В данной статье содержится информация о родословных, собранных членами краеведческого кружка
Вложение | Размер |
---|---|
rbishchanyn_yakty_yoldyzlary.docx | 22.71 КБ |
Рбишчаның якты йолдызлары
(безнең сыйныфның нәсел җебе)
Безнең мәктәптә озак еллар буе укучылар өчен туган як тарихын өйрәнү түгәрәге эшләп килә. Без – бишенче сыйныф укучылары быелгы уку елыннын шушы түгәрәккә йөрибез. Анда без туган авылыбызның тарихын гына түгел, үз гаиләбезнең тарихын да өйрәнәбез. Нәсел-нәсәбеңне, туган-тумачаңны белмичә, туган илеңнең үткәнен, туган халкыңның тарихын белеп булмый. Шәҗәрәләр безгә халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дип бик дөрес әйткәннәр. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп үткәннәр белән киләчәк буын арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак, гаиләләрнең өзелмәс җепләр белән уралган язмышлары аша без бүген төрле җирләрдә сибелеп яшәгән татарларның кан-кардәшләр икәнен беләбез.
Хакимов Ваиз
Безнең нәсел агачы дин әхелләре белән бәйле. Хакимов Абдулла мулланы Рбишчада белмәгән кеше юк дип уйлыйм. Ул минем бабакаем Фәритнең әтисе. Аның турында мин олылар сөйләве буенча гына беләм. Ул 1877 елда туган. Абдулла бабакаем мулла булган вакытта (Октябрь революциясенә кадәр), безнең Зур Рбишча авылында биш мәчет булган. Шуларның өченчесе Хакимовларныкы. Бабакаемның мәчет каршысында мәдрәсәсе дә булган. Анда ике Рбишчадан килеп шәкертләр укый торган булалар.
1933 елда совет власте дин әхелләренә каршы көрәш башлый. Абдулла бабамны шушы елның 23 июлендә төнне “черный ворон” машинасы белән килеп алып китәләр. Ул 1921 елда ук Финляндиягә барган вакытта ук “вербовать” ителгән диеп һәм “Ашихаруль Исламия” төркеменә кергән дип гаеплиләр. Шул ук вакытта Абдулла мулла белән бергә безнең авылдан кулаклар, сәүдәгәрләр һәм бер укытучы да һөкүм ителгән була. Барча кулга алынганнарны 58 нче статья белән лагерьга озаталар.
1937 елда репрессияләр көчәя. Абдулла мулланы яңадан төрмәгә кайтаралар. Аны туганы Вәлиәхмәт белән Гельсингфорста (Хельсинки) очрашыпсың дип гаеплиләр. Ул: “Мин туганым белән 1921 елда күрешкән идем” дигән сүзләрен кемдә ишетми. Ул шушы вакытта Финляндиягә ачтан үлүче мөселманнарга булышырга барган була һәм аларга 25 мең фин маркасы, 8 ящик кием-салым тапшыра. Ләкин аны кемдә ишетми дә, тыңламый да.
1937 елның 16 декабрендә Абдулла Хакимовны атып үтерәләр. Аның кебек репрессия корбаннары миллионлаган, ләкин шушы елларда дин әхелләренә булган дәүләт политикасы кемне дә битараф калдырмый. Мондый котычкыч вакыйгалар кабатланмасын иде. Мәчетләребез дә азан тавышы ишетелеп торсы иде.
Без – Җиңү оныклары
Рәфиятҗанова Әлфия:
Минем бабам - Невмянов Абдулкәрим 1923 елның 5 мартында Кызыл Октябрь районың Кече Рбишча авылында крестьян гаиләсендә туа.
1930-1937 елда тулы булмаган шушы авылның урта мәктәбендә белем ала һәм соңыннан “Урак белән чүкеч” колхозына эшкә керә.
1941 елның сентябрь аенда минем бабам әтисе белән бер көнне сугышка чыгып китәләр. Бабамның әтисе сугышның беренче елында ук батырларча һәләк була.
