иҗат җимеше
Вложение | Размер |
---|---|
kiyatlr_ilend.docx | 13.58 КБ |
Шәрәфетдинов Ислам Илхамович, 139 гимназия, 4 А сыйныфы укучысы
Юлбарыс һәм ата мәче.
Бер кара урманда юлбарыс яшәгән. Шул ук вакытта авылда Мәзәк исемле ата мәче яши икән. Менә бер көнне авыл читендә юлбарыс белән ата мәче очрашканнар. Башта алар озак кына бер-берсенә карап торганнар. Аннан соң:
Юлбарыс уйга калган, ни өчен соң әле ул үзеннән кечкенәрәк хайванны рәнҗетергә тиеш, тукта әле мин моңа тимим дигән.
Шул көннән алып юлбарыс белән ата мәче дуслар булып киткәннәр. Шулай да алар очрашмаска тырышалар икән. “Сакланганны саклармын” дигәннәр бит, ата мәче хәзер сакланып кына йөри ди.
Ай һәм кояш.
Борын – борын заманда яшәгәннәр кояш белән ай . Алар бик дус булганнар, гел бергә дөнья гизәләр икән. Барча халык аларның дуслыкларына сокланып торган. Бер көнне болар тау итәгендә шундый матур бер чәчәк күргәннәр. Ай белән кояш исләре китеп чәчәккә карап торганнар, хаттә йокларга вакыт җиткәнен дә сизми калганнар. Шулай итеп бу көнне төн дә булмаган ди. Ә чәчәк әле кояш карап елмая икән әле айга. Менә шул елмаю ике дустны талаштырып җибәргән:
Неньютоновская жидкость
Сочные помидорки
Как зима кончилась
Если хочется пить...
Акварельные гвоздики