Фәнни-эзләнү эшен Әлмәт төбәгенең йөзек кашы булган, XX гасыр урталарында әдәбият мәйданына килеп, татар әдәбиятында үзенчәлекле урын яулаган әдипләребезнең берсе – Рафаил Төхфәтуллин һәм замандашларының аның иҗатына карата фикерләрен барлауга багышладык.
Вложение | Размер |
---|---|
rafael_tuhvatullin.docx | 20.16 КБ |
Кереш
Фәнни-эзләнү эшен Әлмәт төбәгенең йөзек кашы булган, XX гасыр урталарында әдәбият мәйданына килеп, татар әдәбиятында үзенчәлекле урын яулаган әдипләребезнең берсе – Рафаил Төхфәтуллин һәм замандашларының аның иҗатына карата фикерләрен барлауга багышладык.
“Рафаил Төхфәтуллин турында замандашлары“ дип исемләнгән фәнни-эзләнү эшебезнең максаты – каләмдәшләре кулы белән язылган тәнкыйди мәкаләләр, хатирәләр, хатларга күзәтү ясау, Рафаил Төхфәтуллинның иҗаты турындагы фикерләре белән танышу һәм аның үрнәгендәге иҗатларын тикшерү.
Максатка ирешү өчен алдыбызга түбәндәге бурычлар куелды:
- Рафаил Төхфәтуллинның язучылар, шагыйрьләр белән иҗади бәйләнешен өйрәнү;
- әдипнең дөньяга карашын, хыял-өметләрен чагылдырган автобиографик әсәрләрен барлау.
Язучының әдәбият мәйданындагы иҗаты фәнни эшебезнең өйрәнү объекты булып тора. Хезмәттә анализлау методы кулланылды. Теоретик база туплаганда язучының әсәрләре белән беррәттән, аның белән бер чорда эшләгән, яшәгән һәм иҗат иткән кешеләрнең истәлекләренә, вакытлы матбугат материалларына таянып эш ителде. Бу эшнең фәнни яңалыгы шунда: әлеге материалны югары сыйныфларда әдәбият дәресләрендә, язучының туган көнен искә алу кичәләрендә кулланырга мөмкин.
Төп өлеш
Рафаил Төхфәтуллин әдәбият мәйданына XX гасыр урталарында, Бөек Ватан сугышыннан авыр яралар алып кайткач, шактый еллар Яңа Кенәр авылында чыга торган “Кызыл юл” район газетасында тәҗрибә туплагач кына килә. Тормышын яңа төзелә башлаган нефтьчеләр каласы – Әлмәт шәһәре белән бәйләве дә аның иҗатына зур йогынты ясый. Нефть чыгару, яңа тормыш төзү белән рухланган эшчеләр арасыннан үз әсәрләре өчен яңа геройлар таба, берсеннән-берсе кызыклырак хикәя-повестьлар иҗат итә башлый. Иҗатының башлангыч чорында сугыштан соңгы татар авылларының тормыш-көнкүрешен тасвирлау белән мавыккан булса, соңрак нефтьчеләр тормышын яктырткан әсәрләрендә образларның уй-хыялларын, тормышка карашларын үзенә генә хас психологик күренешләр ярдәмендә сурәтли.
Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрен өйрәнә башлагач ук, төрле образларны иҗат итүдә кулланылган сәнгатьчелек алымнары, аларның үзенчәлекле булуы күзгә ташлана. Язучы геройларының эчке кичерешләрен ачуда, аларның рухи дөньясын сурәтләүдә зур уңышларга ирешә, психологик анализ остасы булуы һәрдаим күзгә ташланып тора. Рафаил Төхфәтуллин – һәр герое хис иткәнне үз йөрәге аша кичерә белгән, аларның күңел дөньясын аңлый алган язучы. Шуңа да аның күп кенә әсәрләре автобиографик характерда.