Ә бабамны Сталинград янында барган сугышларга озаталар. Аның сөйләве буенча, Сталинградны алган вакытта бик күп кан коела, чырылдап су түгел - кан ага. 200 көн һәм 200 төн сугышалар, безнекеләр җиңәләр Гитлер солдатларын. Бабам сөйләгәндә елап сөйли иде,-дип минем әнием дә исенә төшерә. 1945елның башында Берлинны алган вакытта минем бабам каты яралана. Аның бер кулына немеө солдаты кыска мылтык пычагы тыга. Берничә операция дән соң, бер айдан бабам тагын сугыш кырына аяк баса. Берлинга кадәр барып җитә, ләкин сугыш бетим дигәндә, ул зур контузиягә эләгә һәм шушы вакыйгадан соң, ике колагы да ишми башлый.
Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби хезмәте өчен бик күп медалләр белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамлангач, бабам туган авылына кайтып, колхозга эшкә керә. 1947 елда үз авылының Зөһрә исемле иң чибәр кызына өйләнә. Алардан бер- бер артлы 10 балалары туа, ләкин дүртесе яшьли гүр ияләре була. Алтысы бүгенге көндә дә аллага шөкер, сау-исәннәр. Бабам белән әбием 47 ел бергә тату гомер итәләр. Ләкин әбием 1996 елның 25 июненьдә бакый дөньядан китеп бара. Ә бабам анардан калып 8 ел яшәде. Ул 2004 елда вафат булды.
Хәзерге вакытта бабамны авыл халкы яхшы сүз белән генә искә алалар. Мин бабам белән горурланам. Безгә якты дөнья булсын өчен минем бабам үзенең саулыгын җәлләмичә ялкын утка кергән. Без - Бөек Ватан сугышының оныклары, бабаларыбызның батырлыгын онытырга һич тә хакыбыз юк дип уйлым.
Мөхәммәтжанов Алмаз, Абдулкәримов Илназ
Безнең бабабызныңның әтисе Мөхәммәтҗанов Кәрим Абдулла улы 1905 елны Зур Рбишча авылының крестьян гаиләсендә дөньяга туа. Аның бала чага вакыты авыр елларга туры килә: башта герман сугышы,аннан революцияләр, гражданнар сугышы. Тормыш авыр булганга күрә, ул мәктәптә белем ала алмый. Өйдә торып, хәреф – саннарны үзе өйрәнә. Укырга теләге зур булса да, балачактан ук әтисе-әнисенә булышырга кирәк була. 1925 елда авыл кызы Хәйрелбанатка өйләнә. Бәхетле гаиләдә бер-бер артлы алты бала туа. Ләкин озакта үтми Бөек Ватан сугышы башлана. Кәрим бабабыз 1941 елны ук сугышка китә. Ике елдан каты яраланып, туган авылына кайта. Әтисе урынына дошманнар белән сугышырга аның олы улы Рифатны алалар. Ул сугышка 1943 елның дүртенче ноябрь аенда чыгып китә. 1944 елның август аенда Рифат абыем хәбәрсез югала. Аның хәрби формадан төшкән фотосүрәтеннән башка бернинди мәгълүмәтләр дә сакланылып калмаган. Ләкин без аны бер дә онытмыйбыз, һаман да ятъ итеп торабыз.
Сугыш тәмамлангач, Кәрим бабабыз авылда гаиләсен калдырып, Горький шәһәренә барып урнаша. Биредә ул озак еллар буе имам вазифәләрен башкара. Ул бу шәһәрнең Революция урамында 1979 елга кадәр яши. Шәһәр халкы бүген дә Кәрим бабабызныны якты сүзләр белән искә алалар. Аның турында мәгълүмәтләр Түбән Новгород шәһәрендә басылып чыккан “Азан над Волгой” китабында да бар.
