Безнең өчен спорт темасының әһәмияте көннән-көн арта. Әйе,соңгы елларда Татарстан Республикасында спорт төрләрен устерүгә аеруча игътибар ителә.”Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” диелә татар халык мәкалендә.Сәламәт булуның нигезе–яшәү рәвешенең дөрес булуында,ә моның өчен спорт белән дус булырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Татар шигъриятендә бу темага шигырьләр иҗат ителде.
Иҗади эшемнең төп максаты татар балалар шигъриятендә “Спорт-сәламәтлек чыганагы” дигән теманы тирәнтен өйрәнү. Бу тема бүгенге көндә бик актуаль дип саныйм. Үз максатыма ирешү юлында түбәндәге бурычларны куярга булдым:
1. Спорт темасына багышланган шигырьләрне барлау һәм анализлау.
2. Шигырьләрдә спорт ни дәрәҗәдә мөһим икәнен билгеләү.
3. Шагыйрьләр иҗат иткән спорт турындагы шигырьләрнең тәрбияви максатын ачыклау.
Мин үземнең фәнни эшемнең темасын “ Татар балалар шигъриятендә“ Спорт – сәламәтлек чыганагы” девизының чагылышы”-дип алырга уйладым һәм спорт темасының татар әдәбиятында чагылышын күзәтергә булдым. Бу тема белән кызыксынып, балалар өчен яза торган шагыйрьләрнең бик күп шигырьләрен укыдым. Эзләнә торгач, күп кенәшигырьләр дә таптым.Тапкан шигырьләремне барлагач, шагыйрьләребезнеңсәламәт булу өчен нинди шартлар кирәклеген, нәрсәгә игътибар итәргә икәнен аңлатып язарга тырышканлыгын аңладым.
Вложение | Размер |
---|---|
fnni_esh.docx | 41.1 КБ |
Татар балалар шигъриятендә“ Спорт – сәламәтлек чыганагы” девизының чагылышы
Эчтәлек
Кереш...........................................................................................................3
1.Сәламәт бала тәрбияләүдә физик һәм хезмәт тәрбиясенең роле...... 4
2.Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй- сәламәтлек бәйрәме....8
3.Спортны ярату ничек була?.................................................................10
Йомгак........................................................................................................13
Кулланылган әдәбият...............................................................................14
Кереш
Безнең өчен спорт темасының әһәмияте көннән-көн арта. Әйе,соңгы елларда Татарстан Республикасында спорт төрләрен устерүгә аеруча игътибар ителә.”Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” диелә татар халык мәкалендә.Сәламәт булуның нигезе–яшәү рәвешенең дөрес булуында,ә моның өчен спорт белән дус булырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Татар шигъриятендә бу темага шигырьләр иҗат ителде.
Иҗади эшемнең төп максаты татар балалар шигъриятендә “Спорт-сәламәтлек чыганагы” дигән теманы тирәнтен өйрәнү. Бу тема бүгенге көндә бик актуаль дип саныйм. Үз максатыма ирешү юлында түбәндәге бурычларны куярга булдым:
1. Спорт темасына багышланган шигырьләрне барлау һәм анализлау.
2. Шигырьләрдә спорт ни дәрәҗәдә мөһим икәнен билгеләү.
3. Шагыйрьләр иҗат иткән спорт турындагы шигырьләрнең тәрбияви максатын ачыклау.
Мин үземнең фәнни эшемнең темасын “ Татар балалар шигъриятендә“ Спорт – сәламәтлек чыганагы” девизының чагылышы”-дип алырга уйладым һәм спорт темасының татар әдәбиятында чагылышын күзәтергә булдым. Бу тема белән кызыксынып, балалар өчен яза торган шагыйрьләрнең бик күп шигырьләрен укыдым. Эзләнә торгач, күп кенәшигырьләр дә таптым.Тапкан шигырьләремне барлагач, шагыйрьләребезнеңсәламәт булу өчен нинди шартлар кирәклеген, нәрсәгә игътибар итәргә икәнен аңлатып язарга тырышканлыгын аңладым.
1.Сәламәт бала тәрбияләүдә физик һәм хезмәт тәрбиясенең роле.
Мин күзәтүләремне бөек шагыйребез Г.Тукай шигырьләреннән башладым.
Ул спортның бер төре эш булуын, эш белән яшьтән үк чыныгып үсәргә
кирәклеген балаларга “Сабыйга” дигән шигырендә аңлаткан.
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә-эш
Эш агачы һәрвакыт бик юмарт китерер җимеш.[ 9,64 ]
Хезмәтнең сәламәтлеккә зур йогынтысы һәм эшләмичә генә, мускулны
үстерергә теләүчеләр турында Шәүкәт Галиев бик гыйбрәтле итеп үзенең
“Камырша” шигырендә яза.
