге бөтен шау-шуны, кешеләрнең дөнья мәшәкатьләре белән кайнашып йөрүләрен, ыгы-зыгыларын –барысын онытасын. Синең өчен хәзер бу сәгатьләрдә бер генә нәрсә бар: ул да булса – кулындагы китап битләреннән синең күңелеңә, йөрәгенә агып керә торган, моңарчы сиңа билгеле булмаган дөнья, яңа образлар, аларның көрәшләре, шатлыклары, кайгылары . Әсәрне укыган саен тирәнтенрәк язучыларның әсәрләренә сокланасың.
Кеше белән табигать аерылгысыз. Юкка гына язучыларыбыз ниндидер фаҗигале яки шатлыклы вакыйгаларны, кешенең күңел халәтен, кәефен сурәтләгәндә табигатькә мөрәҗәгать итмиләрдер инде. Табигать күренешләре кеше кичерешләренә я тәңгәл китереп, яисә капма-каршы куеп тасвирлана. Пейзаж әдипләр тарафыннан еш кына билгеле бер иҗтимагый күренешне, хәрәкәтне гәүдәләндерүче образ, символ итеп кулланыла.Табигать сурәтләре әсәрләрне тагын да тулыландыра, баета. Моңа ирешү өчен язучыда күзәтүчәнлек, сүз-буяуларны дөрес куллану, табигатьне әсәрнең бер кисәге итеп бирә алу сәләте булырга тиештер. Татар әдәбиятында һәр язучы үзенчәлекле. Менә шул үзенчәлекләрне белү максаты белән берничә язучы иҗатына тукталырга булдым. Үз алдыма язучылар иҗатында табигать темасының чагылышын өйрәнү, кызыклы мәгълүматлар туплау максатларын куйдым. Шул максатка ирешү өчен фәнни китаплар, дәреслек, газета-
журналлардан материаллар тупладым.
Өйрәнү объекты итеп рус һәм татар әдәбияты язучыларының әсәрләре алынды. Ә өйрәнү предметы итеп язучылар иҗатында табигать темасының чагылышы сайланды .
“ Яшисе, мең, миллион ел яшисе килә.
Ләкин кызганыч тән яшәве белән түгел,
матур, изге, бөек яшәү белән яшисе килә”
/ / Г.Ибраһимов/.
II.Төп өлеш.
Татар һәм рус әдәбиятында кеше белән табигать мөнәсәбәтләрен күрсәткән әсәрләр байтак. Нәкъ балалар рухын белеп, аңлап язылган авторларның әсәрләренә тукталып үтәсем килә.
.Галимҗан Ибраһимовның әсәрләрен укыганнан соң шундый нәтиҗәгә килдем ; Солтанморат авылы тирәсендәге матур табигать күренешләре аның күңеленә тирән тәэсир ясый: анда очсыз-кырыйсыз тигезлеккә ямь биреп, җәйрәп яткан көзгедәй күлләр, боргаланып аккан елгалар, авыл кырыннан ук башланып киткән иген басулары, яшел тугайлар, ә авылның икенче ягында биек-биек таулар, калын урманнар, Галимҗанга әкияттәге сыман сихри, җырдагыдай серле күренәләр. Чөнки Галимҗан әйләнә-тирәне күзәтүче, табигатьтәге һәр үзгәрешне сизгер тоючы, туган якларының очсыз-кырыйсыз табигать байлыкларына карап тәэсирләнүче, шигърияткә омтылучы малай була. М.Ибраһимов та болай искә ала: “Бу җирләрнең сихри матурлыгы Галимҗанны нечкә күңелле әдип итеп тәрбияләп үстермәдеме икән?” Мөгаен, бу сүзләрдә хаклык бардыр. Аның табигать турындагы язган әсәрләре әлеге сүзләрне раслыйлар. Аның әсәрләрендә кояш нурының җылысы да, талгын искән йомшак җил дә, боргаланып аккан чишмә тавышы да ишетелә. Гүзәл табигать кочагында үткән балачакның күңел түрендә уелып калган истәлекләре соңыннан язучының әсәрләрендә дә чагылыш таба.