Кәрим бабабызның калган барча балалары бу тормышта үзләренең урыннарын таптылар. Аның кече улы - безнең бабабыз Рушан. Ул 1944 елның 10 сентябрендә туа. Гомер буе “Беренче Май” колхозында башта машина шоферы, соңыннан бик озак еллар буе (лаеклы ялга чыкканчы) автобус шоферы булып хезмәт итте. Батыр колхозчы гына түгел иде бабабыз, матур тавышы белән дә дан казанган кеше ул. “Керим әле урманнарга”, “Сарман” җырларын дөнья йөзендә ике генә кеше моңлы-җанлы итеп башкара торган булгандыр: берсе аның - бөек җырчы Хайдәр Бигичев, икенчесе - безнең Рушан бабабыз. Туйлар булсынмы, авыл яисә район бәйрәмнәре, сабан туйлар – алар берсе дә бабабыздан башка үтми булган. Бүгенгесе көндә Рушан бабабыз мәчет карты. Алар Адилә әбекәбез белән безнең гаиләбезгә ямь өстәп торсыннар иде, безнең нәсел җебебез өзелмәсен иде.
Хайбуллин Ильяс
Гаиләбезнең нәсел җебен сүтәргә җыенгач, кемгә соң куберәк игтибар итим дип уйлап утыргач башка нинди генәме уй кермәде. Минем әтиемнең өч абзыйсы, бер энесе бар – алар гаиләдә биш малай. Олы абыем Наиль гаиләсе белән Мәскәү шәһәрендә яши, калганнары бар да авылда. Барысы да үз көчләре белән куелган ике катлы зур өйләрдә матур итеп яшиләр, аллага шөкер. Тормышлары барысыныкы да ал да гөл. Моның өчен алар барысыда Нәим бабакабыз белән әле гүр иясе булган Хамия әбекәбезгә иксез-хисабсыз рәхмәтле. Бәлки аларга гына түгелдер, ә Бөек Ватан сугышы кырында ятып калучы Нәим бабамның әтисе Нурәхмәт бабакамда чит җирләрдә ятып безнең гаиләгә матур киләчәк теләгәндер һәм шуның өчен үзенең гомерен биргәндер. Аны сугыш тотынгач ук, армия сафларына алалар. Әбием 2 яшь бала белән кала. Нурәхмәт бабам 1943 елга кадәр хатлар яза, ләкин аннан язулар туктала. Ике ай үткәч, хәбәрсез югалган кагазе килә. Әбием тол, балалар ятим кала. Тормыш бик авыр булсада, әбием бөтен авырлыкларга чыдый. Балаларын аяк өстенә бастыра. Минем Нәим бабам бүген инде үзе дә мәчет карты. Мин аны бик яратам, аның белән горурланам.
Ә минем әнием Файлә – Пошат авылы кызы. Аның бабасы да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Безнең бәхеткә әлегесе көнгә бабабыз-Абдуллин Абдулхак Абдулла улы сау-исән. Ул 1923 елда туган. Унсигез яшендә сугышка китә. Волхов фронтына җибәрәләр аны. Озакта үтми аның полкын Ерак Көнчыгышка озаталар. Биредә ул каты яраланып, госпитальга эләгә. Берничә операция ясаганнан соң, туган туфрагына кайтырга мәҗбүр була. Сугыштан соң колхозны күтәрүгә ярдәм итә. Хатыны белән, хезмәт көче белән сигез баласын аякка бастырып, тормыш юлына озата.
Бүгенгесе көндә бабаема 93 яшь. Аллага шөкер, рәхмәт язмышка, безгә шундый бабай биргән өчен.
Дәүләтбаев Руфат
Мин Рәшит бабамның әтисе – карт бабакаем Дәүләтбаев Фатех Зарип улы турында язарга булдым. Ул 1921 елның 14 августында Зур Рбишча авылында ярлы крестьян гаиләсендә икенче бала булып туа. Бала чактан ук әтисе белән әнисенә ярдәмче булып үсә. Тормыш хәлләре дә уңайлана. Ләкин бәхетле мизгелләр озакка бармый – Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елны Фатех бабакам сугышка китә. Нинди генә авырлыклар күрми анда. Ул 169 нчы укчылар полкында укчы булып дошманнарга каршы сугыша. Чехословакиянең Банска –Быстрица шәһәрен яулап алганда зур батырлыклар күрсәткән өчен Сталин исеме белән язылган рәхмәт хаты тапшырыла анарга. Ул ике тапкыр Дан ордены белән, Бөек Ватан сугышы ордены, Германияне яулап алган өчен медале, Жуков исемендәге медаль һәм башка бик күп орден-медалләр белән бүләкләнгән була.