Кайбер каләмдәшләренең әдипнең шәхесенә карата язылган фикерләренә тукталып үтик:
Башка кайбер мәкаләләрдә дә Рафаил Төхфәтуллинның аерым характер билгеләре турында әйткән сүзләр очрый. Замандашлары аны кешеләргә карата мәрхәмәтле, эзләнүчән, тынгысыз җан, яшь язучыларны иҗатка рухландыручы кеше итеп сыйфатлыйлар. Әлмәт төбәгенең яшь язучылары, яшь прозаиклары беренче әсәрләрен аңа күрсәтәләр, дулкынланып аның каршына баралар. Рафаил абыйлары берсенең дә язган әсәрен юкка чыгармый, кемне дә булса ялгыш кына да рәнҗетеп кую аның холык-фигыленә туры килми. Шул ук вакытта алар аның авырлыкларны җиңеп чыгу юлында түземле, киләчәккә өмет белән караучы көчле рухлы шәхес булуына да басым ясыйлар. Тәнендә утырган дошман минасы кыйпылчыкларының үзәккә үтеп сызлавына, башының чатнавына тешен кысып түзеп яшәргә туры килә аңа. Аның һәр иҗади көне үзе бер батырлык. Әсәрләренең һәр юлын, һәр сүзен контузияләре, тәнендә утырган мина кыйпылчыклары белән көрәшеп, аларны җиңеп яза ул. Тормышның шушындый авыр сынауларын узган, туган һәр көннең кадерен белгән әдип каләмдәшләренә карата усал да, кырыс та була алмый.
Матбугат битләрендә Рафаил Төхфәтуллинның гаять оптимист кеше булуы турында сөйләүче мәгълүматлар да теркәлгән. Чынлап та, аның әсәрләрендә катлаулы сюжетлар, моңарчы күрелмәгән персонажлар да юк, ул бары ипле генә, салмак кына хикәяли һәм укучы үзеннән-үзе аның герое белән бергә яши башлый. Нәкъ менә шул образда үзен очраткандай була, нәкъ шушы геройлар төсле тормышның тәмен-ямен белеп ярата башлый. Бу хакта Нил Юзиев та үзенең “Яңалык – тормыш тирәнлегендә дигән мәкаләсендә искәртә: «Р.Төхвәтуллинның “Йолдызым” повесте прозабызның тормыш белән бәйләнеше ныгый баруын, язучыларның хакыйкатьне тулы тавыш белән сөйләү юлыннан үсүләрен күрсәтә. Р. Төхвәтуллин әсәрләрендә тормыш каршылыклары образны басып, томалап китмиләр, ә чорның характерлы якларын, кешеләр арасындагы кешелекле мөнәсәбәтләрне ачарга ярдәм итәләр”.
Якташ әдибебез Разим Вәлиуллин да Рафаил Төхвәтуллин турындагы хатирәләрендә аның игелекле кеше булуына басым ясый: “Язучылык ягыннан караганда, югары осталыкка ия булган хәлдә, 34 китап язып дөньяга чыгарды. Гаҗәеп сабыр, итагатьле, игелекле кеше иде. Ул беркемне дә рәнҗетмәде, кулыннан килгәнчә каләмдәшләргә, бигрәк тә яшь язучыларга ярдәм итәргә тырышты. Үзенә күрсәткән яхшылыкны аңлап, рәхмәт әйтергә, “бик шәп булды бу” дип, канәгатьлек белдерергә ашыкты”
Чордашлары һәм каләмдәшләре арасында Рафаил Төхфәтуллин иҗаты менә шул асыл сыйфатлары белән нык аерылып тора һәм каләме җан биргән һәр әсәр әдипнең дөньяга үзенчәлекле карашын гәүдәләндерә.
Йомгаклау.
Мәшһүр француз язучысы Виктор Гюго: “Бер милләтнең бөеклеге халкының саны белән түгел, акыл ияләренең , талантлы һәм бөек шәхесләрнең күплеге белән билгеләнә”- дигән.
Язучының бу сүзләре нәкъ безнең милләт турында әйтелгән кебек. XX гасырда гына да безнең халыктан дистәләгән олы шәхесләр – фикер ияләре, гыйлемдарлар, дәүләт эшлеклеләре һәм сәясәтчеләр, язучылар, сәнгать йолдызлары, каһарманнар үсеп чыга. Әдәбият мәйданында нык басып торучы язучыларыбыз арасында безнең төбәктә яшәп иҗат иткән күренекле әдипләребез булуы чиксез горурлык хисе өсти. “Рухият” фонды тарафыннан якташларыбызның китаплары басылуы, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр булдырылуы, фәнни-гамәли конференцияләр уздырылуы безнең төбәкне бер баскычка югары күтәрә.
Сүземне йомгаклап, әдипнең 70 яшлек юбилее уңаеннан язылган шигырдән өзек китерәсем килә:
Шифа булдың милләт җанына Син,
Шау-шуларсыз – көчле яшнәдең.
Синең белән горурлана Әлмәт,
Халкың, дуслар, каләмдәшләрең.
(Разим Вәлиуллин)
Нарисуем попугая цветными карандашами
Прекрасное далёко
Аэродинамика и воздушный шарик
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
Кто должен измениться?