Бабаем сызган буразналар
Мин радио тыңлыйм. Шундый матур һәм тирән эчтәлекле җыр агыла: “ Буразналар, буразналар – йөгерек дулкыннар,
Буразнамда игенкәйләр күкрәп уңсыннар... “ Кем җыры соң әле бу? Шундый якын, шундый таныш үзе! “Сызсыннар көмеш сабаннар җиргә буразна сырын” ... Әйе, исемә төште, бу – минем бабамның яраткан җыры. Кайда гына булмасын: ял итсә дә, трактор рулендә булса да – һәрвакыт шушы җырны көйли иде бабаем. Кем иде соң ул, диярсез, ул – Кодаш авылының алдынгы механизаторы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.
Вложение | Размер |
---|---|
mehanizator.docx | 15.29 КБ |
Татарстан Республикасы
МБ”ЛМР” “Лениногорск шәһәре
5 нче урта гомуми белем мәктәбе
Муниципаль автономияле белем учреждениясе
Бабаем сызган буразналар
Язды: 7А сыйныфы укучысы Солтангәрәев Илнар
Укытучысы: I квалификацион категорияле
татар теле Һәм әдәбияты укытучысы
Исмагилова Галия Шагитовна
2014 ел
Бабаем сызган буразналар
Мин радио тыңлыйм. Шундый матур һәм тирән эчтәлекле җыр агыла: “ Буразналар, буразналар – йөгерек дулкыннар,
Буразнамда игенкәйләр күкрәп уңсыннар... “ Кем җыры соң әле бу? Шундый якын, шундый таныш үзе! “Сызсыннар көмеш сабаннар җиргә буразна сырын” ... Әйе, исемә төште, бу – минем бабамның яраткан җыры. Кайда гына булмасын: ял итсә дә, трактор рулендә булса да – һәрвакыт шушы җырны көйли иде бабаем. Кем иде соң ул, диярсез, ул – Кодаш авылының алдынгы механизаторы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.
Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа 14 яшь була. Күп балалы гаиләдә үскән Котдүс бабаем Лениногорск шәһәрендә оештырылган кыска вакытлы механизаторлар курсын тәмамлап, берничә ел МТСта механизатор булып эшли. Кечкенәдән трактор “җене кагылган” яшь егетне эшендә хөрмәт итәләр. Иртәнге кояш күтәрелү белән, ул басуга ашыга. Көне буе аның “айгыры” шактый зур эшләр башкара: язын көмеш сабаны җиргә тип-тигез буразналар сыза, көзен исә мул уңышлар тулы трактор арбасы амбарга ашлык ташый. Шулай итеп, олы абыйлары яу кырында сугышканда, кече энеләре көнне-төнгә ялгап, басу кырында тир түгә.
“Сөрү эшләреннән соң өйгә кайтып кергәндә, аның тузан баскан йөзеннән канәгатьләнү, шатлык хисе бөркелә иде”, - дип искә ала әбиебез. Әнием дә бабам турында сагынып сөйли: “Эш сөяргә әтием өйрәтте. Тракторына утырып йөрергә ярата идек. Басу капкасына кадәр утырып бара идек тә кире өйгә җәяүләп кенә элдерә идек. Шуннан да зур бәхет юк иде”.
Әйе, гомер буе эшләгән, шуннан тәм табып яшәгән ул. Таң сызылган сәгатьтә бабаем ничек йоклап ятсын инде? Механизатор – авыл кешесе өчен иң кирәкле кеше. Аерым кешеләр өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен кирәк ул. Аңардан башка иген үстереп тә, җирне эшкәртеп тә, уңышның бер бөртеген дә югалтмыйча җыеп та булмый. Вакытында җире эшкәртелгән басуда һәрвакыт гөрләп игенкәйләр үсә. Ындыр тулы ашлыгы булган ил – көчле ил, тук ил. Монда гади механизаторның өлеше зур, шуңа күрә мин аларны ил батырына тиңлим. Җирне хөрмәт итеп, эшен яратып башкарган механизаторлар күбрәк булсын иде. Мин үзем дә бабаем сызган буразнадан тайпылмыйча, кеше дигән исемгә тап төшермичә, гади хезмәт кешесен хөрмәт итеп яшәргә омтылам. Бабаем минем белән горурланырлык булсын!
Сказка "12 месяцев". История и современность
Волшебная фортепианная музыка
Сочини стихи, Машина
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Три загадки Солнца