Фатех бабакам сугыштан 1945 елның көзендә генә кайта. Ул Сәлимә исемле матур авыл кызына өйләнә. Аларның биш балалары туа, шуларның берсе минем әтиемнең әтисе – Рәшит. Ул хәзер Зур Рбишча авылында әнкәем Вәлидә белән гомер кичерә. Мин аларга саулык-селәмәтлек телим, бергәләшеп безгә бәхетле яз китергән Фатех бабакамның рухына дога кылып торыйк.
Икенче сүзем әнием Гөлфиянең әбисе Хөсәинова Хәнифә Гани кызы турында. Ул 1938 елның 12 ноябрендә Кече Рбишча аввылының колхозчы гаиләсендә туа. Яш булуына карамастан, үзе дә шушы “Урак белән чүкеч” колхозына эшкә керә. Озакламый минем бабакамның әтисенә тормышка чыга. Минем Хәнифә әбием чын герой – ул 12 бала тәрбияләп үстергән. Дәүләтебез аны югары “Герой-ана” исеме белән бәяли. Рәхмәт хатлары, грамоталары иксез-чиксез. 12 баласы булсада, алар барысыда үз юлларын таптылар. Кайсысы авылда, берничәсе мәскәү шәһәрендә гомер итәләр. Хәзер аның 23 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Минем Хәнифә әбием бик бәхетле, мин анарга исәнлек-саулык, озын гомер телим
Хамидуллин Салават
Безнең нәселнең иң атаклы кешесе кем икән дип озак уйлап торгач, әбием белән киңәшергә булдым. Ул миңа әтисе Закиров Абдрахман Сабер улы – минем карт бабакам турында сөйләде. Бабакам 1909 елда Зур Рбишча ааавылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач ук, дошманга каршы көрәшергә китә. Бик каты сугышлар барган вакытта яраланып госпитальга эләгә. Аның аягына берничә тапкыр операцияләр эшлиләр. Төрле госпитальда ятарга туры килә, ләкин файдасы булмый – 1944 елда аягын кистереп туган авылына кайта. Туган җиренә кайтканда күкрәгендә бик күп орден – медалләр тагылган була, аларның берсе - икенче дәрәҗә Дан ордены. Биредә аны хатыны белән бер баласы каршы ала. Алар тагында сөекле хатыны белән бергә тугыз бала табып аякка бастыралар. Барысыда бу тормышта үз урыннарын табалар.
Шуларның берсе Закиров Наиль абыем Чернобыль фаҗигасының ликвидаторы. Анда күрсәткән батырлыгы өчен “За заслуги перед Отечеством” икенче дәрәҗә медале белән бүләкләнгән.
Сулейманова Нәргиз
Мин сезгә үземнең карт әтием турында язарга булдым. Ул – Халимуллин Абдулмәлик Халил улы. Карт әтием 1932 елның 24 январенда Иске Мучали авылында туган. Җиде яшендә үк карт әтием ятим калган. Үзенең яшь булуына да карамастан, әтисе үлгәч үк, зурлар белән беррәттән, колхозда эшли башлый. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ләкин аның кебек яшүсмерләр күп, алар бергәләп шулай эшли-эшли Җиңү көнен якынайталар.
1960 елда карт әтием үз гаиләсен кора, ул авыл кызы Насруллина Рәйсә насрулла кызына өйләнә. Аларның артлы-артлы биш балалары туа: Вәлит, Найлә, Райлә, Алсу, Фәрит. Аларны аякка бастырыр өчен көне-төне эшли карт әтием.1976 елда аны “Социалистик көрәш җиңүчесе” медале белән бүләклиләр. 1980 елда карт әниебез кинәттән үлеп китә. Биш баланы аякка бастырырга карт әтиемә бик авыр булгандыр. Ул күңел төшенкелегенә бер дә бирелми, колхозда эшләвен дәвам итә. Балаларын урнаштыра. Минем әнием Рбишча егете Мидихатка кияүгә чыга. Алар өч кыз бала үстерәләр. Минем олы апаларым Мәскәүдә яшиләр.
