"Галимҗан Ибраһимов- хикәя остасы" фәнни-эзләнү эше классик язучының хикәяләре буенча язылды.
Вложение | Размер |
---|---|
galimzhan_ibrahimov-hikya_ostasy.docx | 30.23 КБ |
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Шахмай урта гомуми белем мәктәбе
Тема:
“Галимҗан Ибраһимов- хикәя остасы”
Эшләде: X сыйныф укучысы
Галәветдинова Илүсә Талиб кызы
Җитәкчесе: татар теле һәм әдә-
бияты укытучысы Гыйльманова
Кадрия Кыям кызы
2017 нчы ел, октябрь
Эчтәлек
I.Кереш.------------------------------------------------------------------------------1-3 бит
II. Төп өлеш.------------------------------------------------------------------------4-10 бит
1.1 Г. Ибраһимов иҗатында төп проблема – шәхесне сурәтләү----4-6 бит
1.2 Г.Ибраһимов әсәрләрендә романтизм---------------------------------6-8 бит
1.3 Г.Ибраһимов әсәрләрендә реализм чагылышы--------------------8-10 бит
III.Йомгаклау---------------------------------------------------------------------10-11 бит
IV Кулланылган әдәбият------------------------------------------------------- 12 бит
Кереш
Күпмилләтле Ватаныбыз халыкларының мәдәният тарихында үзенең үлемсез әсәрләре белән халкына, аның сәнгатенә шөһрәт китергән шәхесләр аз түгел. Шундый шәхесләр арасында язучы, укытучы-педагог һәм татар әдәбияты классигы һәм аңа нигез салучыларның берсе булган Галимҗан Ибраһимов та бар. Кешенең күңел дөньясын, ягъни уй-фикерләрен, тойгы –кичерешләрен сәнгатьчә сурәтләү өлкәсендә ул- татар әдәбиятында җитди сүз әйтүчеләрнең берсе. Аның хикәяләре укучыларда зур кызыксыну уята. Шактый гына хикәяләре белән танышканнан соң минем аның иҗатына кызыксынуым артты һәм мин фәнни эш эшләргә уйладым.
Эшебезнең төп максаты- Галимҗан Ибраһимовның татар әдәбияты үсешенә үзенең хикәяләре белән төрлелек кертүн ачыклау һәм шул нигездә куелган сорауларга җавап эзләү.
Әлеге максатка ирешүдә түбәндәге бурычларны үтәү күздә тотылды:
Төп методологик чыганаклар булып күренекле әдәбият галимнәре, филология фәннәре докторы М.Хәсәнов, профессор В.Хаков, Ф.Сафиуллина хезмәтләре торды.
Тикшеренү объекты итеп Г.Ибраһимовның хикәяләре алынды.
Фәнни-тикшеренү эшен башкарганда тикшеренү, эзләнү, чагыштыру, гомумиләштерү, күзәтү, нәтиҗә ясау алымнары һәм ысулларын кулландык.
III Төп өлеш
1.1 Г. Ибраһимов иҗатында төп проблема – шәхесне сурәтләү.
Галимҗан Ибраһимовның иҗат дөньясы егерменче гасырның утыз елга якын арасын иңләп ала. Бу дәвер милли-тарихи борылышларның, социаль-иҗтимагый каршылыкларның җиһан киңлекләренә җәелгән дулкынлы көрәшләре белән характерлы. Шул куәтле хәрәкәтләр эчендә Ибраһимов үзенчәлекле карашы, тирән эзләнүләре, чигенеш кыенлыклары, каргышлы тәкъдире, отышлы үсеше белән олуг сүз остасы булып җитешә.
Татар әдәби дөньясына ул хикәя жанры белән килеп керә: “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” хикәясе (1907) – “Әльислах” газетасында Ф. Әмирхан ярдәме белән басылган беренче каләм көче; ул автобиографик булуы белән дә әһәмиятле. Хәлбуки, яшь автор чынбарлык белән сәнгатьнең үзара тәэсирле мөнәсәбәтендә бары чорның реаль җирлегенә, аның куәтле тартышларына уралган хәл вә гамәлләрне сурәтләү кирәклеген сиземли кала. Шәкерт (хикәянең герое) уку-укыту тәртипләреннән ризасыз, шуның өчен аны мәдрәсәдән куалар. Мәгълүм ки, яшь кешегә дөнья гыйлеме кирәк, барча шәкерт гавамы шуны тели. Бу – нәкъ көтелгән заман таләбе.
