Вложение | Размер |
---|---|
miftahov_2.docx | 13.79 КБ |
Табигать һәм кеше.
Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Без-21нче гасыр балалары , экология дигән затлы, матур әйтелешле сүзләр кулланабыз. Ләкин тирә-ягыбызга әйләнеп карамыйбыз. Бердән, вакытыбыз юк, дөнья куабыз, байлык артыннан чабабыз. Икенчедән, без инде табигатьнең нәрсә икәнен оныттык шикелле.. . Аның матурлыгын да, таланганын да күрмибез, күреп тә, күрмәмешкә салышабыз. Ә шулай да, кеше, тирә -ягыңа әйләнеп кара әле. Күзләреңне ныграк ач. Тирә-якта шундый матур, якты кояш ,иксез-чиксез кар диңгезе. Ә кояшның алтын нурлары шул кар диңгезендә бии- бии җемелдәшә. Сихри матурлык! Ә менә бу агачка игътибар ит әле. Ботакларын ап-ак бәс сарган. Хәзер шул агач ботагына әкрен генә кагылсаң да,ботакларындагы, кәүсәләрендәге бөтен аклык тулаемы белән өстеңә ишелер шикелле. Кара әле, нәрсәдер ялтырый. Кошчык ич бу!. Нинди генә төсләргә керми аның өстенә кигән туны. Ә җырлавы... Мин онытылып аның моңын тыңлыйм. Шушы гүзәллектән күңелләргә рәхәт булып китә , күкрәкләр киңәя,сулыш юллары тәмам ачылып бетә. Кычкырып җырлыйсы,урман-кырлар белән сөйләшәсе килеп китә. Ә бит безгә бу матурлыкны табигать-анабыз бүләк иткән. Сулый торган һавабыз да ,өстебезгә кигән киемебез дә ,эчкән суыбыз да -барысы өчен дә без аңа бурычлы. Ә без-аның балалары- аңа ничек итеп җавап бирәбез соң? Уйларым мине бик еракка алып китте... Завод-фабрикалар да булмаган, машиналар да “чапмаган” , паровозлар да йөрмәгән заманнарга. Оча торган келәмнәр,сөйләшә торган көзгеләр әкиятләрдә генә булган заманнар. Менә шул чорларда әби-бабаларыбыз табигатькә табынганнар, суларны изгеләштергәннәр. Юкка гына урман, су ияләре барлыкка килмәгәндер. Ә бүген?! Безнең җиребез кешегә үзенең байлыкларын бирә-бирә һаман ярлылана, ә безгә һаман җитми, без аны һаман суырабыз. Инде табигатьне талый-талый авыруга сабыштык, төтенгә тулган һавадан тыныбыз кысыла,кара сөремнәрдән күзләребезгә ачы яшьләр тыгыла. Нинди генә авырулар белән хастаханәләрдә чапмыйбыз. Яңа төр авырулардан ничек дәваланырга белмибез. Өстәлләребез тулы химия кушып үстерелгән ризык. Урманнарыбызны кисәбез. Эчә торган сулыкларыбызны пычратабыз, аннан тагын чиста су эзләп, кибеттән-кибеткә чабабыз. “Су! Синең тәмең дә, төсең дә, исең дә юк! Сине тасвирлап та булмый! Сине яшәү өчен иң кирәкле әйбер дип булмый,син-яшәүнең үзе!” А. Экзапюри суны әнә шулай мактаган иде.Ә бүгенбез нинди су эчәбез? Үзебезне үзебез агулыйбыз бит. Дөнья ярып кычкырасы килә. Су анасы, Шүрәлеләр, кайда сез? Ник безне ташлап киттегез? Әйе,куркыныч булып китте. Тереклекне, җир-анабызны саклар өчен буш сүзләр сөйләүдән туктарга кирәктер инде,конкрет эшкә күчәргә вакыт җиткәндер. Кешеләр, ишетәсезме мине ! Саклыйк,яклыйк аны. Соңгы елларда машиналар күплектән пычранган юлларга,аклыгының элекке җетелеге кимегән карларга гына карап та эчегез пошмыймыни сезнең? Табигатебез искиткеч бит безнең. Кояшы-кояш,агачы-агач,тавы-тау урынында. Чана шуыйм дисәң, карлы, буранлы кышы бар. Су коеныйм дисәң, җәенең җылысы җитәрлек. Ярдәм итик без аңа. Агачлар утыртыйк, кошларыбызны саклыйк,тирә-ягыбызны чүплектән арындырыйк. Шуның белән без үзебезне дә кайгыртырбыз. Чөнки кеше сәламәтлеге табигатебезгә, аның халәтенә, экологиягә бәйләнгән.
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Под парусами
Петушок из русских сказок
Ах эта снежная зима
Волшебные звуки ноктюрна