Г.Тукай публицистикасы
Вложение | Размер |
---|---|
Г.Тукай публицистикасы | 74 КБ |
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
МБГБУ-Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе
Габделвәлиев Р.Р., 9 нчы сыйныф укучысы
Габдулла Тукай – күпкырлы шәхес
(Г.Тукай публицистикасы)
Укытучы: Рәхмәтуллина Н.В.,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эчтәлек
Кулланылган әдәбият.......................................................................................10 б.
Кереш.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты елдан-ел тирәнрәк өйрәнелә. Һәркем үзенчә нәтиҗә ясый, бәя бирә. Бер караганда, аның турында әйтеләсе әйтелеп, языласы язылып беткәндер кебек. Әмма бай иҗатның, бөек иҗатның бер үзенчәлеге бар: аны һичкайчан колачлап бетереп булмый. Беренчедән, аны һәр буын үзенчә яңарта, икенчедән, аны һәр заман үзенчә укый, үзенчә мәгънәли.
Әлеге хезмәттә Тукайның публицистика өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп куйдык.
Максатка ирешү өчен без алдыбызга түбәндәге бурычларны билгеләдек:
Беренчедән, Тукайның публицистика өлкәсендәге эшчәнлегенә багышланган хезмәтләрне өйрәнү. Икенчедән, Тукай иҗат мирасына максатчан анализ ясау.
Тикшерү предметы – Тукайның публицистикасында яктыртылган темалар.
Тикшерү объекты – Тукай публицистикасы.
Тикшеренүнең фәнни – гамәли әһәмияте. Әлеге фәнни эштә Тукай публицистикасы һәм әлеге өлкәгә караган хезмәтләр тикшерелеп, аларда нинди темалар яктыртылуы ачыкланды.
3
Халык массаларын дулкынландырган һәм борчыган бер генә зур проблема да Г.Тукайның публицистик иҗатыннан читтә калмаган. Публицист буларак, аны эшчеләр, крестьяннар, интеллигенциянең алдынгы өлеше белән беррәттән, төрле социаль-демографик катлаулар, бигрәк тә яшьләр язмышы кызыксындырган. Беренче чиратта, ул укучы яшьләрнең-шәкертләрнең аңын уяту максатында аларның күңелсез һәм өметсез яшәешен сурәтли. Тукай, әлбәттә, бу төркемнең социаль мохитын, сыйфатын бик яхшы белгән. Ул шәкертләрнең милләткә аң-белем бирүче, халыкны агартучы зыялы кешеләр булырга тиешлеген аңлап эш итә. Нәкъ менә яшьләр темасы, аларның да шәкерт өлеше аның публицистикасында үзәк урыннарның берсен алып тора.
Шагыйрь яшьләрне акыл һәм физик яктан зәгыйфьләндереп чыгара торган уку-укыту системасын, мәдрәсәләрдә чәчәк аткан урта гасырчылык тәртипләрен, шәкертләрнең тормыштагы урыны ифрат дәрәҗәдә түбән, заман таләпләреннән аерылган булуын тәнкыйтьли. “Хиссияте миллия” исемле мәкаләсендә ул шәкертләр хәленең гаять аяныч булуына карата: “Көз җитте. Мәдрәсәләремездә укулар башлана. Уку дигәч тә, чын уку дип аңланмасын”,- ди. Аныңча, мөдәррисләр шәкертләрне укытабыз дигән булып, һич тә чыга алмаслык наданлык урманына кертеп адаштырганнар, сыра мичкәсе булган байларның этләре хөкемендә калганнар, иң түбән теләнчедән дә түбән мескеннәргә әверелгәннәр, бер саран байның күзенә карап: “Ашка чакырырмы?”- дип калтырап яшиләр. “Утыз ел мәдрәсәдә ятып, бер татар баеның эштән чыккан кызы илә бер аулак бүлмәгә кереп яту, соңра, шул байның бер асрау малае булып тору – татар шәкертенең язмышы менә шундый” Г.Тукай татар мәдрәсәсенә бер фраза белән үтергеч сыйфатлама бирә: мәдрәсә - “теләнче фабрикасы”.
Тукай шәкертләрнең хәлен “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?” исемле публицистик шигырендә аеруча калку итеп тасвирлый.