Иптәшләре кар көри,
Тимерша читтә йөри
Язга чыккач,балалар
Басуга таралалар.
Ә Тимерша беләкләрен
Бер, бөгә бер турайта,-
Кырын яткан килеш кенә
Мускулларын зурайта. [ 4,162 ]
Спорт күнегүләре кешенең ихтыяр көчен арттыра, кешенең холкын формалаштырырга ярдәм итә, ә физик хезмәт баланың рухи һәм физик
үсешенә зур йогынты ясый. Бала эш сөючән булып үсә һәм хезмәт кешесенә
карата хөрмәте арта. Без моны Ш.Галиевның “Авылча бабайча” дигән
шигырендә дә күрәбез. Ул мускулны үстерер өчен кулга корал алып эшләүдә
җитә дип саный.
Авылда торып китим
Тазарып, ныгып китим
Спорт яратам бит мин!
Алып кайттым шәһәрдән
Бадминтонын, теннисны,
Эспандерны, гантельны
Һәм ике потлы герне! [4,74 ]
Шулай ук физарядканың кеше тормышында әһәмияте зур улуын,кешеләрнең үз максатларына ирешүдә аңа таяуын чагылдырган шигырьләрдә бар.
Уеннар да спортның бер төре. Организм үсәр өчен дә һәрвакыт хәрәкәттә
булырга тиеш. Хәрәкәтле уеннар сәламәтлек өчен файдалы һәм кирәкле.
Сәламәтлек – кешенең иң зур яшәү байлыгы. Бу байлыкны акыл белән
саклый белү – һәркемнең бурычы. Озын гомерле һәм сәламәт булу өчен
һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк.Ленар Шәехның “Картлар нигә шатлар”
дигән шигырендә без моны ачыккүрәбез.
Нәрсә булган?... Тамаша,
Өлкәннәр көч сынаша.
Озын гомерле картлар,
Оныкларын кисәтә!
Сәламәтлек спортта!
Кала күрмәгез артта! [ 5,89 ]
Безнең күбебезнең яраткан дәресе – физкультура. Бу дәреснең
кирәклеген һәм аның нинди булырга тиешлеген Мөҗәһит Әхмәтҗанов “ Урра,
физкультура!” шигырендә бик күңелле итеп сурәтләп бирә.
Тезеләбез, бөгеләбез,
Шаярабыз, көләбез.
Физкультура – сәламәтлек,
Аны яхшы беләбез. [ 1,104 ]
Чаңгы, чана, тимераякта шуу кыш көннәрендә спортның иң киң
Кулланылган төрләре. Чаңгы шууның файдасы турында Фәнис Яруллин
“Чаңгы шуганда” шигерендә бик матур яза:
Чаңгыда очасың
Очасың- шуасың.
Тәннәрең языла
Иркенлек- ягында.
Дәва син салкын кыш,
Арыган чагында. [ 12,205 ]
Моннан ике мең еллар элек Эллада кыяларының берсенә:”Сәламәт буласың
килсә-хәрәкәтлән,матур буласың килсә- хәрәкәтлән,акыллы буласың килсә-
хәрәкәтлән”,-дип юкка гына язмаганнар.”Хәрәкәттә-бәрәкәт”-ди бит безнең
халкыбыз да.Шуңа күрә мәктәптә дә спорт белән шөгыльләнүгә зур игътибар
бирелә. Шагыйрьләребез бу турында да яза. Ленар Шәех “Физкультура дәресендә”.
Сикерәбез, йөгерәбез-
Коеп куйган көнгерә без,
Аркан буйлап үрмәлибез,
Турникларда тавыклар без,
Стадионда сарыклар без,
Йөзгәндә балыклар без,
Бассейнда аккошлар без.
Сикерәбез, йөгерәбез-
Әйтерсең лә көнгерә без...
Кеше булмый тилмерәбез.[5,88 ]
Ленар Шәхның “Чаңгы, чана шуар чак” шигыре дә Ф.Яруллин шигыренә
аваздаш.
Мәктәпләрдә спортның төрле төрләре буенча еш кына ярышлар уздырыла.Монда балалар үзләренең көчләрен сынашалар.Моңа мисал итеп Гөлфия Юнысованың”Ярыш” шигерен алырга була.
Көзге сыман боз өстеннән
Коштай очып барабыз.
Алда барган Айрат белән
Якыная барабыз.
Тимераяк үткән чакта,
Чажлап кына кала боз
Ул да мине ашыктыра!