Язучыларның әсәрләрендә бик күп тәрбияви якларга игътибар ителә. Г.Ибраһимовның әсәрләренә нигезләнеп, туган якка мәхәббәт, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт, халкыңа хөрмәт, татар халкының гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен саклау, хайваннарга карата миһербанлык хисләре тәрбияләу, уңай сыйфатларны куәтләп, тискәреләрен хөкем итү юлы белән яшь буында әхлак сыйфатлары тәрбияләнә.
Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясендә бер яктан табигатьнең сафлыгына дан җырланса, параллель рәвештә кеше гомеренең язына, аның чәчәккә бөреләнгән күркәм бер чорын сурәтләнгән, гаҗәеп табигать бизәкләре тудырган хикәя тукымасына халык легендаларын да кертеп җибәрә.
Кеше гомеренең язы - аның балачагы. Ул исә белем алу, тормышка әзерләнү белән бәйле. Шул җаваплылыкны Галимҗан Ибраһимов хикәянең төп герое Салих образы, аның эшләре, кичерешләре, хәрәкәтләре, сөйләме ярдәмендә тасвирлый: “-...Балам,бар китер әле миңа шаһәдәтнамәңне, - диде әни миңа,- мин моны сабырсызлык белән көтә идем"...
Кыска гына өзектә бала күңелендә туган никадәр самимилек, кеше гомеренең башлангыч чорында ук зур урын алган җаваплылык хисе, ниһаять, гаҗәеп киң итеп гәүдәләндерелә.
Салихка унбер генә яшь, ул кыш буе әнисеннән аерым торган хәлдә белем алган. Әнисенә алтын хәрефләр белән язылган таныклыкны күрсәтәчәк куанычлы көннең киләсен исеннән чыгармый, билгеләренең югары булуы өчен тырышкан. Әнисенең аны укыту өчен хезмәт куюын да аңлаган, ышанычны аклау хисе күңеленә кереп урнашкан. Чыннан да, ана белән бала мәхәббәтенә зур урын бирелә.
Алга таба без Салихның дуслары белән балыкка баруын күрәбез. Монда да туган авылына, табигатькә булган тирән мәхәббәте чагыла.
Г.Ибраһимовның иң уңышлы хикәяләренең берсе - “Алмачуар”. Бу хикәясенең исеме астына ул “Бер мәхәббәтнең тарихы” дип тә куя. Әсәрдә төп герой Закирның колынга булган мөнәсәбәте күрсәтелә. Автор бу мөнәсәбәтне әйләнә–тирәлек, гаилә, авыл кешеләре, яшәеш, гореф-гадәтләр белән бәйләп тасвирлый. Чыннан да, геройның кичерешләре, борчулары күңелгә үтеп керә, туган авылы табигатен, кешеләрне һәм колынны чын күңелдән яратуы сокландыргыч итеп сурәтләнгән. Автор Закир образы аша һәр укучы балага үрнәк алырдай тормышчан яшүсмер образын күрсәтә алган.
Бу әсәрдә без кешеләрнең бер күркәм сыйфаты - гаделлек белән очрашабыз. Гаделлек тә - кешене бизи торган күркәм сыйфат. Бу нәтиҗәне исбат итәргә кирәк. Шуның өчен мондый сорау куябыз: - Әлемгол - бик саран бай. Ни өчен ул Закирның әтисе Хафизга үзенең кара бурлы, матур биясен бушлай бирә? Әлемгол Хафизны көрәштә чалып еккан. Чирләп киткәч, чирен гөнаһ эше өчен Алла каргышы дигән нәтиҗәгә килә. Игътибар итик, Әлемголның хәрәмләшүен үзеннән башка берәү дә белми, аңа беркем алдында да акланырга кирәкми, әмма иң зур гаеп – кешенең үз намусы алдындагы гаебе. Бай гаебен иң яхшы атын биреп юмакчы була, ләкин аз гына терелә башлауга саранлыгы җиңә, атын бирү уеннан кире кайта. Тагын чирләп китә, бу юлы ул саранлыгын җиңә. Гаделлек Әлемголга нәселле аттан да кыйммәтлерәк булып чыга. Байның күңелендә шулай өзлексез көрәш бара, ниһаять, намус җиңә. Гаделлек соңарып булса да, тантана итә.
