Элеге хезмәттә Г. Исхакый иҗатында күтәрелгән милли тәрбия мәсьәләләре чагыла.
Вложение | Размер |
---|---|
gayaz_ishakyy_izhatynda_milli_trbiya_msllre.docx | 210.86 КБ |
V Открытая научно – исследовательская конференция учащихся имени Н. Даули
Секция «Татарский язык и литература»
Гаяз Исхакый иҗатында
милли тәрбия мәсьәләләре
Автор:
Ахметшина Ляйля,
учащаяся 10 класса
МБОУ “Новосалмановская СОШ”
Алькеевского МР РТ
Научный руководитель:
Рахматуллина Гюзелия Исламовна,
учитель татарского языка и литературы
МБОУ “Новосалмановская СОШ”
Алькеевского МР РТ
Новые Салманы
2018 год
Эчтәлек
Кереш.................................................................................................................1
Төп өлеш............................................................................................................2
Йомгак................................................................................................................6
Кулланылган әдәбият исемлеге.........................................................................7
Кереш.
Гаяз Исхакый – зур реалист, ул татар тормышындагы күренешләрне бөтен нечкәлекләре белән сурәтләгән. Аның әсәрләре чын мәгънәсендә татар дөньясының энциклопедиясе булып тора. «Татарлар, – ди Гаяз Исхакый, – борынгы заманнан бирле уңган, акыллы, укымышлы халык, киң күңелле һәм максатка омтылучан горур табигатьле милләт. Ул, дөньяның башка халыклары кебек үк, тигез хокуклы булып дөньяга килгән һәм шул принциплар нигезендә яшәргә тиеш. Моның өчен, әлбәттә, фикердә, уйда һәм гамәлдә хөррияткә ирешергә кирәк». «Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң?» – дигән сорауга язучы җавапны борынгы тамырларыбыздан, гореф-гадәтләребездән, ислам диненнән, төрки кардәшләребездән һәм тарихи хәтеребездән эзләргә чакыра. Иң асыл рухи – әхлакый кыйммәтләрнең, дөрес яшәү кануннарының ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган булуын искәртә.
Төп өлеш
Гаяз Исхакый әсәрләрендә гаилә тормышын, гаиләдә бала тәрбиясен, милли тәрбияне сурәтләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Аның фикеренчә, җәмгыятьнең социаль-икътисади һәм рухи тәрәккыятен тәэмин итүдә һәм кешене тәрбияләүдә төп чара булып милли тәрбия, акыл, гыйлем тора.
Әдипнең беренче әдәби әсәре – «Тәгаллемдә сәгадәт». Әсәрнең төп герое - урта хәлле крестьян гаиләсендә туган авыл малае. Хәлим шәһәр мәдрәсәсендә укырга тели һәм теләгенә ирешә. Чөнки ул бик тырыш, авыл халкы да аны хөрмәт итә. Егетнең җомга көнне мәчеттә Коръән укуын бөтен халык исләре китеп тыңлый. Ә Коръән – адәм балаларын туры юлга өндәү, Аллаһының җәзасы белән куркытыр өчен, соңыннан үкенмәсеннәр дип, алдан ук кисәтеп куяр өчен Аллаһы тарафыннан иңдерелгән изге китап. Коръән ул – гадел яшәү ысулы, тормыш итү рәвеше. Мәчет халкы аңа дога кыла. Картларның фатихасын алып, Казанга чыгып китә. Әлбәттә, малай гаиләдә ныклы тәрбия алган, динне, өлкәннәрне хөрмәт итә, аң – белемгә омтыла. Тырышып укый, мәдрәсәне тәмамлый. Яхшы гаиләдән чыккан тәрбияле Казан кызына өйләнеп, матур гаилә корып җибәрә һәм бәхетле тормыш кора. Өлкәннәрне хөрмәт итүе, динне зурлавы, үҗәтлеге, тырышлыгы аркасында милләт хадиме булып җитешә һәм шәхси тормышында да бәхеткә ирешә.
Әсәрдә «белем алу мөселманнар өчен фарыз» дигән фикер уздырыла. Гаиләдә, тормышта бәхетле булыр өчен, аң-белемле булуның, төпле тәрбия алуның зарурилыгы күрсәтелә.
