Укучыларның әдәби бәйгеләр өчен язган иҗат эшләре
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 13.23 КБ |
![]() | 32 КБ |
Заявка
На участие литературном конкурсе на татарском языке
« Хәтер яктысы »
ФИО: Сидорова Регина Ивановна
Наименование организации:
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Лицей №2 города Мамадыш” Мамадышского муниципального района РТ
Контактные данные: 885563 31938
Номинация: стихотворение
Дата рождения: 26 марта 1998 года
ФИО руководителя: Фазлиева Лениза Минхузиевна
Дата: 10.04.2015
Подпись: Сидорова
Мамадыш районының Кирмән җирлегеннән Фатиха Ана 8 улын сугыш кырына озата. Мәңгелеккә озата....
Мамадыш шәһәренең уртасында, геройлар аллеясында, Фатиха Ана истәлегенә һәйкәл куелган.
Ана һәйкәле
И, Фатиха Ана, сызлангындыр җаның,
Сигез улың киткәч сугышка.
Әрнедеме, рәнҗедеме йөрәк
Каһәрләнгән ачы язмышка?!
Һәр балаңны юлга озатканда
“Җиңеп кайт” дип теләк теләдең.
Кая барыр юлы, соңгы сулышлары,
Каберләре кайда белмәдең.
Ана җаны эзләп тапты микән
Балаларын канлы далада?
Мәйдан уртасында һәйкәл тора
Батыр уллар биргән анага.
Сугыш таңы
Тыныч таңда дөнья тетрәп куйды,
Ыңгырашып куйды җир шары.
Аяз күкне төтен белән каплап,
Шартладылар фашист туплары.
Кырык бернең июнь таңы иде
Сайравыннан тынды барча кош.
Сабый балаларны, ятимнәрне
Кызганмады, каһәр, бу сугыш.
Батыр ирләр, җанын кызганмыйча,
Канын койды, илен сатмады.
Еллар узды, сугыш сукмакларын
Ал чәчәкләр күптән каплады.
Шул юлларда үскән ал чәчәкләр
Тапталмасын, кабат сулмасын.
Газиз ватанымда, туган җирдә
Беркайчан да сугыш булмасын!
Михайлов Радислав Николаевич
Видеорегистратордан язма
Дөньяда галәмәт кызык хәлләр булып тора. Әлеге сөйләнәчәк хикәям дә безнең көннәрдә, гап-гади ишекалдында, машиналар тора торган урында булды.
Көз көне 1 генә көнгә автомобильләрдән баш тартып, бар халык дөньякүләм акциягә катнаша. Менә шул көнне әтием, орчаклы гына, автомобиль эчендә видеорегистраторын эшләтеп калдырган. Әлеге хикәямне нәкъ шул язманы карагач, язарга булдым.
Ишек алдындагы тынлыкны бозып, текә генә бер Джип сигнал биреп алды. “Бәйрәм белән, хөрмәтле коллегаларым”, - дип эндәште ул. Барысы да фараларын кабызып алдылар, бу – эндәшүчене сәламләү иде. Кыяфәте белән бу Джип башкалардан бик нык аерылып тора, һәрвакыт чиста, көпчәкләре әллә каян күренеп күз явын ала, затлы утыргычлар, тора торган урыны да ишекалдының түрендә, ул бик соң кайтса да, аның урынын алырга беркем дә җөрьәт итми. “Дөрестән дә, бәйрәм бүген”, - дип дәвам итте затлы тавыш салмак гына. Минем хуҗам – шәһәрнең башлыгы бүген автомобильләрдән баш тартасын, барлык вак-төяк түрәләргә искәртеп чыкты, менә син, Форд дустым, әйт әле, синең хуҗаң нинди фикердә бу акция турында?” Форд хуҗасының бүгенгә планнары бозылуын, башка шәһәргә бара алмавын, кемнедер озак – озаклап сүгеп тә алуын, ә бүген исә иртән подъезддан чыккан шәһәр башлыгын, ачык чырай белән каршы алып, аның уйлап табып, шәһәр урамын 1 көнгә автомобильләрдән арындырып торуын яхшы дип кабул итүен сөйләде. “Ә.... Синең хуҗаң минем хуҗамнан шүрли ул, атна буе җәяү йөрергә кушса да хуҗам, каршы килмиячәк” ,- дип дәвам итте Джип. “Син, Форд дустым, бераз таушалып киткәнсең әле”, - дип тә өстәргә онытмады