Шәриф Камалның “Буранда” әсәре ни өчен кеше күңеленә көчле тәэсир итә соң? Мөгаен, моның асылы язучының табигать күренешләрен оста тасвирлавындадыр. “Буранда” хикәясенең башында ук табигать күренеше укучы күңелендә хисләр кузгата.
“...Тышта җил, буран дөньяның астын өскә китерерлек булып кузгалган, дулый, лапас һәм морҗаларда әллә нинди моңлы җырлар җырлана иде... ”
“... Мостафа, анасының аягына ташланырга дип, чикмәнне ача... Күз алдында очсыз-кырыйсыз караңгылык кына... Бураннан каплана, тагын шул таныш чырай, шул тавышлар...”
Язучы табигать күренеше белән кешенең эчке кичерешләрен ничек оста сурәтләгән. Мостафа да гомер буе әнисенең бәхиллеген ала алмавына газапланачак, сыкраначак. Аның күңелендә дә дә гомеренең ахыргы көннәренә кадәр буран уйнаячак бит. “Акчарлаклар” әсәрендә пейзаж тагын да үзенчәлеклерәк. Монда табигать күренеше лирик образ дәрәҗәсенә күтәрелгән. Ул әсәрдәге төп вакыйгаларга янәшә бирелә һәм геройларның эчке кичерешләрен көчәйтә. Вакыйгалар Каспий диңгезе буенда бара. Шуңа күрә язучы диңгез һәм аның өстендә очып йөргән акчарлакларны, әсәрнең буеннан-буена, табигатаь сурәтенең төп көче итеп ала. Хикәядә эшчеләр тормышы нинди яклары белән күренсә, диңгез дә үзенең төрле чагылышында алына: елмаюлы, хәсрәтле, нурлы, якты. Аны кешеләр тормышына якынайтып, аңа кешеләргә хас сыйфатлар бирергә тырышу әсәрнең көчен арттыра төшә. Пейзажның кешеләр тормышына янәшәлеге аеруча Гариф белән Газизә мөнәсәбәтендә кулланыла.
Табигать егетнең диңгездә булганнан соң туачак борчулы тойгыларын алдан хәбәр итә кебек. Газизәнең мәхәбәтендә дә, ирекле диңгез белән ләззәтләнүендә дә без ниндидер серле һәм мәрхәмәтле тормышка сусауны, еракта якты йолдыз булып күренгән бәхеткә өметләнүне тоябыз.
Табигать һәм кеше - М.Мәһдиев өчен аерылгысыз төшенчәләр. “Кеше китә – җыры кала” әсәрен генә алсак та, тирәлек тормышында ул кешеләргә хас чалымнарны күрә. “Арыш басуы иртәгә кияү куенына керергә тиешле җиткән кыз кебек дулкынлана”.
Өлкән буын бу матурлыкны үзенчә күрә. “Җылы, сөремле кич. Кайдадыр яңгыр ява булса кирәк, йомшак кына гөрелдәү ишетелеп ала. Мондый вакытта киләчәккә план кору уңай.” Шәяхмәт, шул матурлыкка сокланып сокланып, рухланып, “ни ултара, ни пултара” булып, галахлыкта йөргән улына киңәшләрен бирә.
Табигать сурәтләре кеше күңеленә, холкына, рәвешенә якын, шуңа үрелеп үсә. Шуның өстенә этләр сугыш афәтен кешеләр төсле кабул итә, кара туры ат та “хәвеф сизә”.
