.Әлеге иншада укучы бүгенге көндә мөһим булган әниләр һәм балалар проблемасын яктырта. Ул эш А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәренә нигезләнеп язылды һәм конкурста җиңүче булып танылды.
Вложение | Размер |
---|---|
kashipov-insha.docx | 18.6 КБ |
kashipov-insha.docx | 18.6 КБ |
БЕЗНЕҢ ЯК БИБИНУРЫ
Кашипов Нияз Наил улы, Әлмәт шәһәре
17нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
9 В нчы сыйныфы укучысы
Җитәкче: Кашипова Наилә Җәдит кызы
Әни, Әнкәй, Инәй, Инәкәй... Җир йөзендә яшәүче һәр кешенең яратып, назлап, кадерләп, рәхәтләнеп әйтә торган иң татлы сүзе шушыдыр, минемчә. Дөньяда әниләрдән дә ягымлырак, изгерәк, олы йөрәклерәк кешеләр юктыр. Әнкәй – ул безгә гомер бүләк итүче, тугачтын да ак биләүгә төреп, тәүфыйк, бәхет, сәламәтлек теләп җылы кочагына алучы изге зат. Бишек җырлары, күкрәк сөте аша безгә яшәү көче бирүче, матурлык, игелекне күрә, тоя белү тойгысын күңелләребезгә иңдерүче дә - газиз әнкәйдер.
Әлеге язмамны мин үз балаларын түгел, чит-ятларны кочагына алып, тормыш авырлыкларында сынмыйча-сыгылмыйча гомер кичергән “үги аналарга” багышлыйм. Бу уемны Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәрен укып чыккач тормышка ашырырга булдым. Ник дисәгез, әсәрдәге Бибинур әби безнең үз янәшәбездә гомер итеп ята икән бит! Бу вакыйганы әнием күптән сөйләгән булса да, ул вакытта никтер күңелемә алмаган булганмын, күрәсең. Ә әсәрне үзлегемнән укып чыккач, уйланырга мәҗбүр булдым. Тукта әле, Бибинурның прототибы булырлык әби белән янәшә яшәү горурлык түгелмени? Ә нигә бу турыда башкаларга җиткермәскә? Белсеннәр безнең туганлык җепләренең кая барып тоташканын!
Безнең якның Бибинуры –бүгенге көндә Лениногорск районының данлыклы нефть төбәге булган Шөгер авылы җирлегендә үзенең 89 ынчы гомер юлын ваклап яшәүче Фәтхетдинова Фәридә Шәфыйк кызы.
Дәү әтиемнең бертуган апасы, изгеләрдән-изге күңелле яраткан Фәридә әбием авылның бар егетен үзенә каратырлык зифа буйлы, озын кара толымлы, шомырт кара күзле, күпләрне акылдан яздырырлык кыйгач кашлы, ай йөзле кыз булып җитешә. Андыйларның өзелеп сөйгән ярлары булмый калмый, әлбәттә. Матур гына үрелеп килгән мәхәббәт җепләрен өченче берәү өзеп атмаган булса, нинди бәхетле язмыш көткән булыр иде дә бит...
Янган йөрәгенә дәва табу, кеше арасында бар кайгысын оныту максаты беләндерме, белмим, Фәридә исемле гүзәл зат эшчеләр ашханәсенә пешекче булып эшкә урнаша. Менә шунда язмыш аның тормышын бөтенләй үзе уйламаган, көтмәгән якка борып куя да инде. Нәкъ Аяз Гыйләҗевтәге кебек, авылда өч бала белән тол калган ир кияүгә чакыра гүзәл Фәридәне. Вакытлар үткәч, авыр сулап әйткән сүзләре хәтергә төшә: “Үзен түгел, берсеннән-берсе кечкенә өч баласын кызганып чыктым. Үкенмим, әйбәт ир булды миңа Ибраһим бабагыз. Сукмады, авыр сүз әйтмәде, тормышны үз җилкәсендә күтәреп барды.”
Аяз абыйның “Җомга көн кич белән” әсәрен укыгач, Фәридә әбиемнән тормышында булган истәлекләрен яңадан сөйләп чыгуын үтендем.