“Уз, уз,уз!”[ 6,38 ]
Мәктәптә спорт физкультура дәресендә генә түгел,ә башка дәресләрдә дә еш
кулланыла. Дәресләрдә укучыларны ял иттерү уңаеннан укытучылар
физкультминутлар үткәрәләр.Бу безне- укучыларны җанландырып җибәру
өчен бик яхшы чара.Гөлзада Әхтәмованың”Күнегүләр ясыйбыз” шигере моңа
ачык мисал булып тора.
Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй-сәламәтлек бәйрәме.
Татар халкының иң яраткан милли бәйрәме- Сабантуй. Ул , әлбәттә , спорт
уеннарыннан башка узмый. Көрәш, капчык сугышы, чүлмәк вату,капчык киеп
һәм кашык кабып йөгерү- болар барысыда фәкать Сабан туенда гына уйналалар.
Бари Рәхмәт “Сабантуенда” шигырендә бу уенннарны бик тулы сурәтли һәм
ул уеннарда барлык кешеләрнең теләп катнашуларын күрсәтә.
Көрәш
Билләреннән тотышып,
Көрәшәләр икесе.
Дүрт аякланып бер кеше
Мукәләп йөргән төсле
Капчык белән сугышу
Кулга тотканнар асып
Салам тутырган капчык,
Капчык белән чиратлашып,
Бәрешәләр “шап” та “шоп”
Багана башына менү.
Менеп кенә җиткәндә,
Куллар таеп китә дә,
”Выжт» иттереп ирексездән
Шуып төшеп китәләр.
Капчык киеп йөгеру.
Ерак китә алмыйлар
Капчыктагы абыйлар,
Аптырагач тыраклап та,
Мүкәйләп тә карыйлар.
Кашыкка йомырка салып йөгерү
Тик тормый ул, селкенә.
Селкенгәч, абый көлә,
Көлгәч, төшеп ватыла да,
Чыдап булмый көлкегә.
Чүлмәк ватыш уены.
Бәйләгәчтен күзләрен,
Таякларын күтәреп,
Әй китәләр, ватабыз, дип,
Чүлмәк мескенне бәреп. [3,203]
Җәүдәт Дәрзаманның “Сабан туе” шигыре дә Б.Рәхмәт шигырьләренә аваздаш.
Яланаяк йөгергәндә
Чыкмаса да әллә ни,
Капчык киеп йөгерүдә
Иң остасы – Галләми.
Кашык белән йомырканы
Уенчык шар йөрткәндәй,
Эһ тә итми әйләндереп
Алып киле Зөлкарнәй.
Бар авылның исе китә
Түбән очтан Саттарга-
Кирәк бит әй, шул чүлмәкне
Бер бәрүдә ватарга...[ 11,44 ]
3.Спортны ярату ничек була?
Бала сәламәт һәм бәхетле булсын! Бу һәр ата- ананың теләге. Киләчәк буынның сәламәтлегенә балачакта яки бишектә үк нигезалына.МоңаХәкимҗан Халиковның “Нәни физкультурачы” шигыре дәлил булып тора.Шигырь, бишектә чакта ук хәрәкәтләнеп яткан сабыйның , үскәч физкультурачы булачагына шиге юклыгын ышандырырлык итеп язылган.
Чыныгырга кирәклеген
Белә нәни энем дә
-Әнием,- дим,- күр әле:
Чалкан яткан көенә,
Велосипед йөрткән күк ,
Тибенепме – тибенә! [10,14 ]
Сәламәт тәндә- сәламәт акыл. Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар , спорт белән шөгыльләнү- сәламәтлекне ныгыту чаралары. Без моны Ф.Яруллинның “Дамир”шигырендә күрәбез.
Һәркемне дә ега ул,
Гел-гел өскә чыга ул
Спортны бик сөя ул-
Герне дә шәп чөя ул.[ 12,96 ]
Футбол – ул дөньякүләм уен. Ул җитезлекне, тапкырлыкны таләп итә.Футболны спортсменнар гына түгел,ә балалар да бик яратып уйныйлар.Ф.Яруллинның”Футбол”шигырендә, уенның махсус җиһазлары булмауга карамастан, алар рәхәтләнеп футбол уйныйлар.
Малайларны җыйным мин,
Һәркөн футбол уйныйм мин.
Ләкин безнең капка юк,
Ә ясарга такта юк.
Чабышып тирләп- пешәбез,
Ашарга да кайтмыйбыз,
Ишегалдын таптыйбыз.
Купса куба табан да.