Карт әтиемнең Бөек Җиңүнең юбилей медалләре дә бар. Алар белән ул 2005, 2010 елларда бүләкләнә. Ә инде 70 еллык медален алырга өлгермәде – 2014 елның 19 ноябрь аенда үлеп китте. Без гаиләбез белән Иске Мочали авылына барып, карт әтиебезнең рухын ятъ итәбез.
Юсипова Эльмира
Гаиләбезнең нинди шәхесе турында языйм икән дип озак уйлап тормадым мин- иэ яраткан кешем турында язарга булдым. Ул кем дип сорыйсызмы- минем бабам Юсипов Рәшит Зияетдин улы. Бабам 1938 елда Зур Рбишча авылында туган. Анарга 5 яшь булганда Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе Зияетдин озакламы сугышка китә һәм әйләнеп кайтмый – сугыш кырында мәңгегә ятып кала. Бабам әнисе һәм энесе белән генә кала.
12 яшендә бабам колхозда тракторга утыра һәм гомер буе биредә тракторчы булып эшли. 1965 елда СССРның “Старший механизатор” мактаулы исеменә лаек була. Әбием Рушан белән матур гаилә коралар. Аларның дүрт балалары туа – ике кыз, ике малай. 1990 елда бабам “Нива”автомашинасы белән бүләкләнә. Хәзерге вакытта да ул машина бабамның ярдәмчесе.
Бүгенге көндә бабам мәчет карты, әбием белән икәү алар безнең гаиләнең яме.
Укытучылар нигезеннән
Нуреева Самира
Безнең нәселдә авыл тарихында тирән эз калдырган кешеләр бик күп. Алар арасында Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган батырлар, мәктәп директоры, укытучылар, почта мөдире һәм бик күп туган төбәк өчен янып торучылар бар. Минем Таһир бабакаемның әнисе дә шундыйлардан булган. Сүзем – Мөнирә әбекәм турында.
Нуреева Мөнирә Сафиулла кызы 1929 елда Зур Рбишча авылында туа һәм 1935 елда шушы авыл мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Ә җиденче классны ул Мәдәнә авылында тәмамлый. Аннан сугыш башлана. Мөнирә әбиемнең яшүсмер еллары авыр вакытка туры килә шул. Ә сугыш тәмамлангач, 1946 елны ул Кочко-Пожар педучилищесына укырга керә. Укытучы булырга ул кечкенә вакыттан ук хыяллана. Педучилищены 1950 елны тәмамлап, туган мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып кайта. Озакламый Җәфәр исемле авыл егете белән матур тормыш коралар. Бер-бер артлы биш балалары туа. Минем бабакам Таһир – аларның олы уллары.
Мөнирә әбекәм кечкенә генә буйлы булса да бик батыр һәм уңган булган, җыр-шигырь остасы, мәктәптә төрле чаралар оештыручыларының берсе булган. Озак еллар буе мәктәп китапханәсендә хезмәт иткән.
Кызганычка каршы мин туган вакытта ул бу дөньядан киткән иде инде. Ләкин аның турында истәлекләр безнең гаиләдә мәңге сакланыр. Урының җәннәттә булсын, дәү әбекәм!
Хамидуллин Раиль
Минем Рокия әбиемне безнең Зур Рбишча авылында белмәгән кеше юктыр дип уйлыйм, чөнки ул авылым өчен дан казанган кеше. Һәрвакыт җаваплы эшләрдә, зур урыннарда авыл халкының телендә ул яхшы сүзләр белән генә искә алына.
