Быел җәй мин Туймазы районы Төмәнәк авылы "Бабай утары" тарихи-мәдәни үзәгендә урнашкан "Алга“ лагерендә ял итү бәхетенә ирештем. Бу лагерьга фәнни конференция, төрле конкурс, спорт чараларында катнашучылар, олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре җыелган иде. Аларның барысы да диярлек саф татарча сөйләшә белә. Лагерьнең эш юнәлешләре: экология һәм туган якны өйрәнү. Туган телебезне камилләштерү, татар телендә аралашу- лагерь эшенең иң төп максатларының берсе иде.
Вложение | Размер |
---|---|
alga_lagerend_zhyge_yalym._shaygardanova._blby.docx | 323.12 КБ |
“Алга” лагерендә җәйге ялым.
Мин Бәләбәй татар гимназиясенең тугызынчы сыйныфында укыйм. Монда белем алуым белән чиксез бәхетлемен. Кечкенәдән туган телемне яратып өйрәндем, җырлар, әкиятләр тыңлап үстем. Минемчә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә әти-әни,әби-бабайлар зур роль уйный. Әгәр өйдә сөйләшмәсәләр, балага телне мәктәптә генә өйрәтү мөмкин түгел. Ул ана сөте белән керергә тиеш Мәктәптә рәхәтләнеп дусларым, сыйныфташларым белән туган телемдә аралашам. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә без телебезнең мавыктыргыч серләрен ачабыз, аның бай һәм кызыклы сүз байлыгын үзләштерәбез, милләтебезнең йөзек кашы булган күренекле язучылары, шагыйрьләре белән танышабыз. Бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим шигырьләрен укырга яратам, яттан өйрәнәм. Мәктәп, шәһәр күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсларында, концертларда һәрвакыт катнашам.
Быел җәй мин Туймазы районы Төмәнәк авылы "Бабай утары" тарихи-мәдәни үзәгендә урнашкан "Алга“ лагерендә ял итү бәхетенә ирештем. Бу лагерьга фәнни конференция, төрле конкурс, спорт чараларында катнашучылар, олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре җыелган иде. Аларның барысы да диярлек саф татарча сөйләшә белә. Лагерьнең эш юнәлешләре: экология һәм туган якны өйрәнү. Туган телебезне камилләштерү, татар телендә аралашу- лагерь эшенең иң төп максатларының берсе иде. Бу лагерь быел беренче мәртәбә оештырылды, анда барлыгы ике йөздән артык бала ял итте. Җәй көне дип тормадык, без көн саен дәресләр алдык. Татар теле, актер осталыгы, вокал һәм табигать белеме. Татар теле дәресләрендә без туган телебездә генә аралаштык, белемебезне арттырдык. Актерлык остасы дәресләрен Туймазы татар театрының халык артисты Айрат Солтанов алып барды. Сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, сәнгатьле сөйләргә өйрәтте. Төрле этюдлар әзерләдек, спектакльләрдән өзекләр куйдык. Без ТНВ каналыннан килгән кунакларга мәшһүр шагыйребез Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттек. Вокал дәресләре дә бик файдалы, кызыклы булды. Ә иң ошаганы- табигать белеме дәресләре, әлбәттә. Вәт бу дәрес, ичмасам! Тауда йөрисең, җиләк җыясың, дару үләннәренең исемнәрен өйрәнәсең... Ә табигать анда искитмәле! Лагерь урнашкан урын да шәп! Кышкы тюбинг, җәйге тюбинг, ачык һавада урнашкан музей, андагы бай тарихи-мәдәни экспонатлар, җиләкле тау битләре, балыклы күлләре...
Ә табигать кочагыннан кайткач, шул хуш исле җиләкләрдән тәмле кайнатмалар, компотлар, әзерләргә, бәлешләр пешерергә өйрәндек. Токмач кисү, өчпочмак , тәбикмәк пешерү, тегү -чигү , хәтта каймак ясау мастер – класслары алдык. Күпме яңалык белеп кайттык! Ә егетләребез мунча себеркесе бәйләргә,печән чабарга, балык тотарга өйрәнде. Кыскасы, әллә күпме һөнәрне үзләштердек. Әби –бабаларыбызның гасырлардан килгән гореф- гадәтләре, рухи мирасы белән таныштык.
Кичләрен командалар арасында җыр, бию ярышлары, төрле уеннар, концертлар һәм башка күңелле чаралар үткәрелде. Бу чаралар тик саф татар телендә генә барды. Без шагыйрьләр, язучылар белән дә очраштык. Алар безне үзләренең иҗатлары белән таныштырды, әсәрләрен укыды. Монда мин бик күп акыллы, сәләтле дуслар таптым. Алар белән әле дә рәхәтләнеп аралашабыз, бер-беребезне сагынып та өлгердек инде. Мондый яхшы ял оештырганы өчен мин лагерьнең җитәкчеләренә, безнең өлкән дусларыбызга, зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар безне яратып, милли җанлы итеп тәрбияләргә тырыштылар, күңелләрен биреп эшләделәр.Икенче елга бу лагерьга зур теләк белән тагын барыр идем!
Шагыйрь Нурлан Ганиев белән очрашу
Яңа дустым белән. ( мин уңнан беренче)
Эшнең авторы:
Шайгарданова Эльвина,Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы
Разноцветное дерево
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна
Сказочные цветы за 15 минут
Под парусами
Самодельный телефон