текә машина. “Әй, сөйләмәдә инде, хуҗам ярыйсы кеше булып чыкты минем, ләкин менә малае гына сансызрак шул, әтисе водитель правасы сатып алып биргәннән бирле, минем ремонтсыз, хуҗамның йөрәк дарусыз йөргәне юк. Бетерде малай икебезне дә, “Атай малы катай”, - дип юкка гына әйтмиләр шул. Ярый иде хәлләр шәптән булмаса да, минем күршем Калинаныкыннан күпкә шәбрәк, кара инде аңа, мескен, хуҗабикәсе юл йөрү кагыйдәсен бар дип тә белми, кая кайчан борыласы килә, шулай борыла, шуңа күрә машинаның арты да алды да янчелеп беткән.” “Ни дисәң дә, дустым безнең шикелле чит ил конвеерыннан төшмәгән шул алар,”- дип һаваланып куярга да онытмады текә Джип. Әлегә кадәр бу әңгәмәне тыныч кына, ләкин бик игътибар белән тыңлап торган “Нива” телгә килде. “Сез нәрсә, безнең бакчага таш атуыгызмы бу? Ялгышмасам, сез әфәнделәр, үзегезне Ватан машиналарыннан өстен дип әйтәсегез килә. Ходайга рәхмәт әйтегез, язмыш сезгә минем Ватанымда хезмәт итәргә насыйп иткән.” “Тукта әле, бер сүз әйтергә ярамый, минем хуҗам, синең кече агаң белән йөргән вакытларын тәмуг газабына тиң дип сөйли” , - дип үз сүзен өстен чыгарырга тырышты Джип. “Син сүзне борма яме, Ватан машинасы начар дигән фикерне әле генә әйттең бит. Менә мин Нива, миңа ничә яшь дип уйлыйсың? Әһә, эндәшмисеңме, чөнки белмисең. Мин синең хуҗаңның култык астына папка кыстырып, җәяү йөргән вакытларын да хәтерлим әле. Минем братны сатып алу турында да озак хыялланып кына йөрде. Шул минем братым аркасында гына танышты ул хатыны белән дә, шул вакытта зур түрә кызын салкын буранда, очраклы гына очратып, өенә кадәр алып кайтып куймаган булса, сине түгел, мине дә иярли алмый иде әле ул. Аннары, Джип күрше, бер мөмкинлек чыккач, шунысын да әйтим әле. Узып киткәндә беркөн миңа саз чәчрәтеп киттең, бу синең һавалануың инде анысы, әйдә, беркөн үзеңне бик текә дип санасаң, болын юлына яңгырлы көндә төшеп, ярышып карыйк. Асфальт өстендә виздеход булып йөрү – кәҗәгә баян бирү белән бер. Кәҗәгә баян нигә кирәк, барыбер уйный белми, сиңа да виздеход булу кирәк түгел, син теләсә нинди сазда түшең белән ятып каласың, көпчәкләрең генә әйләнеп тора. Беләсеңме синең төзелешеңдә гаеп нәрсәдә, синең тышкы матурлыгың артыннан куып, алгы күчәр белән арткы күчәр арасын ерак ясаганнар. Ә мин кыска, шуңа күрә теләсә нинди сазлыкны сикереп чыгам. Менә мин ичмасам, ничә буын ата-бабам белән горурлана алам. Күпме генә галимнәр уйласалар да, миңа тиң аналог уйлап тапканнары юк әле. Юлсыз урында узу өчен урманчылар да, балыкчылар да, янгын сүндерүчеләр дә мине сайлый. Тагын шунысын да өстәп әйтәм, чит илдә эшләнгән булуың белән мактанма, сине бер ватылсаң, җыеп чыгу өчен фәлән сум акча һәм вакыт кирәк. Ә мин Ватан машинасы – Ватан халкына хезмәт итәм. Чын ир-егетләр мине иярли, ул гына да түгел, асыл затларның да төпле фикерле, көчлеләре мине дус итә.” Ниваның шушы сүзләрен ишетү белән, минем әтинең Лада 14 машинасы тамак кырып сүзгә кушылды. Әллә аның дулкынлануыннан видеорегистратор сүнеп китә, әллә бүтән сәбәп белән язма дәвам итми. Минем өчен бик кызыклы сер булып кала, әтинең машинасы ниләр сөйләде икән?
Флейта и Ветер
Плавает ли канцелярская скрепка?
Пустой колос голову кверху носит
Ах эта снежная зима
Музыка космоса