Г. Ибраһимов иҗатында төп проблема – шәхесне сурәтләү. Ул, шәхес – үзенең төрлелеге, рухи дөньясындагы каршылыклы табигате, реаль көче вә көчсезлеге, үзенең балкышлары һәм фаҗигасе белән сурәтләнә торган бакый Җирнең олуг заты. Шуннан чыгып, язучының әсәрләрендә киеренке язмышлы геройларына якын киләсең. Галимҗан, тәүге хикәясендәгечә мәгърифәтчелек реализмы белән артык мавыкмастан, шәхес характерының тирәнәюенә баш биреп, аның эчке дөнья катламнарын табу өчен эзләнергә керешә. Ул, хәятнең өстәге гамәлләре белән генә канәгать итмичә, хыял дәрьясына батып уйланучы геройларга борыла, аның каләм көче шул юнәлештәге кичерешләр чолгап ала; үзенең бер рәт романтик хикәяләрен – “Яз башы”, “Диңгездә”, “Уты сүнгән җәһәннәм”, “Сөю-сәгадәт”, “Карак мулла” “Йөз ел элек” (барысы да 1911 елны басылып чыккан әсәрләр) – әлеге үз яшәеше каршылыкка кергән персонажлары белән характерлый. Бала җаны табигать хозурына бирелеп рәхәт чигергә уйласа да, куркыныч аҗдаһа аның хыял чуалышына әверелеп, Салихны аңсыз калдыра; әмма малай бу гарасаттан савыгып, газиз әнкәсенә, көләч табигать кочагына кайта, шулай тормыш җиңә. Вакыйгаларның тәэсирле сурәтләнеше төбендә халыкның әкият тылсымнары сизелә.
Әлеге хикәяләр кичереш агымына күмелгән романтик шәхесне сурәтләү белән бер-берсенә якын диярлек. Лирик герой (“Диңгездә”) диңгез киңлекләрендә тетрәнгән рухына гармония табарга теләсә дә, күңел түрендәге басынкы уйлары аңа тынычлык бирми. Көймә ярга туктагач, ул “кырымлы завод морҗалары акырган” чынлыкка атлап чыгарга мәҗбүр. Шулай да геройның әле өмете бар, иң мөһиме – “бөек яшәү белән яшисе килә” икән. Сүз дә юк, төнге диңгез өермәсеннән исән калган юлчылар өчен, әлбәттә, җир тормышы ышанычлырак һәм тотрыклырак күренә. Шулай ук Садыйк мулла (“Уты сүнгән җәһәннәм”) белән Ризаның (“Сөю-сәгадәт”) бер-берсенә аваздаш, романтик геройлар икәне бик табигый. Алардагы өзлексез борчулы уйларының өстенлек алуы үз тормышыннан ризасыз булып интегүләреннән килә. Чөнки идеалыңны югалту – ул күп бәхетсезлекнең башы, яшәү офыгының батуы дигән сүз ич. Садыйк мулланы гамьсез тормышыннан төпсез упкынга ташлаган сәбәп – элекке хезмәтче малай “Тубал”ның Каһиров булып үзенә кунакка килүеннән, аның хәзер шәхес булып яшәвеннән икән. Соңгысына ышанмаслык та түгел, чөнки 1905 нче ел күтәрелешеннән соң реакциянең эзәрлекләве беррәт төшенке геройларны тудырган икән, шуңа нисбәттән тормыш төбеннән күтәрелеп килүче демократик катламны да сизмичә ярамас. Әдип, эчке бер тоем белән, Каһировларны аларның татар хәятендәге реаль көченә инанып тасвир кыласы иткәндер. Аның антиподы Садыйкның элекке идеалын югалтып, авыл мулласы булып калуы аның өчен шактый аяныч (“Мәет, фидия, тагын соңгы юлы кабер”), чыннан да, уты сүнгән җәһәннәм белән бер. Геройның караңгы кичерешләрен куәтле төнге яңгыр манзарасы тагын да тирәнәйтеп җибәрә. Шундый ук кичерешләр дулкыны Риза образы өчен дә хас. Анысы тагын тормышында бердәнбер юанычы итеп, кайчандыр еракта калган беренче мәхәббәтнең татлы ләззәте, тын, хозур табигать кочагында кичергән ашкынулы яшьлекнең сөю сәгадәте белән генә яши. Дөрестән дә, саф мәхәббәтнең һәркем өчен яңарып торган тәүге чагын беркем инкяр итә алмый. Монда исә яшәү дәрте романтик персонажның бик хиссиятле рухында чагылыш таба.
