Без үзебезнең фәнни-эзләнү эшебездә, драма әсәрләрнең кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү үзенчәлекләренә тукталырга булдык. Драма әсәрләрнең тәрбияви әһәмияте нәрсәдә, анда кеше шәхесе заманга бәйле рәвештә нинди үзгәрешләр кичерә дигән сорауларга җавап табарга тырыштык. Ә эзләнү эшебезнең төп материалы итеп, Данил Салиховның берничә пьессасын алдык.
Вложение | Размер |
---|---|
danil_salihov_srlrend_shhes_yazmyshy_hm_zhmgyyat.docx | 26.29 КБ |
“Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты” дәүләт автоном гомумбелем учреждениесе
Данил Салихов әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять
Башкарды: 9а сыйныфы укучысы Гыйлманова Рәмзилә
Фәнни җитәкче: Л.З.Шәвәлиев
Актаныш, 2017
Эчтәлек
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан! −
(Муса Җәлил "Бер үгет").
Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш. Әгәр дә тышкы яктан кеше чибәр булып, эчендә начар уйлар булса, ул инде яхшы кеше булмый. Намуслылык, шәфкатьлелек, изгелек, гаделлек, ягымлылык кебек сыйфатларны нәкъ менә чын кешегә хас билгеләмә дип әйтергә була. Тик ни кызганыч, җәмгыятебездә, заманга, чорга бәйле рәвештә, әлеге сыйфатларның я берсе, я берсе аксый бара. Намуслылыкны-намуссызлык, шәфкатьлелекне-мәрхәмәтсезлек, гаделлекне-гаделсезлек сыйфатлары алыштыра. Шуның нәтиҗәсендә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт бозыла, алдашу, бер-береңне күралмау, дошманлашу кебек күңелсезлекләр килеп туа. Кешелек яралган көннән үк бу проблемалар яшәгән һәм һәр чорда да актуаль булып кала бирә. Шагыйрьләр теле белән әйтсәк –“мәңгелек проблема”. Дөрес, кешеләрнең аң дәрәҗәсе үскән саен, аралашу культурасы, кешелеклелек сыйфатлары, үзара мөнәсәбәтләр камилләшә бара. Тик шулай да бөек шагыйребез Һади Такташ болай язып калдырган:
Һәр заманның, үзенең чире була,
Һәрбер чирнең була докторы,
Һәр дәвернең була үзенә күрә
Сволочы (каһәр суккыры!)...
Җәмгыятьне кешелексезлектән, начар сыйфатлардан арындыручы “доктор”лар сыйфатында исә матур әдәбиятны, язучыларны мисал итеп кую дөрес була торгандыр. Чөнки нәкъ менә шагыйрьләр, язучылар язган сәнгать әсәрләрен укып, кешеләр, үзләренә үрнәк яисә гыйбрәт ала. Кешенең рухи дөньясын формалаштыруда, аны яшәешне, тормышны күзалларга, бәяләргә өйрәтүдә матур әдәбиятның роле гаять зур.Әдәби әсәрләрне укып, театр спектакльләрне карап, кеше үз тормышы турында уйлана, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә анализ ясый, рухи яктан канәгатьләнү ала, үз-үзен тәрбияли.
Югарыда карап үтелгән билгеләмәләрдән чыгып, без үзебезнең фәнни-эзләнү эшебездә, драма әсәрләрнең кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү үзенчәлекләренә тукталырга булдык. Драма әсәрләрнең тәрбияви әһәмияте нәрсәдә, анда кеше шәхесе заманга бәйле рәвештә нинди үзгәрешләр кичерә дигән сорауларга җавап табарга тырыштык. Ә эзләнү эшебезнең төп материалы итеп, Данил Салиховның берничә пьессасын алдык.
Төп өлеш
Данил абый Салихов исеме әдәбият-сәнгать сөючеләргә яхшы таныш. Китап укучыларны «Яшьлек хатам-йөрәк ярам», «Узып барышлый», «Гыйләҗ тәрәзәләре», “Таш сандык” исемле пьеса җыентыклары, тамашачыларны Казанның К.Тинчурин исемендәге, Уфадагы «Нур» һәм Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Туймазы, Оренбург шәһәрләрендәге театрларда уңыш белән барган спектакльләре белән сөендергән драматург - бүгенге татар әдәбиятының үсеш-үзгәрешен, әдәби-эстетик эзләнүләр юнәлешен билгеләүче авторларның берсе. Хезмәт юлын артист буларак башлап, ул театр сәхнәсеннән әдәби иҗатка килә һәм үзен шунда таба.
Драматургның беренче әсәрләреннән булган «Яшьлек хатам-йөрәк ярам» драмасында чорның караңгы яклары, аракы зәхмәтенә бирелеп, үзләрен, якыннарын кайгы-хасрәткә салган кешеләр язмышы чагылыш таба.