Туп тибәбез һаман да. [12,133 ]
“Аңламыйм мин абыйны” шигырендә Ф.Яруллин спортны мәхәббәт белән бәйли.Нинди генә көчле кеше булмасын,мәхәббәт аның күңелен йомшарта, көчсезләндерә.
Спорт белән шөгыльләнергә кирәк! Моны аңлаучылар белән бергә, спортны яратам дип сөйләнеп кенә йөрүчеләр дә бар әле. Яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллин спортны “ярату”чыларны үзенең “Спортның яңа төре” шигырендә чагылдыра.Ул телевизордан озак вакытлар спорт карап утырып кына спортчы булып булмавын укучыларга аңлатырга, аларны кисәтергәтырыша.
Көн буена – спорт, спорт...
Юк , барыбер арый ул
Хәлсезләнә , хәлдән тая.
Ә шулай да карый ул.[11,55]
Сәламәтлек турында без ни өчендер авырый башлагач, сәламәтлекнеюгалткач кына уйлана, кайгырта башлыйбыз. Ә спорт барысын да җиңеп чыга икән. Без моңа Ш.Галиевның “Җиңелгән грипп” шигырендә инанабыз.
Дәү абыйга грипп йоккан
Дәү абыйны грипп еккан,
Бирешмәгән, егылмаган-
Чаңгыда йөреп чыныккан,
Гриппны сугып еккан,
Гриппны җиңеп чыккан. [4,88 ]
Шагыйрь спорт белән шөгелләнсәң, дус булсаң сине чирләр дә урап уза дигән фикерне аңлатырга тели.
Сәламәтлек ул – кул астындагы хәзинә. Чыннан да сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмәгать тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба ала.
Йомгак
Йомгаклап, минем шуны әйтәсем килә: иҗади эшемдә куелган максат
һәм бурычларга ирештем дип уйлыйм.
Спорт бик күп вакытыбызны алып,бик күп тырышлыклар таләп итсә дә,
җиңү мизгеле бик рәхәт шул.Бөтен кешегә дә үзе теләгән спорт төре белән
шөгыльләнергә тәкъдим итәр идем, чөнки спорт физик яктан гына түгел, ә рухи
яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта. Кеше күбрәк хәрәкәтләнгән саен
сәламәт була. Ә хәрәкәт ул- яшәү. Бөтен нәрсә кешенең кулында. Теләк булса
барысын да эшләп була. Фәнни эшемне үзем иҗат иткән шигырь белән тәмамлыйсым килә.
Чит илләр аңлап бетерми.
Татарстаннан мин дисәм.
Шуңа күрә җаен таптым,
Спорт темасына күчәм.
“Ак Барс” Рәсәйгә атаклы,
Рубинны Европа таный.
Ә, Казанны барча халык,
Спорт мәркәзе дип саный.
Факелда утын балкытып,
Универсиада атлый.
Башкалада зур төзелеш,
Татар кул кушырып ятмый.
Кунак килсә - якты чырай,
Иң тәмлесе сөтле чәй.
Барча дөньядан спортчылар,
Кабул итәчәкбез җәй.
Чит илдә безне беләләр,
Чит илләр безне таный.
Дөньяга сибелгән татар,
Казан – туган җир дип саный.
Кулланылган әдәбият
2. Әхтәмова Гөлзада Хажиевна. Йөрәгемдә яшен. Шигырьләр.-Казан : “Матбугат йорты” нәшр. 2004- 223б.
3. Бари Рәхмәт .Иң күңелле чак: шигырьләр. –Казан: Татар. Кит . нәшр., 1997 – 256б.
4. Идиятуллин Шәүкәт Галиевич. Шәвәли хәйләсе ( шигырьләр). Татар. кит. Нәшр., 1998 – 256б
5. Мәгариф- 2007-12. “Сәламәтлек иле” нә сәяхәт. 88б
7. Мәгариф- 5- 2004. “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” 83б
8. Мәгариф- 2009-1. Татарстан Республикасы президенты указы. 3б
9.Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияте , 2002.-511б.
10. Халиков Г. Ничек тизрәк үсәсе?: балалар өчен шигырьләр,телшомарткычлар.-Казан: Татар.кит. нәшер.2011-79б.
11. Ягьфәрова Р.Х. Уку китабы: Дүртьеллык башл. Рус мәкт. 3 нче с-фында укучы татар балалары өчен д-лек.- Тулыл. 3 нче басма.
- Казан: мәгариф, 2003- 143б.
12. Яруллин Фәнис. Яз гөлләре. Шигырьләр , әкиятләр, поэмалар.- Казан: Татар. кит.нәшр., 1996-336б.
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Подарок
Белый лист
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
Загадочная система из шести экзопланет