1.2 Г.Ибраһимов әсәрләрендә романтизм
XX йөз башы татар прозаиклары арасында романтизм Г. Ибраһимов әсәрләрендә җегәрлерәк яшәү җирлеген таба. Бу исә язучының карашлары белән, реакция елларында чуалчык тормышны үзенчәрәк сурәтләргә омтылышы белән, аның өчен сәнгати кануннарның эченәрәк ташланып эзләнүләре белән бәйле булса кирәк. Шулай да, язучы үзе әйтмешли, “төп мөндәриҗә”дән китмичә, романтизм белән реализмның уралышы баруын мәгъкуль күрә. Әлеге искә алган хикәяләре романтизм җимеше булса, (1909 – 1911 елларда иҗат ителгән), күп тә үтмәстән реализмга борылыш биреп, романтизм кысасын тарайтыбрак куя ул. Аңа карап, әдәби әсәрнең сәнгати бөтенлегенә һич тә кимчелек килми; бу исә милли әдәбият канунчылыгының эчке яшәешендәге үзгәлек итеп каралырга хаклы.
“Карт ялчы” (1912), “Көтүчеләр”не (1913) – авторның реализм белән романтизмның үрелеп яшәвен чагылдыра торган хикәяләре димичә булмый. Ялчылыкта гомере үткән Шаһи карт аның әңгәмәдәше Сәфәр – реаль типлар ич. Тормыш дулкыны белән кагылган ялчы Шаһиның газабы, аның рухын чолгап алган ризасызлыгы моңлы җыр ташкыны булып кайный. Бары аның “Юк инде, бәхетле булсак, бәндәгә бәндә булмас идек, балам”, - дигән офтанулы сүзләре хикәягә эпиграф итеп куярлык һәм ялчы картның бу гыйбрәтле сүзләре, әсәрнең реаль нигезен ачып җибәрә. “Көтүчеләр” хикәясенең төп герое Әптерәш картның язмышы да Шаһи картныкына бик охшаш. Бәхетне көтеп көтеп тә, хайваннар абзарында җан биргән көтүче Әптрәшнең фаҗигасе коточкыч. Бу чигенмәс халыкның бәндәләргә аяусыз һөҗүме, чыннан да, тәңренең аңлашылмас хөкеменә, мәрхүм Такташның гаҗиз сөаленә китерә:
Ник җиреңне, бар җиреңне –
Фирдәвестәй итмәдең?
Ник бөтен җиргә үзеңнең
Рәхмәтеңне сипмәдең?...
(“Җир уллары трагедиясе”)
Хикәядә әле Әптерәш картның улы Ваһит образы да бар. Аның романтик сурәтләнешендә шөбһә юк. Әптерәш Шаһи карт кебек хезмәт кешеләренең көйсез язмышы Рәсәй шартларында меңнәрнең, миллионнарның уртак фаҗигасе булса, Ваһит исә – хыялдагы каршылыклы образ. Ата тарафыннан каргалган, милләтеннән ваз кичкән инсафсыз Ваһитның кыйбласы билгесез. Аның саташулы җанына Христос белән рус карты ясалган рәсем- картина, музейга барып һаман карый торгач, юанычы һәм таянычы булып әверелә. Хикәядән көткән яктылык шуннан гыйбарәт: һичшиксез, яшәү нинди хәлләрдә дә кызыклы вә газиз. Ибраһимовның геройлары ничек кенә үзләренең төрлелеге белән хәйран итсә дә, аларда уртак бер максат кисәтеп тора сыман. Ул – яшәү өмете, кыйбланы табу өмете. Моның белән килешми мөмкин түгел. “Мәрхүмнең дәфтәреннән” (1914) хикәясенең лирик герое меңнәрнең газаплы хәятенә җавап эзләп, үзенең борчулы уйларын язып калдыра. Әмма аның үзенә кыйбла ачкан, өметле сәгадәт биргән ярлы милләттәшенең рәхмәтле сүзләре (“ Сезне укып рәхәтләндек, сезгә рәхмәт, туган, сез бик ...”) иманын ныгыта торган мәрхәмәтле өмете булып күренә. Яисә “Табигать балалары” (1914) – гали табигатьнең кеше хезмәте белән гармониясен иркә сурәтләгән, укыган саен күңелләргә гаҗәеп бер нур һәм куаныч өсти торган якты хикәя. Аны романтизм юнәлешендә тартучылар да бар барын. Әмма ул – реализмга бик тартым. Табигать хозурында хезмәт яменә күмеләгән адәмнәрнең, автор әйтмешли, “табигать балалары”ның хак бәхеткә омтылышы гаҗәп мени? Монда шунысы кызыклы: хикәянең бөтен сюжетындагы табигать образын, үзе яраткан адәмнәреннән, аларның хис вә акылыннан аерып алып булмый.