Әдипнең «Бай углы» исемле әсәрендә шулай ук гаилә тәрбиясе проблемасы күтәрелгән. Автор укучысына: “...Яздыгым романымда бай угылларымызның тәрбияләре нинди идекене, вә бу тәрбияләрнең ни дәрәҗәдә зарарлы идекене укучыларымызның күз алларына куймак эстәдем. Шуның өчен, сездән назыйры гыйбрәт берлән карап, Кәримнең һәммә эшенең, һәр хәрәкәтенең сәбәбене тикшереп укуыңызны үтенәм...”[1], - дип эндәшә. «Тәгаллемдә сәгадәт» хикәясендә аң-белемле ата-ананың төпле тәрбиясе балага уңай тәэсир иткәнлеге сурәтләнсә, «Бай углы»нда исә, киресенчә, Фатыйх бай белән хатыны Сәгыйдә бердәнбер уллары Кәримне аздыруга, һәлакәткә китерүгә төп сәбәпче булалар. Гәрчә, улларының азуында алар аның яшь хатыны – саф күңелле унҗиде яшьлек Бәдрияне гаеплиләр: «Кәримнең исраф итүе ата-анасыны ахырында йортларыннан чыгарырга сәбәп булса да, Сәгыйдә бикә берлән Фатыйх бай, аның бу кадәр начарлануына сәбәп – Бәдрия генә, дип беләләр иде. Дөресте генә, бу эшләргә сәбәп: Фатыйх байның дөнья рәтен белмәве, Сәгыйдә бикәнең бала тәрбиясендә хәбәрсезлеге, Сәхилә әбинең юк-бар сүзләренә ышанып, аның сүзе берлә баласыны мәктәптән алулары, Фәхри кеби мәктәп бусагасына аяк басмаган, китап битенә күз ташламаган, дин белмәгән, дөнья күрмәгән жулик малайга иптәш итеп, аның берлән йөрүләре иде». Әсәрдә үзләрен «чын мөселман» дип күрсәтүче, ә чынлыкта мәҗүсилек белән шөгыльләнүче имче-томчы, багучы карчыклар, надан остазлар фаш ителә. Алдынгы карашлы, җәдитчелек методы белән укытучы галимнәр һәм укучылар – авторның идеалы.
Язучы бала тәрбияләүдә ананың иң зур роль уйнавын ассызыклый: бала тәрбияли белми торган, надан Сәгыйдә улының матди яктан тәэмин ителүе белән канәгать, ә килене Бәдрия үз улы Рәфгатькә рухи тәрбия бирә, яхшы мәктәптә укыта. Рәфгать акыллы, белемле, тәрбияле, иманлы бала булып үсә. Җан тынычлыгын ул Коръән укуда таба, әбисенең дә, барлык хаталарын аңлап, иманга килүенә сәбәпче була.
1912 нче елда иҗат ителгән “Кәҗүл читек” әсәрендә автор нинди тәрбияви моментларны истә тота соң? Моңа төшенү өчен, хикәянең төп герое – Әхмәдулланың киеменә игътибар итик. Аның чапаны әтисенең чапаныннан тегелгән. Әтисе – мулла, димәк, мулла чапаныннан тегелгән. Ни өчен яңа түгел? Автор бу урында безне сакчыл булырга өнди. Иске, бөтенләй таушалмаган әйберләрне, бераз эшкәртеп, яңаларын җитештерү мөмкинлеген искәртә.
Әхмәдулланың чалмасына игътибар итсәк, ул - чуар. Ни өчен? Чалма гадәттә ак була. Автор моңа да тирән мәгънә салган. Аңлашылганча, малай әле кечкенә, уйлары тәртиптә түгел, шуңа чуардыр. Димәк, малай, гаиләдәге тәртипләрне күреп, аңлап, үзендә дә шул гүзәл гадәтләрне булдырырга тиеш. Әнә бит аңа чалманы абыйсы чала. Ә ул укымышлы, зыялы егет. Шулай булгач, Әхмәдулла да белемле булырга тиеш.