Шәкертләрнең авыр тормышын сурәтләү белән бергә, аларга аң керә башлавын, мәдрәсәләрне ташлап чыгып китүләрне хуплап яза.
Шәкертләрнең, гомумән, яшьләрнең бәхетсез язмышын сурәтләү Тукай өчен үзмаксат түгел. Моның белән ул аларда үзләренең яшәү шартларыннан ризасызлык тудырырга омтыла, яшәешләрен танып-белергә өйрәтә.
Г.Тукай публицистикасының көчле ягы – аның позитив программасында. Ул милләтнең якты киләчәген, аның азатлык яулап алу перспективасын яшьләрне революцион рухта, заман ихтыяҗлары таләпләре рухында формалаштыру белән бәйләп карый. Чөнки халыкның зур кузгалышлары, революцион үзгәреш-яңарыш, милләтләрнең уянуы заманында яшь буынны тәрбияләү, аны халыкка хезмәт итәргә өйрәтү, социаль тәҗрибә белән коралландыру, социаль-политик һәм милли аң формалаштыру зур әһәмияткә ия. Мәгълүм ки, олы яңарыш-үзгәрешләр буыннар дәвамчанлыгы булганда гына, ягъни өлкәннәр башлаган эшне яшьләр күтәреп алганда гына алга таба үсә ала.
Г.Тукайның публицистикада теле тәнкыйть сүзе, сатира сүзе белән ачыла. Аның күп кенә публицистик әсәрләрендә ачы сарказм, үтергеч ирония һәм үткен памфлет элементлары бер-берсенә үрелеп биреләләр. Ул сатира укларын иң элек надан, комсыз, кадимче дин әһелләренә каршы юнәлдерә. Бер очракта ул аларны ай башлы ( ягъни чалмалы) карга белән чагыштыра, икенчесендә кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле козгын итеп сынландыра, өченчесендә кортлар дип хурлый, дүртенчесендә чапан эченә төренгән хәйләкәр төлкегә тиңли. Гомумән, укларның зәһәрен реакцион руханиларга яудыруның сәбәбе шунда, алар хаким сыйныфларның идеологлары буларак шул сыйныфларның мәнфәгатьләрен яклыйлар.
Тукайның көлүе үзенең эчтәлеге, объекты белән дә төрле. “Былтырның хисабы”нда (1912), мәсәлән, Камчылы ишан, карагруһчы Мөхәммәтҗан хафиз, Дума депутаты Байбурин, “Новое время” редакторы Меньшиков, Иран революциясен вәхшиләрчә бастырган Мөхәммәтгали шаһ кебек тарихи конкрет кешеләр һәм тормыш күренешләре тәнкыйть уты белән көйдерелә.
Аның публицистикасында бөтендөнья реакциясенә һәм аның канлы вәкилләренә дә өлеш чыга. Ул Англия, Италия, Төркия, Германия, Франция, АКШның колониаль сәясәтен фаш итә, басып алу сугышларына каршы көчле аваз сала, үз халкының иреген басып торучыларны, мәсәлән, төрек солтаны Габделхәмидне хурлык баганасына терәтә (“Былтырның хисабы”,“Ялт-йолт” идарәсеннән соальләр һ.б.).
Публицист кадимчелек, урта гасырчылык тарафдарларын гомумиләштерелгән образлар аша тәнкыйтьли. Андый әсәрләре күп очрый аның ( “Авыл бае хәзрәт хозурында”, “ Төш күрдем”, “ Лөгать”, “ Ну-ну-ну”,
“ Сабын ашаганнар”, “Ике хәзрәт вә извозчик” һ.б.). Шул ук вакытта ул конкрет шәхесләрнең дә бөтен бер галереясен тудыра ( “ Ялкаулык якуд җиңел кәсеп”. “ Алай-болай”, “ Погром”, “ Мөфти җүбәләе” һ.б). Әлеге әсәрләрдә Г.Тукай дин әһелләренең наданлыгын, алдакчылыгын, икейөзлелеген, корсак хакына динен дә, илен дә сатып җибәрергә әзер торуларын фаш итә.