1.3 Г.Ибраһимов әсәрләрендә реализм чагылышы
Әдип үзенең иҗат дөньясына карата реализм ягындарак тора: “Мин реалистик мөһәррир, - дип яза ул “Толымбайскийга хат” мәкаләсендә. – Беренче әсәрләреннән хәзергәчә шул мәсләктә бардым. Арада кайбер әсәрләремдә романтизм элементларының бераз куера төшкән урыннары булгалады (реакция чорында), ләкин боларда да төп мөндәриҗә – нигез реализм иде. Кем-кем, әмма Ибраһимов – әдәбият теориясе буенча нык сиземләүче язучылардан. Ул бу очракта үзенең теоретик уйлануын “коммунистик идеология”дән чыгып түгел, бәлки иҗатының эчке закончалыкларыннан торып фикерли булса кирәк. Язма сәнгатьнең ерак тарихи традицияләренә юнәлеп, андагы әдәби байлыкны барлап карасак, борынгыдан килә торган гуманизм әдәбиятында ук чынбарлыкны чагылдыруга омтылыш ята сыман. Реализм стиле дә гасырлар аша тормышчанлык ашламасы нигезендә тернәкләнә килүе белән дәвамлы. Раз шулай икән, реализмның Яңарыш чорында ук чәчәк атуын инкяр итеп булмый. Аның дулкынлы үсешендә романтизм үзе көчле тәэсире белән яши башлый. Шул нәүбәттә романтизм, төрле милли әдәбиятларда эзен салып, үзенең хисси байлыгы белән реализмның тирәнәюенә, киңәюенә йогынты ясый. Француз язучылары романтизмның тау пейзажын, диңгез пейзажын бирүдә ипле тәэсирен күрсәләр, бездә аның табышы тау пейзажы, урман пейзажы беләнрәк килә шикелле. “Көтүчеләр” хикәясендәге табигать вакыйгалар барышында үзенең эре бизәкләре белән калкып тора: “Ул вакыт без тирмәндә яшәдек, бер ягыбыз – ялангач, соры ташлары белән күккә күтәрелгән зур тау, икенчесе – көне-төне шаулап утырган караңгы урман. Без табигатьнең шул ике куәте арасында кысылганбыз”. Чыннан да, кеше үзен тудырган мәһабәт табигать кочагында бөтенләй кечерәеп кала.
Г. Ибраһимов үзенең хикәя жанрын реализм юнәлешендә төгәлли. “Габдрахман Салихов” (1916) – Октябрь борылышына кадәр язылган соңгы хикәяләреннән берсе. Аның герое, әлеге Габдрахман – көйсез тормышы белән татар зыялысының юмористик образы буларак, котсыз хәят дулкынына бирешмичә, намус пакьлеге саклый алган оптимист зат. Үзенең ишләре ярлы мөхбирләр белән кабакта үткәргән бер кичә аларның өметле карашын, ирекле табигатен ачып күрсәтсә кирәк. Әдипнең реализмга ныклы утыруы “Алмачуар” (1922) хикәясендә чагыла. Ул монда халык тормышына үзенең җуелмас эзен салган гадәт-гамәлләрне матур тасвирлый. Алмачуар куанычы белән яшәгән 10-11 яшьлек Закирның характер сыйфатлары, табигый холкы укучыны җәлеп итәрлек. Аны әдәби тәнкыйть “эгоист, данга омтылучы” диебрәк нык кына гаепләп язган иде язуын. Әмма бу нәни шәхеснең натурасын малайларча елдам, тиз яралана, тиз ватыла торган, гаделлекне дәгъва иткән сабый җанын онытып җибәрәләр, бугай. Кем генә Сабан туе бәйрәме ат чабышларында беренчелекне алу өчен тырышмый икән?! Кешенең мөкатдәс теләге, табигый омтылышы ләбаса бу. Хикәянең реализмы язучының биографик детальләре белән дә тулылана. “Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк, – дип яза ул. – “Алмачуар” дигән хикәям үз тормышымнан алып язылды дисәм дә була”. Бу җәһәттән мәрхүм Тинчурин сүзләре искә төшә: “...адәмнең яратылышында, – дип яза ул, – аның шәхси тормышы, шәхси теләкләре – хәяттә асыл нигез һәм табигый канун”. Дөрестән дә, язучының “шәхси тормышы һәм шәхси теләкләре” аның иҗат йөзе өчен гыйбрәтле вә газиз икәне мәгълүм.