Еш кына әсәрләрнең конфликты да геройларның табигатькә төрлечә карауларына нигезләнә. Г.Бәшировның “Җидегән чишмә”, Ә.Баяновның “Тавыш-табигать бүләге”, М.Хәбибуллинның “Икмәк кадере” әсәрләрендә теге яки бу формада табигатькә хуҗаларча аңлы, кайгыртучан карашта торучылар белән аңа җавапсыз караучылар, аның байлыкларын әрәм-шәрәм итүчеләр, алар арасында барган көрәш сурәтләнә. Беренчеләрен авторлар заманның алдынгы кешеләре, чын геройлар, икенчеләрен, тискәре персонажлар рәвешендә күз алдына бастыралар. Кыскасы, әсәрдәге табигатькә мөнәсәбәт геройның тормыш позициясен билгели торган мөһим факторга әверелде.
Кешенең халәтен, кичерешләрен чагылдыруда Ә.Еники әсәрләрендә табигать бик актив роль башкара. Ул әсәрнең бөтен моңын билгели. Табигать кеше тормышының һәм аның аңындагы туганган ил төшенчәсенең бер өлеше рәвешендәрәк күз алдына бастырыла. Әлеге матурлыкны халык теле дә саклый, төрле атамалар исемнәрендә гүзәл табигатькә җылы мөнәсәбәт сизелеп тора. Ә менә авторның хөрмәте исемнәрдән бигрәк табигатьнең үзенә юнәлгән: “Рәхим абыйсы юл буена шуларның әле берсен, әле икенчесен күрсәтеп барды:
... Ә-ә-нә теге Өзектау инде! Шуннан уңга таба китсәң, безнең зирекле буена барып чыгасың. Әнә каршыбызда Әрнәсле яланы... Сулга карасаң, әнә анда имәнлек башланып китә” (“Туган туфрак”, 2 том, 214-215б.)
Фаҗигале сюжка корылган “Кем җырлады” хикәясендә табигать күренешләренең характеры бөтенләй башка:
“Поезд китте, ялгыз бер кабер торып калды. Кинәт җил исте, биек гарат, эре-эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктә салынган коры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан күмү мәрасименә соңга калгандай, ашыгып кояш карады. Нарат төбендәге кабер өсте, әйтерсең, егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары кинәт нурланып балкыды” (1 том, 187-188).
Берничә сынландыру аша , автор солдатның үлеме фактының нинди зур үкенеч икәнен һәм ул яклаган идеяләрнең үлемсезлеген дә зур көч белән әйтеп бирә алган. Шәүкәт Галиев исә табигать турындагы шигырьләрендә гел эзләнүдә. Әгәр элегрәк нигездә табигатьнең серләрен ачу, аны танып-белү, өйрәнү игътибар үзәгендә торса, хәзер инде автор мондый карашны ачкан шигырьләр белән генә чикләнми. Ул табигатькә сак караш тәрбияли торган шигырьләр иҗат итә. “Нефть таптык”, “Тургайлар министрына хат” –әнә шундыйлардан. Яр читеннән агып яткан нефтьне күргәч, бала иң элек, “нефть таптым!” дип уйлый. Тик бу олыларның саксызлыгы аркасында аккан җир мае булып чыга. Шундый саксызлык аркасында табигать күпме зыян күрә: Балыкта юк, бака да юк Елга өсте тынып калган, Керәшәләр киткән ярдан, Елга ялгыз торып калган. Ә менә самолеттан басуларга агу сипкәч, кырда тургайлар юкка чыга. Шуңа борчылып “тургайлар министына хат” яза.
Автор баланы кешелекне борчыган олы, тирән каршылыкларына да алып керә, шулар турында уйланырга этәрә, кечкенәдән үк табигатьне саклаучы, аны яратучы кешелекле кеше тәрбияләргә омтыла.
И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сында бакчачы башта матурлык тудыра, ә аннары ялгышлык эшли, еланнарны үтерәм дип табигатькә төзәлмәслек яра сала. Ә.Баянов “Сәяхәтнамә” поэмасы белән табигатьне һәм халык әхлагын сурәтләп дөньяны сискәндереп җибәрә. Ул яңа шәһәрләр, ясалма диңгезләр төзүнең тирәлекне пычрату, киләчәк өчен нинди куркыныч булуын искәртте
Муса Җәлилнең «Сандугач һәм Чишмә» балладасында табигатьнең ике баласы арасында туган үзара мөнәсәбәтләр искиткеч матур тасвирлана. Ул бик табигый кабул ителә. Без, башка әдәби әсәрләрне укып, кош һәм гөл, кояш һәм ай, кош һәм чишмә кебек образларның мәхәббәт парларын белдерүен беләбез. Аның тормышчан нигезе бар. Табигатьтә аларны бер-берсеннән башка күз алдына да китереп булмый. Сандугач өчен Чишмә — сердәш, сөекле. Алар яшь чакларыннан бирле бер-берсенә гашыйк. Чишмә Сандугачны суында коендыра. Кош аңа татлы җырларын бүләк итә. Гомер мәңге шулай узачак, яшәүнең мәгънәсе — сөю-сөелүдер кебек.
