Тукай безнең йөрәкләрдә
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_beznen_yorklrd.doc | 39 КБ |
МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
«Отдел образования» Администрации муниципального района Краснокамский район Республики Башкортостан
На республиканский конкурс сочинений
«Пою мою республику», посвященный Дню
Республики Башкортостан и Году российского кино
Тукай в наших сердцах
Выполнила: Салимова Динара, ученица 11 класса
Муниципального бюджетного общеобразовательного
учреждения «Школа – интернат среднего (полного) общего образования с.Новокабаново»
муниципального района Краснокамский
район Республики Башкортостан
(МБОУ Школа – интернат с.Новокабаново МР Краснокамский район РБ)
Учитель: Салимова Линара Гависовна
2016 г.
Көз мәле. Әкрен генә яфраклар коела. Без бәрәңге алабыз, ә урамда малайлар пыр тузып уйнап йөри. Бик матур итеп киенгәннәр, шат күңелле, көләч йөзле, шаян малайлар. Ирексездән Тукай искә төшә... Кызганыч тормыш кичергән, ятимлек михнәтләрен татыган, оядан-ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бер сабый...
Габдулла Тукай... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала? Юктыр.
Тукай үзенең иҗаты, шигырьләре белән халкыбызның хис-тойгыларын җиңел, шома, искиткеч матур бер телдә әйтеп бирә алды. Тукай – халыкның уй-кичерешләре белән яшәп, бервакытта да аңардан аерылмады. Шуңа күрә без аны халык шагыйре дип атыйбыз.
Тукай – татарның җаны. Ул татарны эче катканчы көлдерә ала, ул татарның йөрәген өздереп-өздереп елата ала. Аның күпчелек шигырьләренең үзеннән-үзе җырлап торуларына игътибар итми мөмкин түгел. Аның “Әллүки”, “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Туган тел” кебек җырлары шулкадәр халыклашкан. Бу моңнардан һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. “Туган тел” җыры исә – татарларның гимны ул. Әдәби-музыкаль кичәләр, төрле милли бәйрәмнәр дә шушы җыр белән тәмамлана.
Тукай – балаларның үз шагыйре, ул аларча сөйләшә, алар дөньясында яши. Шагыйрь дөньяны балалар күзе белән күрә. Ул үзе дә сабыйга әйләнә. Татар әдәбиятының алтын фондына кергән “Шурәле”, “Су анасы” кебек әсәрләре белән безне гаҗәеп әкияти булган серле дөньяга алып керә, бераз сискәндерә, юата. Бу әсәрләр бүген дә композиторларга, рәссамнарга, драматургларга, артистларга көч һәм илһам биреп тора.
Тукайның авыр тормышта яшәве һәм фаҗигале үлеме безнең күңелләрне тетрәндерә. Ачлык, ятимлек, фәкыйрьлек, рәхимсез чир... Җәллад балтасы гомер буена аның баш очында асылынып торган. Менә шушы авыр шартларда иҗат иткән шагыйрь милләткә бай мирас калдыра. Ә бит дөньядан китеп барганда Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган...
Бөек Тукайның үлмәс әсәрләре безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.
Чыннан да Тукайга күңел тора-тора әйләнеп кайта. Күп кенә язучыларыбыз, галимнәребез әле дә булса аның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итәләр. Сөекле шагыйребез турында күп кенә әсәрләр иҗат ителде.
Әйе, Габдулла Тукай иҗаты – серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул – бөек шагыйрь!
Мин – татар кызы. Минем милләтем – бөек татар милләте. Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын белүем белән горурланам.
Һәр ел саен халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Сәхнәләрдә, мәйданнарда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла. Анда аның үлемсез әсәрләре яңгырый, әкиятләре сәхнәләштерелә.
2013нче елда беренче тапкыр уздырылган «Тукай моңнары” конкурс-фестивалендә мин, башта районда җиңеп, аннары республикада катнашу бәхетенә ирештем. Ел саен бу конкурка зур җаваплылык белән әзерләнәм. Ә быел исә мәктәпнең иҗади төркем укучылары, Тукай әкиятләрен заманча сәхнәләштереп, Уфада беренче урын яулады!
Габдулла Тукай... Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең – мәңгелек!
Синең алдыңда баш иябез, бөек Тукай!
Сладость для сердца
Аэродинамика и воздушный шарик
За еду птицы готовы собирать мусор
Подарок
Как нарисовать черёмуху