Көзгеле композициягә нигезләнеп төзелгән сюжет Әхмәт белән Гөләндәмнең саубуллашу күренеше белән башлана һәм тәмамлана. Шул вакыт аралыгында гыйбрәтле вакыйгалар, кеше характерлары аша җәмгыятнең авыру нокталары барлана, шуларга игътибар юнәлтелә. Яшәешнең үзәгендә торучы Кеше көчле дә һәм көчсез дә була ала. Архитектор булып эшләүче Әхмәт, хәмер белән мавыгып, гаиләсе таркалуга юл куя, хатыны Гөләндәм, ирен оныта алмаячагын белсә дә, башка шәһәргә күчеп китә. Драматург бәхетсезлеккә дучар ителгән ике кеше язмышын янәшә куеп сурәтли. Әхмәтнең танышлары Әбүзәр һәм Сәхия эш-гамәлләрендә, уй-фикерләрендә тормыш «төбендә» яшәүчеләрнең фаҗигале язмышы ачыла. Автор эчкечелекнең зур бәла булуын, кешене рухи һәм физик газапларга салуын, аның ихтыярын, акылын тартып алуын тормышчан күренешләрдә сурәтли. Хатирәләрдә Әбүзәр белән Сәхиянең үткәне, бу юлга керү сәбәпләре искәртелә, җан борчуы рәвешендә бүгенге хәлләре тасвирлана. Автор аларны кеше буларак аңларга омтыла. Аеруча Әбүзәр образы игътибарга лаек. Аңарда намус һәм имансызлык, өмет һәм өметсезлек бергә кушылып килә. Аракыга акча теләнгәндә күз яше белән еларга, өлкән кешене «әнием үлде» дип алдаларга, соңгы кәфенлекне сатып җибәрергә мөмкин. Шул ук вакытта, аның үзенә хас рухи дөньясы бар. Ул җырга, моңга гашыйк. Нинди генә хәлдә дә гармунны сатмаган, аракыга алыштырмаган Әбүзәргә карата кызганудан бигрәк, әрнү, борчылу хисе туа. Бу хәлдән чыга алмавын, кешелек сыйфатларын югалта баруын аңлагач, ул асылынып үлә. «Эт тормышы белән яшәдем, эт тормышы белән үләрмен, ахрысы» диюче Сәхияне дә шул ук язмыш көтә.
Автор олы мәхәббәтнең көченә ышана. Әсәр герое Әхмәтне дә Гөләндәмгә булган олы, саф сөю хисе хәмер сазлыгыннан котылырга, үз-үзен табарга ярдәм итә. Вакыйга-күренешләр төп геройларның мәңгегә хушлашуы белән тәмамланса да, пьесада кеше ихтыярына, гаделлек тантанасына ышану мотивы өстенлек ала.
«Алла каргаган йорт» драмасында чор каршылыкларын, хакимияттә утыручыларның әхлаксыз йөзен фаш итү үзәктә тора. Драмада җәмгыятьнең гаделсезлеге “акыллылар” һәм “җүләрләр” каршылыгында ачыла. Бер оешманың генераль директоры булып эшләгән Айрат Харисовичның очраклы рәвештә “гөнаһлары” ачыла һәм ул, төрмәдән котылу өчен, баш врач булып эшләүче дусты Риваль Якубович ярдәмендә вакытлыча психбольницага кереп ятарга мәҗбүр була. Баштагы күренешләрдә Айрат Харисович “дөнья белән идарә итүче акыллылар” рәтендә йөри. Монда бөтен нәрсә сатыла һәм сатып алына. Әлеге катламны хасил итүчеләр чикләнмәгән властька ия булып, теләсә ни эшли алалар. Бу төркемдә әхлакый нормалар түгел, акча һәм биләгән урынның дәрәҗәсе генә эш йөртә. Ә төркемнән бер төшеп калсаң, синең өчен аның ишеге ябыла. Айрат Харисович язмышы – шуның ачык мисалы. Риваль Якубович чын йөзен “дуслык” маскасы артына яшергән булып чыга. Айратның үзенә кирәге калмагач, ул һич икеләнмичә аны сызып ташлый һәм, гадәти бер хәл кебек, Айрат өчен иң яхшысы үлем икәнен аңлата. Үзе дә явызлык чыганагы булган Айрат моны соңарып аңлый һәм Риваль йөзендә икенче явызлык корбаны була. Алар яшәгән җәмгыять үзе дә явызлык дөньясы булып күзаллана.
Данил Салиховның “Таш сандык” сатирик комедиясендә шулай ук кеше шәхесенең акча, байлык, мөлкәт алдындагы көчсезлеге фаш ителә. Таш сандыкта күз күрмәгән, колак ишетмәгән байлык яшерелгән дип уйлап әсәр геройлары нинди генә түбәнлекләргә төшмиләр. Биредә заманга бәйле рәвештә кешеләрнең үз-үзләрен тотышы, үзара мөнәсәбәтләре ачык яктыртыла.
Нәтиҗә
Нәтиҗә ясап әйткәндә, Данил абыйның пьессаларында кеше шәхесе һәм шул чор күренешләре реаль яссылыкта, әдәби бизәлеш белән чагылдырыла. Социаль шартларның кеше тормышына тәэсире турында уйланган драматург яшәештәге драматик, хәтта фаҗигале күренешләрнең сәбәпләрен ачарга, аңларга омтылып, аларны сәхнәгә алып менә. Ул чынбарлыкны сәнгать чаралары ярдәмендә чагылдыруның яңадан-яңа юлларын, алым-чараларын кулланып, безгә - укучыларына җиткерергә омтыла.
Кулланылган әдәбият
Рисуем осенние листья
Одеяльце
Сказка "12 месяцев". История и современность
Проказы старухи-зимы
Распускающиеся бумажные цветы на воде