Рус әдәбиятында да табигать темасын яктырткан әдәби әсәрләр,шигырьләр бик күп. 20 гасырларда иҗат иткән рус язучыларының күбесенең шигъри юллары туган якның табигате,матурлыгы турында иҗат ителгән. Шулар арасыннан А.А. Блок, И.А. Бубин, Б.Л.Пастернак, К.Д.Бальмонт. Шушы шагыйрьләрнең шигырь юлларын укыганнан соң табигатьнең шигьри образы минем күңелемдә бик озак сакланыр, чөнки шигырь юллары туган як табигатенә, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләргә булыша. Кечкенәдән үк табигатьне аңлап үскән кеше киләчәктә дә аның матурлыгына сокланачак, гүзәллекнең шифалы йогынтысын күңел түрендә йөртәчәк.
. III.Йомгаклау.
Татар әдәбиятында кешеләрнең тормыштагы иҗтимагый-әхлакый позициясен ачканда язучылар аларның табигатькә мөнәсәбәтенә еш игътибар итәләр. “Табигать һәм кеше” мәсьәләсе әдипләрне төрле яклап кызыксындыра. (Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Ш.Галиев, М.Җәлил .С.Хәким, Х.Туфан, Н.Дәүли, И.Юзеев) бу табигый дөньяның рухи-әхлакый мәгънәсе, бөтен җәмгыять һәм аерым шәхес тормышындагы роле турында әле публицистик, әле лирик-фәлсәфи планда фикер йөртелә, табигатьне сакларга кирәклеге белдерелә. Әсәрләрдә кешенең табигатьтән, туган яктан аерылмаска , киресенчә, алар белән бәйләнештә яшәргә тиешлеген ачуга басым ясала, шушы идея төрле шигъри алымнар һәм чаралар ярдәмендә гәүдәләндерелә. Аерым очракларда милли-табигый нигездән аерылу кешеләрне нинди зур рухи-әхлакый югалтуларга китерүе дә күрсәтелә. Табигатьнең рухи-әхлакый мәгънәсен һәм әһәмиятен күрсәтү белән бергә, прозада бу мәсьәләгә мөнәсәбәттә геройның мораль-политик йөзен, ахыр чиктә аның яшәү фәлсәфәсен ачуга да басым ясала. Еш кына әсәрләрнең конфликты да геройларның табигатькә төрлечә карауларына нигезләнә. Фәнни эшемдә әнә шул мәсьәләләр тикшерелде . Без максатыбызга ирештек тә.
Кулланылган әдәбият:
1. Әдәбият (ХХ йөз башы һәм 20нче еллар татар әдәбияты): М.Х.Хәсәнов,
2.А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, И.З.Нуруллин; А.Г.Әхмәдуллин
редакциясендә. – Казан: Мәгариф, 1994ел.
3. Галимҗан Ибраһимов: Сайланма әсәрләр. - Казан: “Хәтер” нәшрияты
4..Минһаҗева Л.И.,Мияссарова И.Х:Татар балалар әдәбияты.- Казан: “Хәтер” нәшрияты
5. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. – Казан: Мәгариф, 2007ел.
6. Урманчеев Ф.И. Развитие татарского фольклора в контексте «Запад- Восток». Очерки по истории татарской культуры. – Казань: Фикер, 2004ел.
Нора Аргунова. Щенята
За чашкой чая
Попробуем на вкус солёность моря?
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды
Три коробки с орехами