Укыту-тәрбия проблемаларына карашлары формалашуда аңа революцион күтәрелеш, хөррият җиле,халык тәҗрибәсе, алдынгы мәктәпләрдә, бигрәк тә русларның дөньяви мәктәпләрендә эшнең куелышы, ниһаять, прогессив рус педагоглары идеяләре хәлиткеч роль уйнаган.Ул үзе үк тәрбия эшендә фәннең, халык авыз иҗатының, әдәбият һәм журналистиканың зур роль уйнавын таный, реаль мәктәп һәм гимназияләрнең өстенлеген икърар итә, күренекле рус педагогларыннан үрнәк ала.
Тукай “Ана мәктүпләре” исемле әсәрендә гаилә тәрбиясе мәсьәләләрен яктырта. Ике ханымның үзара хат алышуы формасында язылган бу әсәр ата-аналарны гаилә педагогикасы нигезләре белән коралландыруны күздә тота.
Тукай бала тәрбияләүнең бик шатлыклы, әмма үтә читен һәм мәшәкатьле эш икәнлеген ассызыклый. Баланы ата-анага бәхет һәм башкаларга да шатлык китерерлек итеп тәрбияләү аеруча авыр булуын искәртә. Автор фикеренчә, татар гаиләләрендә тәрбия эше дөрес куелмаган. Һәр ата-ана баласын үз һөнәренә генә өйрәтергә омтыла. Мулла, әйтик, үз урыныма булыр дип, баласын шул “эшкә” өйрәтергә тырыша. “Әйтерсең лә, бу дөньягаирләр мулла булырга, кызлар остабикә булырга гына туганнар!!”-ди ул, ачынып. Димәк, баланың үсешенә, һөнәр сайлавына, тормыш позициясенә дөрес юнәлеш бирү ата-анага, гаилә тәрбиясенә бәйле. Әйбәт һәм максатчан эш иткәндә, ир баладан – арыслан, кыз баладан фәрештә тәрбияләп була, дип исәпли Тукай.
“Ана мәктүпләре”нең журналистика әсәре буларак үзенчәлеге шунда ки, ул үгет-нәсихәт, акыл сату рәвешендә генә түгел, ә укучыга баланың һәм аны тәрбиягә алган Гайшәнең эш-хәрәкәтләре, конкрет ситуацияләрдә кылган гамәлләре аша җиткерелә. Шуңа күрә әсәр җанлы, конкрет һәм кызыклы.
Г.Тукай публицистикасында, гомумән, балаларны, үсмерләрне һәм яшьләрне уку-укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләренә зур урын бирелә. Бер яктан, Тукай иске уку-укыту һәм тәрбия системасын, укытучы исемен күтәреп йөргән мулла-хәзрәтләрне тәнкыйтьли. Икенчедән, ул укыту-тәрбия эшен дөньяви нигезгә кору, укыту-тәрбия эшен дөньяви нигезгә кору, укыту-тәрбиянең эчтәлеген тамырдан үзгәртү проблемасын куя.
Тукай үзенең публицистик әсәрләрендә укуга, мәгърифәткә дан җырлый, мәдхия укый, җәмәгатьчелек фикерен туплап, белемнең абруен күтәрергә тырыша. Әдип –публицист раславынча, бары укыган кеше генә узган белән бүгенгенең, бүген белән киләчәкнең бәйләнешен абайлый ала.
Г.Тукай, үз чорының демократ эшлеклеләре белән бергә, җәмгыятьнең иң кимсетелгән һәм изелгән социаль-демографик катлавы – хатын-кызларның хәлен дә игътибар үзәгендә тотты.
Хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе, гомумән дә, ул чор публицистикасы һәм әдәбиятының әһәмиятле бер темасы булып, урта гасырчылыкка, феодаль калдыкларга, шәригать законнарына каршы көрәшнең һәм милли азатлык хәрәкәтенең мөһим таләпләренә барып тоташа иде.
