"Илһам" Бөтенрәсәй бәйгесендә катнашу өчен язылган мәкалә күпләргә үрнәк булырдай татар егете Рөстәм Нәбиевкә багышлана.
Вложение | Размер |
---|---|
mingatin._statya.docx | 19.27 КБ |
Мингатин Ленар Самат улы
Әлмәт шәһәре 17 нче автономияле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы
Батырлыкның чиге юк аның...
«Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиренә төш. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек». (Ф. Яруллин)
Соңгы вакытта, тормышыбызда батырлык, егетлек, ихтыяр көче кебек ир-егетләргә хас булган сыйфатлар турында еш ишетергә туры килә. Дәресләрдә Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров кебек язмыш сынаулары алдында баш имичә, иҗатлары аша күпләрне үзләренә гашыйк иткән бөек шәхесләр турында күп сөйләшәбез. Кызганыч, бүгенге көндә алар белән очрашып, күзгә –күз карашып аралашу мөмкинлегебез юк. Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Наилә Җәдит кызы һәркайсыбызга “Батырлыкны син ничек аңлыйсың?” темасына иҗади эш язып, эшне сыйныфташларың алдында якларга тәкъдим иткәч, озак кына уйланып йөрдем. Нәрсәдән башларга, нинди язмаларга таянырга?
Без, замана балалары, күп вакытыбызны инста дөньяда уздырырга күнеккәнбез. Барлык хәбәрләрне, көнүзәк вакыйгаларны, дусларыбыз тормышындагы яңалыкларны шушы дөнья аша ачабыз. Мин үземне аралашырга яратучан үсмер егет дип саныйм. Дусларым арасында спортчылар, рәсем, җыр мәктәбенә йөрүчеләр шактый. Соңгы арада инста дөнья аша яңа бер шәп дус таптым әле. Күпләребезгә яхшы таныш, япь-яшь татар егете - Рөстәм Нәбиев ул. “Нәрсәсе белән шулкадәр җәлеп итте инде ул сине?” – дип сораучылар күп булды. Җавап бирәм: эчкерсезлеге, ихтыяр көче нык булуы, төшенкелеккә бирелмәве, хата кылучыларны гафу итә белүе, иң мөһиме - тормышны яратуы белән таң калдырды мине Рөстәм. Инстаграмм битләрендә аз гына яхшы эш башкарсалар, шуны зур батырлыкка тиңләүчеләр күбәеп китте. Ә Рөстәмне батыр дип әйтеп буламы? Татарларга гына хас тыйнаклыгын күрсәтеп, “Юк, син бигрәк инде!”- дияр иде ул , мөлаем елмаеп. Ә мин ,” Әле нинди генә батыр!-“ дияр идем.
Бүгенге тормышыбызда төрле авырлыклардан куркып, аларны хәл итә алмыйча, үз-үзләренә кул салган яшьләр күбәеп китте. Кемнедер сөйгән кызы яисә егете ташлаган, кемдер ОГЭ яки ЕГЭ ны бирә алмаган, кайсыларыдыр хәмер чоңгылыннан чыгу юлын шулай чишкән. Менә шундый авыр вакытларда, “Тукта , җир йөзендә миннән дә авыррак язмышлы кешеләр бар , алар яши, исән бит!”- дип, Рөстәм Нәбиев кебек үрнәк егетләребез турындагы язмаларга мөрәҗәгать итсәк иде. Сыйныфташларым алдында шушы язмам белән чыгыш ясадым.
18 яшь... Һәр егетнең дулкынланып көтеп алган, өлгергәнлек чоры. Башка егетләр кебек Рөстәм дә армия сафларына хезмәткә алына. Спорт белән шөгыльләнергә яраткан егетне биредә дә үз итәләр, гаиләгә мактау хатлары килеп кенә тора. Ләкин... Тормыш гел актан гына тормый шул. Рөстәмгә һәм аның белән бергә хезмәт иткән егетләргә язмыш бик авыр сынау әзерләп куйган була. Төн. Казармада тынлык. Солдатлар татлы йокыда. Кинәт... Күпләре ни булганын аңларга да өлгерә алмый кала. Тревога тавышын ишетеп, сикереп торганда, соң була инде. Алар казармадагы караватлары белән бергә аска, караңгылыкка чумуларын гына хәтерлиләр. Ә аннары... Аңына килгәндә, Рөстәм бөтен гәүдәсенең ниндидер авыр әйбер белән бастырылганын аңлап ала. Тирә-якта ыңгырашу тавышлары ишетеп, үзенең исән икәнлеген чамалый ул. Бераздан колакка ниндидер сөйләшкән тавышлар ишетелеп киткән кебек була. Көчле авыртуга бирешергә, аңны җуярга ярамаганын аңлый егет. Шулай икән, сине дә үлекләр арасыннан эзләп табачаклар. Бар көчен җыеп, “ Мин солдат -Рөстәм Нәбиев” дип, кабатлый Рөстәм. Төшенкелеккә бирелми: ишетерләр, коткарырлар дип, бер җөмләне кабатлый да, кабатлый. Тырышлык бушка китми, коткаручылар ярым үле Рөстәмне тавышы буенча эзләп табалар.
Хастаханәдә яңа тормыш башлана. Егетнең хәле шәптән түгел. Гомерен саклап калу өчен, бот турыннан ике аягын да кисәргә туры килә табибларга. Күз алдыгызга китерегез, сөлектәй буйлы, чибәр, ягымлы, спортчы Рөстәм башкалар ярдәменнән башка селкенә дә алмас хәлдә хастаханәдә ауный. Башка берәү булса, язмышын каргап, уфтанып, хәрбиләрне кахәрләп көне-төне күз яшенә чыланып ятар иде дә бит. Тик, Рөстәм андыйлардан түгел. Яшьтән спорт белән шөгыльләнгән, иптәшләреннән көчле ихтыярлылыгы белән аерылып торган егет , әлеге минутларда да җиңүгә ышана. Әкренләп, яңа тормышын җайга салуга керешә егет. Янында тугрылыклы сөйгән яры Индираның булуы да канатландырып җибәрәдер егетне. Менә бу батырлык - гүзәл затларга гына хас Индираның батырлыгы. Көчле, тормышка гашыйк Рөстәмне мәхәббәтле, ярдәмчел Индира тулыландыра. Бүгенге көндә инде алар өчәү! Әнисенә ике тамчы су кебек охшаган Софияне тәрбияләп, кимендә тагын ике сабый алып кайтырга дигән теләк белән янып гомер кичерәләр. Бу тормышны батырлар тормышы дип атамый мөмкин түгел. Аңны югалтырдай авыртуларга үч итеп, ясалма аякларда йөрергә, хастахәнә юлларын таптау өчен машина йөртергә җайлашырга кирәк була Рөстәмгә. Җиңә ул бу сынауларны. Язмышына үч итеп хоккей командасына языла, дөнья чемпионатларында үзе кебек батыр йөрәкле, көчле шәхесләр белән бергә чыгыш ясый. Орден, медальләрнең, мактау грамоталарының исәбе-хисабы юк. Сокланмый мөмкинме әлеге шәхескә? Шәхес дип, ялгышмыймдыр. Минем өчен Мусалардай, Карбышевлардай гайрәтле, батыр, көчле, күпләргә үрнәк булырдай олы шәхес ул –Рөстәм Нәбиев. Яшьләребезгә менә шундый батырлар турында сөйләргә кирәк бүген. Татар үзенең бүгенге батырларын белергә, аларны хөрмәтләргә тиеш.
"Не жалею, не зову, не плачу…"
Заколдованная буква
Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Финист - Ясный сокол