Ул кияүгә килгәндә, Ибраһим бабайның берсеннән-берсе кечкенә ике кызы һәм бер улы була. Олысына ун, иң кечкенәсенә өч яшь. Кечерәк балалар “үги әниләрен” бик яратып кабул итәләр. Берничә ай эчендә ана назына сусаган булганнардыр, күрәсең, сабыйлар. Ә олы кызы белән шактый җәфаланырга туры килә Фәридә әбигә. Бибинурга хас булганча әби балалар турында да, гаиләдәге борчулар, кыенлыклар турында да искә алырга, кешегә сөйләргә яратмый. Шунысы мәгълүм: өч бала да үсеп җитәләр, үзләренә ошаган һөнәрләре буенча белем туплыйлар, гаилә коралар. Әтиләре Ибраһим үлгәндә, аларның инде һәркайсының үз тормыш дәвамчысы туган була. Начар яшәмиләр алар Фәридә әбием белән. Чөнки әби – авылның ак әбисе, аны һәркем ярата, хөрмәт итә, аның белән һәркем горурлана.
Яшь вакытта сындырып сынау гына җитмәгән, язмыш әбидән янә ачы итеп көлә. Бер-бер артлы уртанчы кызы һәм кече улы, нәсел дәвамчысы, әбине һәм гаиләләрен ялгыз калдырып, фаҗигале үлем белән якты дөньядан мәңгелеккә китеп баралар. Ана йөрәге ничек түзгәндер ул вакытта? Янәшәдә генә басыр торган олы кызының теш арасыннан кысып чыгарган җөмләсен ишетеп, катып кала әби. "Үз балалары түгел, рәхәтләнеп, әти салган йортта хуҗа булып яшәр инде хәзер”, дигән сүзләр була ул. Авыл халкы, туганнары телсез кала әлеге минутта. Ә горур Фәридә дәшми, тыныч кына зираттагы каберләр янына йөрүен дәвам итә.
“Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый” дигән мәкальнең мәгънәсен шушы көннәрдә аңлый ялгыз калган “үги ана”. “Үги” дип әйтерлеге бармы соң? Ике баласының балаларын гаиләле итә, оныкларын тормыш юлына бастыруда ярдәмләшеп яши. Бар булганын шәһәргә озата, кайтсалар, мунча ягып, татлы ризыклардан өстәл әзерләп кунак итә, күчтәнәчен төяп шәһәрдәге өйләренә озата. Иң мөхиме - әтиләре Ибраһим бабайдан калган нигезне саклап тота. Бүгенге көндә дә исәнлегенә зарланмыйча, оныкларының балалары белән аралашып яшәүче шат, ак күңелле чын татар әбисе, татарның Бибинуры ул!
Олы кызга килгәндә, айга бер кайтып, кунак булып китә ул. Зарланудан, күрше-күләнне сөйләүдән башы чыкмый дип ишеткәнем бар олылар үзара сөйләшкәндә. Ышанам: вакыт җитәр, әбине мәңгелеккә озатканчы, яшьлегендә уйламыйча әйткән сүзләре өчен гафу сорар ул апа. Фәридә әби кичерер дип уйлыйм. Рәнҗеми дә бугай инде ул аңа, үпкәләми дә. Ләкин сизеп торабыз: көтә бит ана йөрәге, гафу сораганны көтә. “Бала-бәгыръ ите шул ул, бәбкәм, үзеңнеке булмаса да...” – дип куйган вакытлары юк түгел әбинең.
Бүгенге көндә чит балаларны үзләренә сыендырган олы йөрәкле гаиләләр аз түгел. Сокланам мин андыйларга, әмма, үз яшьлекләрен чит балалар бәхете өчен корбан иткән әниләрне очрату-сирәк күренеш. Исәнлек телик без аларга, күңелләренә тынычлык телик. Кайчан да булса аларның да җаннарының тынычлык табасына ышаныйк. Исән-сау яшәгез, татарның баш имәс, олы йөрәкле, бала җанлы ак әбиләре, безнең якның онытылмас Бибинурлары!
Әй, кешеләр! Дөнья рәхәтлекләрен читкә куеп, җәннәт эзләп гомер итмәгез. Янәшәгездә газиз әнкәйләрегез булу, аларның җылы карашын, назын тою, татлы сүзен ишетү , менә шушыдыр - сезнең җәннәтегез. Әнкәйләрне олылагыз, яратыгыз, якты йөзегезне, игътибарыгызны кызганмагыз. Әнкәйләрегезне рәнҗетүдән, аларның рәнҗешләрен татудан сакланыгыз!
Язмасын ялгыз калырга
Тормыш шаулап торганда.
Әйләнә – тирә ягыңда
Кешеләр кайнаганда.
Беркайчан да онытмагыз
Алда Сират күпере.
Әниләр безне кичерер,
Тик Ходай кичерерме?
(Р.Низамова “ Сират күпере)

Д.С.Лихачёв. Письма о добром и прекрасном: МОЛОДОСТЬ – ВСЯ ЖИЗНЬ
Самарские ученые разработали наноспутник, который поможет в освоении Арктики
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью
Голубая лягушка
Сказка "Морозко"