Язды: 9 нчы сыйныф укучысы Казакова Лариса
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_yagym-yashel_bishek.esse_.docx | 20.3 КБ |
Питрәч муниципаль районы
Пановка урта гомуми белеем бирү мәктәбе.
“Туган ягым – яшел бишек”. Эссе.
Язды: 9 нчы сыйныф укучысы Казакова Лариса
Җитәкче: Чернова Нина Ивановна
2015
Туган ягым- яшел бишек.
Хәерле көн телим таңнар саен,
Аяз күкләр телим җиремә!
Кояшлы көн телим барыгызга.
Һәм иминлек телим илемә.
Туган җир,туган йорт, туган авыл,Ватан! Болар- җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен үсә төшкәч, туган як табигатенең матурлыгын күрә,туган җирнең кадерен белә башлагач кына аңлыйсың .Туган ил минем өчен бишектән,әти-әни йорты бусагасыннан, урамда үсеп утыручы агачлардан, тәүге мәртәбә аяк баскан яшел йомшак үләннәрдән ,язын чәчәккә төренгән болыннардан, иртәнге таңда җыр сузучы кошлардан башлана.
Челтерәп аккан чишмә тавышын , талларга кунып сайраган сандугач тавышын тыңлыйм , йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокланам.
Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтә.Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә.
Инеш буенда агачлар үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра.
Туган авылым чишмәләргә бик бай. Тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән бәреп чыгып , бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага чишмәләр. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр.
Чишмәләр... Кемне генә үзенең салкын суы белән сыйламый ,кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?! Бу чишмәләрнең суын эчсәң, тәнеңә ниндидер сихәт алган кебек буласың. Безгә бу чишмәләрне чистартырга ,
сакларга кирәк.Татар халкы чишмәләргә багышлап күпме җыр чыгарган.
Туган ягым – Питрәч ягы .Матур синең табигатең, урманнарың, елгаларың,Питрәч ягын яратып туймам мәңге-мәңге.Туган ягым син мине үзеңнең яшел бишегеңдә тирбәтеп ,олы тормышка алып чыгасың.Син –минем бишегем.Син минем балачагым, яшьлегем бишеге. Син мине җылытучы, сыендыручы, туендыручы.
Безнең якташыбыз шагыйрь һәм язучы Павел Апушев туган ягыбызның табигате турында күп язган.«Туган авылым фатихасы » дигән шигырендә ул болай ди:
Гомер буе мәрхәмәтле сиңа,
Кай якларда гомер кичсәң дә.
Алларыңа ак җәймәсен җәя,
Юлың уңмый кайтып төшсәң дә.
Питрәч ягының матурлыгы, гүзәллеге турында ул болай дип язган:
Исегездән һич тә чыкмас
Питрәчне бер күрсәгез,
Сихерләнеп калырсыз сез
Ул төбәккә килсәгез.
Питрәч ягы урманнарга бай. Урман яшеллеге, саф һавасы, җырчы кошлары белән үзенә гашыйк итә. Урманны бөтен кеше дә ярата торгандыр дип уйлыйм мин. Урман кешеләрне үзенә тарта. Ял көннәрендә төркем-төркем дә, ялгыз да Питрәчнең нарат урманына агылалар.Яшел урман кочагында рәхәтләнеп ял итәләр.Күңелле дә соң табигать кочагында!
Нинди ямьле минем туган ягым! Безнең туган ягыбызның яз дисәң-ямьле яшел язы, җәй дисәң- чәчәкле җылы җәе,көз дисәң –алтын мул көзе,кыш дисәң-ап-ак салкын кышы да бар.
Яңгыры да,кары да,яшене дә,салават күпере дә-җанга якын бары да.
Туган илем минем -Татарстан .Татарстан –мине үстерүче , белем бирүче, тәрбияләүче ил.Машина төзү,нефть чыгару буенча бөтен дөньяга танылган бу илдә яшәвем белән бик нык горурланам.
Аның байлыгын санап бетергесез.Менә шундый бай, гүзәл илнең бәхетле кызы мин.Бөтен уңайлыклары булган уку йортларында белем алам ,һәр җәй саен сәламәтлекне ныгыту үзәкләрендә ял итәм.Көләч йөзле укытучыларыбыз безне үз балалары кебек яраталар, тормыш өчен кирәк булган серләргә төшендерәләр.Бу бәхетле балачак,яхшы тормыш өчен без туган илебезгә бик рәхмәтле.
Минем туган телем-татар теле.Мин үземнең туган телемдә беренче сүзләремне әйткәнмен, бишек җырларын ишеткәнмен. Әтием,әнием, апам һәм мин татар телендә аралашабыз. Татарстан –безнең туган йортыбыз.Без туган йортыбызда бик бәхетле яшибез.Туган йортыбыз тагын да гүзәлрәк булсын өчен,без аның табигатен –яшел бишегебезне сакларга тиеш.Һәркем өчен үзенең торган җире,туган ягы бик тә кадерле.Чөнки бөтен нәрсә туган җирдән,балачактан башлана. Табигатьне кадерләп, саклап тормасаң,ул үзенең матурлыгын ,ямен югалта.Шуңа күрә дә кечкенәдән үк табигатьне яратырга ,сакларга : суны, җирне , һаваны пычратмаска, агачларны сындырмаска, кошларны куркытмаска, чәчәкләрне өзмәскә, үләннәр таптамаска,урманнарны чүпләмәскә кирәк!
Әйе,бүген әйләнә-тирә мохитне саклау җәмгыятебезнең мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.Туфракның ,елгаларның пычрануы,урманнарның саксыз киселүе, болыннарның,кырларның чүплек оясына әйләнүе –ямьсез күренеш.Пычранган,агуланган ризык ашау,һава сулау халыкның сәламәтлеген какшата, шуңа күрә туган йортыбызны чистарту , аны яшеллеккә күмү өчен без дә тырышырга,көчебезне кызганмаска тиеш.Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән.Табигатьсез кеше яши алмый. Табигать-туган йортыбыз. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз - үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк.Шулай булганда, җиребез ,суыбыз , һавабыз да безнең күркәм эшләребезгә яхшылык белән җавап кайтара: агачларда тәмле җимешләр пешә,түтәлләрдә төрле яшелчәләр,кырларда мул игеннәр,бакча һәм урманнарда хуш исле чәчәкләр үсә. Без табигатьтән җан һәм рух азыгы алабыз.
Татар халкы үзенең туган илен бик ярата. Каләм тибрәткән һәр кешенең туган ягына атап язган шигырьләре санап бетергесез.Шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың “Туган җирем,эчкән суым” шигыре кеше йөрәгенә үтеп кереп туган җирнең нинди кадерле икәнлеген аңлата.
Туган җир ул кеше күңеленә
Ана сөте белән салына...
Тәпи баскан җирем,эчкән суым
Кара,акмы,ачы,татлымы-
Бөтен гомерем белән түли алмам
Шушы җирдә яшәү хакымны.
Мин үземнең тормышымны бәхет биргән туган йортым-Татарстаннан башка күз алдыма да китерә алмыйм.Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска мөмкин!? Кая гына барсам да, туган ягым, әти-әни йорты миңа якын да, газиз дә булыр.Татарстан-минем туган ягым. Туган ягым - яшел бишегем.Син-минем балачагым,туган йортым.
Огонь фламенко
Подарок
Сочинение
Как я избавился от обидчивости
Военная хитрость