әлеге җыентыкта Ленарның төрле темаларга үзе иҗат иткән әсәрләре кертелде. Аларның күбесе төрле бәйгеләрдә мактаулы урыннарга лаек дип билгеләнде
Вложение | Размер |
---|---|
mingatin-shig.docx | 19.08 КБ |
Мингатин Ленар Самат улы,
Әлмәт шәһәренең автономияле 17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
9 нчы сыйныф укучысы
Туган елы – 2003
Адресы- Әлмәт шәһәре, Р.Фәхретдин урамы, 65 нче йорт, 102 нче фатир
Телефоны: 89063316385
Менә шундый малай мин
Укырга бик яратмыймын,
“Бишле”-диеп, җан атмыймын.
Таптым алтын урталыкны,
Җенем сөйми куштанлыкны.
Начар малай түгел үзем,
Дусларыма үтә сүзем.
Мактасалар, бик тә рәхәт,
Сүксәләр дә әйтәм рәхмәт.
Менә шундый бераз сәер,
Үзгәртергә тырышмагыз.
“Булса булыр, киребеткән! -
Диеп, кат-кат орышмагыз.
Әбиемнең борчулары
Дәрес эшлим, бераз читтә,
Әбкәй йөри миннән көлеп.
“Әй, бәбкәм! – ди, ни эшләрсең,
Телефоның куйса сүнеп?”
Без үскәндә, рәхәт иде
Китап бите кыштырдаттык.
Дуслар белән бер сәбәпсез,
Болыннарда очраштык.
Кәнсирт куйдык әнкәйләргә,
Курчак уены уйнап йөрдек.
Ләйлә белән Мәҗнүн кебек,
Яраттыра, сөя белдек.
Хәзер нәрсә? Аптырарсың,
Юк дөньяда бер гамегез.
Телефонга табынгансыз,
Ай, кызганыч хәлләрегез.
Бер үкенү хисе яна миндә...
Бер кимсенү хисе яна миндә:
Туган җирем-татар илендә,
Милләтемнең газиз балалары
Сөйли белми ана телендә.
Кычкырасы килә дөнья ярып,
“Нишләттегез? – диеп, телемне.
Тукай күрсә, хурлыгыннан сыкрап,
Ташлап качар иде бу илне.
Кимсеттеләр, фашист палачларын
Калтыратып тоткан телемне.
Җәлилчеләр туган телдә җырлап,
Җиңмәгәнме явыз үлемне?
Явыз Иван чукындырган чакта
Чукынмаган горур телемне,
Бүген татар, үз куллары белән
Чит-ятларга сатты түгелме?
Бер үкенү хисе яна миндә,
Тумаганга данлы елларда.
Җәлиллләрдән отып кайтыр идем
Әверелмәскә телсез колларга.
Муса Җәлилгә...
Югалтсаң да газиз илеңне,
Ватаныңа кайтты исемең.
Шигырьләрең гөрләп чәчәк атты
Йөрәгендә һәрбер кешенең.
Өзелсә дә синең гомерең,
Серле йомгак кебек сүтелеп.
Җыр-моңнарың кайтты илеңә,
Батырлыгың белән үрелеп.
Баш имичә явыз дошманга,
Хезмәт иттең сөйгән халкыңа.
Керсез намусыңны сатмадың,
Тугры калдың биргән антыңа.
Үткәннәрнең кайтавазы булып,
“Сибелә чәчәк” җыры агыла.
Һәйкәл булып кайттың, батыр Муса,
Җандай күргән туган ягыңа.
Әлмәтем- данлы калам
Әлмөхәммәт бабай нигез салган,
Туган җирем – данлы Әлмәткә.
Кунак булып килгән һәрбер кеше,
Тиңли аны гүзәл җәннәткә.
Төзек йортлар, матур сарайлары,
Театры, уку йортлары.
Әлмәтемдә яши тырыш халык,
Туя алмыйм шуңа шатланып.
Шагыйрьләре, җырчылары белән,
Еракларга даны таралган.
Гимн булып яңгырый кичәләрдә
“Шушы яктан, шушы туфрактан”.
Татарыма Хади Атласыйны,
Фәхретдинне биргән төбәгем.
Нур Әхмәди, Клара Булатова,
Дәртләндерә халкым йөрәген.
Кара алтын чыккан төбәгемдә,
Олтан түгел, солтан без бүген.
Белсен татар, данлы Әлмәтемнең,
Чит илләрдән ким-хур түгелен!
Туфан гашыйк булган Тәнәкә...
Туфан гашыйк булган Тәнәкә
Яши минем туган җиремдә.
Укытучы, бөек шагыйрә
“Халкым” – диеп, яна бүген дә.
Туфан гашыйк булган шаян күзләр,
Бераз моңсу, яшьлек дәрте сүнгән.
Еллар аерса да яшьлегеннән,
Аермаган аны үткен телдән.
“Шушы яктан, шушы туфрактан”-дип,
Бар халыкка безне таныткан.
Җаны елый бүген шагыйрәнең,
Кешеләрнең күңеле тарлыкка.
Яшь аралаш яза шигырьләрен,
Мирас итеп безнең буынга.
Ә шигырьләр – туган телне, динне,
Милләтемне саклау турында.
Туфан гашыйк булган Булатова,
Шигъриятнең якты күгендә,
Балкып кына калмас, мәңге янар,
Мәңге яшәр халкым күңелендә!
Күңелдәге бушлык турында...
Эх, күңелгә нидер җитми бүген.
Югыйсә бит, начар яшәмибез.
Тик, кайвакыт, үзебезне яклап,
Авыз ачып, бер сүз дәшәлмибез.
Нидер җитми, тын буыла хәтта,
Дөнья куып җыйган байлыктан.
Хәлләр белешмибез, күрешмибез,
Зарланабыз күңел тарлыктан.
Ниләр җитми китек күңелләргә?
Бүрәнәле авыл өеме?
Былбыл сайравына тиңләшерлек,
Онытылмаслык “Сарман” көеме?
Кирәк микән әллә әбекәйнең,
Мичтән чыккан кайнар икмәге?
Күз алдында, җылы бәреп торган,
Яңа сауган сөтле чиләге.
Егет булдым, сагындыра икән,
Тездән печән чапкан тугайлар.
Бабакайның чалгыларын күптән,
Чормаларга җыеп куйганнар.
Әткәй үскән таллы бишек тә юк,
“Бишек җырлары” да онытылган.
Милли бизәкләрсез татар йортын,
Аерып булмый урыс йортыннан.
Иң гаҗәбе: авыл эшсез калган
Моңсыз, телсез калган, картайган.
Ялгыз калган кура-каралтылар,
Гаҗизлектән ауган, янтайган.
Нидер җитми бу күңелгә дисәм,
Сагынам икән авылым һавасын.
Яшәсәм дә гүзәл таш калада,
Мин- тамырдан авыл баласы!
Сказка "Колосок"
Как нарисовать осеннее дерево акварелью
А теперь — мультфильм
Петушок из русских сказок
Астрономический календарь. Октябрь, 2018