Читеккә нинди мәгънә салынган соң? Ни өчен читек алынган, башка аяк киеме түгел? Әлеге символ малайның дәрәҗәле булуын, башкалардан өстенлеген күрсәтә. Әхмәдулла гаеткә бик бәхетле булып чыгып китә, әмма хикәя ахырында читексез кала. Ныклабрак уйласаң, тормышта бернәрсә дә җиңел генә бирелми икән ләбаса. Һәрнәрсәне көрәшеп, күп көч түгеп алырга кирәк. Тормышта кеше тәҗрибә туплый. Ниндидер уңышка ирешү, дәрәҗәле булу җиңел түгел.
Г. Исхакый өлкән буынны хөрмәт итәргә өнди. Бу очракта өлкән буын вәкиле – Әхмәдулланың әбисе. Ул тәҗрибәле, акыл, киңәш бирә. Хикәядән өлкән буын – тәрбияче, ә үсеп килүче буын укымышлы, көчле ихтыярлы хуҗа булырга тиеш дигән фикер аңлашыла.
Татар халкы элек – электән уңган, булган халык, шунлыктан аларның табыннарында тир тамызып, көч түгеп үстергән икмәк булган. Бәйрәмнәргә яңа киемнәр кигәннәр. Бу – чисталык, пөхтәлек билгесе. Татарларның сакчыл булулары ассызыклана. Динебез уңган, булдыклы булырга, булганны әрәм итмәскә өнди. Безнең милли гореф – гадәтләребез горурлык, рух һәм тән чисталыгы, сакчыллык һәм булдыклылык кебек сыйфатлар тәрбияли.
Гаяз Исхакый «Көз» (1923-1938) повестенда да төп героинялары Гөлсем һәм Нәфисә образлары аша ислам дине кануннарына нигезләнгән гаилә тәрбиясенең җәмгыяви тәрбиядән өстенрәк булуын дәлилли. Яшьтән үк дини тәрбия алган Нәфисә нык иманлы, көчле рухлы, аң-белемле,үз бәхете өчен көрәшергә сәләтле шәхес булып формалаша. Ә Гөлсем исә рус даирәсендә тәрбияләнеп, дини тәрбиядән мәхрүм була. Ул үз бәхете өчен көрәшергә сәләтсез. Дини һәм милли тәрбиядән мәхрүм булган Гөлсемнең ачы язмышка дучар булуын сурәтләп, Г.Исхакый ислам диненең татар халкын, аның телен, гореф-гадәтләрен саклап калучы бердәнбер фактор икәнен дәлилли. «Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә», – дигән сүзләренә тугры калып, татар халкын халык итә торган дин, тел, моң, гореф-гадәтләрне саклап калуның зарурилыгын исбатлый. Боларны саклап калуда хатын-кыз, тәрбияче буларак, иң зур роль уйнавын ассызыклый.
Йомгак.
Шулай итеп, Г. Исхакый халык күңелендә мәңге яшәячәк, тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр тудырып, гаделлек, тынычлык, югары әхлак, нык иманлы нәсел дәвамчыларының булуы, милләт язмышы кебек мәңгелек проблемаларны күтәреп чыга һәм әсәр укучыларны да шул хакта уйлануга этәрә. Язучы бик җитди рәвештә милләтнең киләчәге булган яшьләрнең милли рухын һәм йөзен саклап калу мәсьәләсен күтәрә. Балалар гаиләдә, аннан килеп мәктәптә милли рухта тәрбияләнергә тиеш дип саный. Мәктәптән соң яшьләрне милли рухта тәрбияләүдә исә әдип милли әдәбият – сәнгатькә һәм матбугатка аеруча зур өметләр баглый. Әдипнең фикеренчә, һәр халыкның үз тарихына туры килә торган милли сыйфатлары була. Шулар сакланып калса, халык милләт булып яши.
Кулланылган әдәбият.
[1] М ө х ә м м ә д Г а я з. “Бай угълы”ның беренче басылуына мөкаддим.- Г. Исхакый. Әсәрләр. 1998 нче ел, 113 нче бит.
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
Этот древний-древний-древний мир!
Рисуем тыкву
Серебряное копытце
Госпожа Метелица