1.4 Г.Ибраһимовның тәнкыйть мәкаләләре
Әмма Ибраһимовның шәхесе катлаулы, аның кырыс табигатьле, каты сынлы булуы турында язалар. Талант ияләре дә кеше бит, шулай булырга мөмкин диярләр. Дөрес сүзгә җавап юк. Шулай да әдипнең Габдулла Тукайга карата каршылыклы бәяләре сискәндерми калмый. 1910 – 1911нче елларда язган “Әдәбият мәсьәләләре”, “Яңа әсәрләр”, “Милли әдәбият дәресләре” дигән мәкаләләрендә ул мәшһүр шагыйрьгә хаклы бәя бирсә, аннан соң язган “Татар шагыйрьләре” (1913), “Талант трагедиясе” (1914) хезмәтләрендә инде олуг шагыйрьне каралтып язган чуалчык фикерләре белән генә күренә. Моны Ибраһимовның “Сәнгать – сәнгать өчен” теориясе бәлки мавыгуы нәтиҗәсе диебрәк аңлатулар булды булуын; бәлки, шулайдыр. Һич тә мондый фикерне инкяр итмәстән, әлеге “шәхси теләкләрнең”, талантлар арасында шәхси каршылыкларның урын алуы шактый тискәре роль уйнаган булуын да искәртик. “Талант трагедиясе” – мәрхүм шагыйребезнең вафатына бер ел тулу уңае белән язылган мәкаләсе. Анда Г. Ибраһимов татар мәгыйшәтенең шагыйрьгә бирерлек яктылыгы һәм мәдәни тәрәккыяте булмавын хәсрәтләнеп анализлап килә дә, “талант трагедиясе”нә сәбәп итеп, Тукай шәхесенә тискәре кагылган хаксыз фикерләрен яудыра: “Тукай үзе исә мактауларга исерде дә, – дип яза әдип, – мәдех сүзләре белән үзен гарешкә менгән хыял калды. Үзе хакында: “Я слишком велик!” – дип уйлар мәртәбәдә зур хатага чумды һәм шул хата аны үзенең тәкәммел вә тәрәккыйсе (үсү һәм алга китү. – М. Җ.) юлында тырышуына манигъ булды”. Анын “Татар шагыйрьләре” мәкаләсенә анализ матбугатта булган иде инде. Үз вакытында Тукай да әдипкә карата бурычлы булып калмагандыр анысы (“Җавап” һ.б. шигырьләре). Әмма замандашларының истәлекләреннән күренүенчә, Ибраһимовның шәүесе шыксыз яклары белән дә ачыллып китә. “Г. Тукай да, Ф. Әмирхан да Г. Ибраһимовны сөйми гомер иттеләр, – дип яза шагыйрь Укмасый, – “эгоист”, “мин-минлекле”, “скандалчы” ди торганнар иде”. Тагын икенче язманы да искә алыйк: “Дусларына һәрвакыт, һәр очракта ярдәм итәргә әзер торган кебек, – дип яза журналист Мәхмүт Бөдәйли, – дошманнарына карата ачы телле, каты куллы, шәфкать һәм гафу итүне белми торган батыр көрәшче иде ул”.
III.Йомгаклау
Бу өзекләрне дикькать белән укысаң, әдипнең шәхесе байтак кырыс һәм һавалы булуын чамаларга мөмкин. Дөнья әдәбияты Ф. Достоевский шәхесенең тискәре якларын белсә дә (“крепостной тәртипләр алпавытлар белән крестьяннар арасында идеаль әхлак урнаштыра” дигән фикере һәм үзенең “дин остазым” дип иң кара фигура К. Победоносцевны тануы һ.б. лар), аның гениаль икәнлегендә шикләнми, бәлки: “...образларны бирү көче ягыннан аның таланты Шекспирга гына тиңдер, – ди М. Горький, – ләкин шәхес булу ягыннан карганда, дөньяның һәм кешеләрнең хөкемдары булу ягыннан караганда, аны урта йөзләрнең инквизиторы ролендә күрүе бик җиңел”, – дигән бәясе белән, бу бөек акыл иясенең каршылыклы йөзен тартынмыйча ачып сала. Ләкин талант һаман да талант инде ул. Без Ибраһимовның да шул көчен олуглыйбыз, аны гасырларга күчеп яшәткән дә шул олуг таланты булыр.
Г. Ибраһимов татар әдәбияты үсешенә үзенең хикәяләре белән төрлелек керткән әдипләребезнең берсе булып кала.
Кулланылган әдәбият
Отчего синичка развеселилась
Мальчик и колокольчики ландышей
Тупое - острое
Рисуем осенние листья
Лупленый бочок