Сочинение Ахмадишиной Алии посвящено родному краю, родной земле. Наша республика с каждым годом становится все краше и лучше, потому что такие люди как ее прадеды воевали, работали на колхозных полях, добивались успехов.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.docx | 15.98 КБ |
Исәнмесез, хөрмәтле радио тыңлаучылар! Чираттагы тапшыруымны башлап җибәрәм, әзерләүче һәм алып баручы мин - Әлия Әхмадишина. Тапшыру Республикабызның 100 еллык юбилеена багышлана, чөнки без зур бәйрәм каршында торабыз. Республикамның бай тарихы, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сүз алып барырга телим.
Хөрмәтле тамашачылар, минем алда сездән килгән хатлар ята, аларның берничәсен сезгә укып ишеттерәсем килә, чөнки аларда тарих, бүгенге көн һәм киләчәккә булган өметләр чагылыш тапкан. Кулыма янымда яткан хатны алам. “Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре,- дип башлана ул. – Сезнең белән үземнең күңел кичерешләремне уртаклашасым килә. Әтием ягыннан карт картәтием турында сөйләп китәргә телим. Унҗиде яшенә кадәр үги ана тәрбиясендә яшәп, 1944 елның декабрь аенда армия сафларына алына. Ул сугышның үзендә булмый, тик шул чорның михнәтләрен күп күрә. Солдат хезмәтен Камчатка җирендә башлап җибәрә. Владивостокның табигатен, истә калырлык җирләренә сокланып туганнарына бай истәлекләр алып кайта. Мәсәлән, “Сопка любви” елгасын, вулканлы тауларын, елгалардагы балыклар турында исе китеп безнең яктагы халыкка сөйли торган була. Җиде еллык армия хезмәтен тутырып, әти-әнисе көтеп тормаса да, туган якларына кайтып төшә. Туган ягы – Башкортстаны тартып кайтара аны. Үз авылында төпләнеп, гаилә корып җибәрә, балалар тәрбияли. Озак еллар буена колхозда яшелчә бакчасы үстерә.
Икенче сөйли торган кешем - шулай ук минем картәтием ягыннан туганым. Ул сугышның эчендә кайнаган, берничә концлагерьны үтеп, исән-сау кайткан кеше. Украина җирендә каты бәрелешләрнең берсендә ул яралана, бомба шартлавыннан аның гәүдәсен туфрак күмеп китә. Кулы чыгып калган солдатның исән икәнен күреп, украин хатыны өенә алып кайта, дәвалап аякка бастыра һәм яңадан сугышка озата. Бу истәлекләр - бүгенге көндә яшәүчеләр өчен - экранда күргән кино кебек. Ләкин бу - дөреслек. Нинди хәлдә генә булмасын ул украинмы, татармы, русмы бер-берсенә ярдәм иткәннәр, яшәү өчен тырышканнар. Бу тарих бит, шушы җепләр өзелмәсен иде, ул бит безнең үткәнебез, үткәнне белмичә бүгенгене белеп булмый. Әйе, безнең тормышыбызда башкача мондый авыр, кайгылы вакыйгалар булмасын иде, тормыш матур булып, яшәү күңелле булсын иде. Сугыш афәтләре яңадан җиребезгә килмәсен, кеше каны һәм күз яше акмасын иде. Бары тыныч тормыш өчен кеше хезмәтен башкарсын иде”, - дип тәмамлый автор үзенең хатын. Мин дә хат юлларына кушылып, берничә фикер әйтәсем килә. Чыннан да бит, халык авырлыкка түзгән, җимерелгәнне яңарткан, яңаны төзергә тырышкан, шул эшләренә куанган. Тормыш алга бара, яңара, матурлана.
Кулымда икенче хат. Аның беренче юлларыннан ук бала шатлыгы күренә. Мин укыйм. “Исәнмесез, Республикам кешеләре, исәнмесез, - дип башлаган ул хатын. - Минем җәйге каникулым бик күңелле үтте, сезгә дә ишеттерәсем килә. Җәйнең матур көннәрендә без гаиләбез белән бик озын юллар үтеп, ерак җирләр күреп кайттык. Волгоград шәһәренең тарихи урыннары белән таныштык, Азов диңгезендә су кердек, Крым күпере өстеннән үттек, Казан шәһәренең матурлыгы белән сокландык, изге Болгар җиренең Ак мәчетендә азан тавышларын тыңладык. Боларның барысын да безгә күрсәтүче кешеләр – әтием һәм әнием. Әтием гади генә кеше, янгын сүндерүче булып эшли. Ул үзенең гаиләсе өчен өй салды, шул йортта рәхәтләнеп яшибез, укырга йөрибез. Без, балалары, бәхетле булсын, авыр михнәтләр күрмәсен дип тырыша. Шулай ук ул бик тәмле итеп аш-су да әзерли белә. Кайбер кешеләрдән тормыш авыр, яшәве күңелсез дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Өй эчендә бергәләшеп фикер алышканда, әти-әни безгә аңлатырга тырышалар. Тормыш ул һәрвакыт авыр, тик аны матурлау, күңеллеләндерү һәркемнең үзеннән тора. Мәктәптә алган белемнәрне югары уку йортында дәвам иттереп, тормыш сабакларында дөрес кулланып, эш эшләсәң, әллә ни авыр да түгел ул яшәве, диләр. Әле мин боларны аңлап бетерә алмыйм, тик үсә барган саен шуны күрәм, үзем яшәгән җир бик матур, төзек. Минем Республикам бай, халкы уңган. Нинди генә җирләрдә булсаң да, нинди генә матурлыклар күрсәң дә, барыбер үз туган җирең якын һәм газиз. Без дә, ерак шәһәрләрдән арып, туган ягыбызны – Башкортстаныбызны сагынып кайттык, дөресен генә әйткәндә, мендәрләребезне сагынып кайттык.”
Бер-берсенә охшамаган хатлар укылды, тик аларны берләштерүче сәбәпләр дә бар дип сүземне дәвам итәм, чөнки берсендә үткән сурәтләнсә, икенчесендә бүгенге көн тасвирлана. Ә киләчәк ничек бирелә соң? – дигән сорау да туарга мөмкин. Шуны әйтәсем килә: киләчәге Республикабызның тагы да матуррак, яхшырак булыр дип өметләник, чөнки тормыш бер урында гына тормый. Әйе, мин үземнең туган җирем белән горурлана алам, башларымны күккә чөеп, Республикама дан җырлый алам.
Кадерле тамашачылар, эфирга бирелгән вакыт тәмамлану сәбәпле, мин сезнең белән хушлашам. Алдагы очрашуларга кадәр исән-сау булыгыз.
Где спят снеговики?
Цветок или сорняк?
Если хочется пить...
Д.С.Лихачёв. Письма о добром и прекрасном: МОЛОДОСТЬ – ВСЯ ЖИЗНЬ
Весенняя сказка