Г.Тукайның беренче публицистик әсәре нәкъ менә татар хатын-кызларының хокуксызлыгын сурәтли. Бу әсәр “ Дөреслекне сөйләүче” имзасы белән “ Әлгасрел-җәдит” исемле кулъязма журналның 1904 ел, октябрь санында чыга. Әсәр Оренбургтагы духовный собрание казыйларына ачык хат рәвешендә язылган. Хатта конкрет язмыш хакында сүз бара. Уральск шәһәренең Мортаза Гаделшин атлы сәүдәгәр хатыны Мәфтуха Мөбин кызы, иренең өчәр-дүртәр тәүлек кайдадыр йөреп кайтуы, үзен кыйнап-рәнҗетеп яшәве сәбәпле, аңардан аеруны үтенеп, ахун Мотыйгулла әфәндегә мөрәҗәгать итә. Ахун изелгән һәм өметсезләнгән Мәфтуха ханымны бозык иреннән аерырга карар кыла. Ләкин Оренбург казыйлары телеграф аша бу карарны кире кагалар. Г.Тукай шушы конкрет факт җирлегендә хатын-кызларның тигезсезлеге хакындагы зур иҗтимагый мәсьәләне күтәрә. Шәригать кануннары буенча аеру-аерылу мәсьәләсен ирләр генә куя ала. Моның өчен аларның “ талак” дип өч тапкыр әйтүе җитә. Хатын-кызның исә аерылу мәсьәләсен кузгатырга хокукы юк.
Г. Тукай дин урнаштырган һәм җәмгыятьнең идарәче даирәләре яклаган шушы кыргый законга каршы чыга. Ул ачык хатында хатын-кызның хокуксызлыгын фаш итү белән генә чикләнми, ә Оренбург казыйларының сатлык җан икәнлекләренә дә ишәрә ясый. Рәис мөфти абзыкайга ябык конвертта хат җибәргән, анда йөз сум акча булырга тиеш. Искәртик, Г Тукай чыгышыннан соң, казыйлар Мотыйгый карарын расларга мәҗбүр булалар. Шагыйрь матбугат сүзенең тәэсирен әнә шулай беренче адымында ук конкрет мисалда тоя.
“ Төрлечә дөнья тану” исемле әсәрендә беренче төркем хатын-кызларның тормышка карашы бәян ителгән. “Кечкенә сәяхәт”, “Казанга кайтыш” очеркларында ул мещанкаларның тагын бер төрен – аракы эчеп онытылуда дип, я бер эчке әрнү белән, я көчле нәфрәт белән публицистик мәйданга чыгара.
Искелекне, кыргыйлыкны рухи яктан җиңеп үтеп, заман адымына кушылып, халыкка хезмәт итүне максатка әйләндергәннәренә Тукай мәдхия җырлый. Беренче татар артисткасы С. Гыйззәтуллина-Волжскаяның гражданлык һәм сәнгать батырлыгын күтәреп ала ул. Аңа үзенең атаклы шигырен багышлый. Аны сәхнәдәге кояш белән тиңли. Карагруһчылар тарафыннан артисткага һөҗүм ясалгач, Г.Тукай аны юатучы була, аңа атап шигырь чыгара: “ Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын “,- дип илһамландыра.
8
Йомгаклау.
Г.Тукайның беренче публицистика әсәрендә милләтнең мөгаллимәләргә дә мохтаҗ булуын язып чыккан иде. Ә менә соңгы публицистик чыгышларыннан булган “Матбугатымызның “фәсахәт нәмүнәләре”ндә ул горурлык хисе белән андый мөгаллимәләрнең үсеп чыга башлавын күрсәтә.
Тукайның публицист буларак бөеклеге шунда, ул кырыс чынбарлыкны сынландырып, кире кагып кына калмый, ә аны үзгәртеп корырга чакыра. Халыкның көрәш тәҗрибәсен яктырта. Хезмәт ияләренең хәлен аз гына яхшыртырдай һәр яңалыкны күтәреп ала. Ул халыкның авыр тормыштан үз көче белән генә котыла алачагын яхшы аңлый, аның куәтле көченә тирәнтен ышана. Халык массаларының тарихтагы ролен Тукай:
“... Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”,-дип әйтеп биргән. Безгә үз милләтебезне саклап калу өчен, моннан 130 ел элек Тукай күтәргән проблемаларны хәл итү өстендә эшләргә кирәк. Куркып яшәгән кеше хөрмәткә лаек түгел!
9
Кулланылган әдәбият
10
Гариза
№ т/б | Ф.И.Әтисенең исеме, туган елы | Район, мәктәп, сыйныф | Адрес, индекс | Паспорты буенча мәгълүмат: кем тарафыннан, кайчан бирелгән | Фәнни җитәкченең Ф.И.Әтисенең исеме | Элемтә өчен телефон номеры (районның коды) |
Домик зимней ночью
Рисуем пшеничное поле гуашью
Глупый мальчишка
В поисках капитана Гранта
Рисуем крокусы акварелью