Рокия әбием 1912 елның 15 нче августында Мари җирендә туа. Үзенең хезмәт юлын Рамазанова Рокия Әхмәди кызы 1930 елны укытучы булып Ниҗгар якларының Зур Рбишча авылында башлый. Озакламый ул биредә кияүгә чыга, башта кызы һәм улы туа. 1938-1941елларда Зур Рбишча мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта. Сугыш башланып, ирләр сугышка киткәч, 1941-1945 елларда ул биредәге җиделлык мәктәп һәм детдом директоры булып эшли. Соңыннан Пионерлар сараеның директоры. Аннан авылда балалар бакчасы төзелә. Ул башта авылның Уртавыл урамында була, соңыннан җирле мәктәп янына күчерелә. Балалар бакчасы ике катлы була: беренче катында гаиләсе белән әбекәйләрем яшәгән, ә икенче катка балалар йөрегән. Ә 1950 елны авыл халкы аны авыл советы рәисе итеп билгелиләр. Шушында берничә ел авыл халкы өчен хезмәт иткәч, “Беренче май” колхозы рәисе итеп билгеләнә. 1958-1960 нчы елларда - ул колхоз рәисе. Бу вакытларны авыл халкы “колхозда иген күп, колхозчылар игенгә туйды” дип искә алалар. Гаиләсе ишәйгәч,кечкенә балалар үсә башлагач, Рокия әбием авыл китапханәсәнең мөдире итеп билгеләнә. Биредә ул 1960 елдан алып 1971 елга кадәр эшли. Шуның өстенә мәктәптә татар теле дәресләре дә алып бара. 1977 елдә ул лаеклы ялга чыга. Анарга Совет дәүләтенең Бөтенсоюз пенсионеры исеме бирәләр. Соңгы елларда әбиебез кышын Түбән Новгородта яшәүче Фәрхат абыебызда, ә җәй айларында минем бабаем Мансур белән кызы Сания гаиләсендә яши иде. Ул 1990 елның 9 нчы январенда безне ташлап, бакый дөньяга күчте. Әбекәбез күп күргән, күп эшләгән. Без аны онытырга хакыбыз юк.
Лукманова Гүзәлия
Бу дөньяда һәрбер кеше үзенең нәсел җебен җиде катка кадәр төшәргә тиеш диләр. Миндә үземнең нәсел җебемне сүтеп карарга булдым.
Минем әниемнең бабасы Каюм исемле булган. Үзенең чоры өчен ул бик укымыш була – рус, гарәп телләрен белгән, Корьән тәфсирен аңлатып бирә булган. Аның улы Кәрим бабам әтисенең эшен дәвам иткән, ләкин Бөек Ватан сугышы башланып китү белән, 1942 елда үзе теләп сугышка китә, ләкин туган туфрагына әйләнеп кайтырга язмаган була шул – 1945 елда ул һәлак була. Аның улы Абдулла да фашистларга каршы сугыша, ул Җиңү яулап туган җиренә кайта. Биредә ул колхозга эшкә керә, карт әбием Алия белән матур гаилә кора. Бер-бер артлы биш малайлары туа. Шуларның берсе – минем әниемнең әтисе. Икенчесе Надир абыем - офицер. Ул үз гомерен илебез тынычлыгын саклауга багышлаган, хәрби училище тәмамлый һәм очучы булып хезмәт итә башлый. Аннары 1980 нче елларда капитан дәрәҗәсендә интернациональ бурычын үтәргә Әфганстанга китә һәм ике елдан артык Әфган күгендә вертолеты белән утлы бәрелешләрдә катнаша. Советлар Союзында югары бүләкләрдән саналган “Кызыл Йолдыз” орденына лаек була. Хәзер ул лаеклы ялда. Авылга кайтып умартачылык белән шөгылләнә.
Минем әниемнең әнисе - Фирдания Казан якларыннан. Ул бабакам белән танышып, 40 елга якын инде безнең зур Рбишча авылында яши. Бик озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Хәзер лаеклы ялда. Фирдания әбиемнең туганының кызы Гүзәлия Шнайдер Германиядә яши, ул анда югары категорияле табиб булып хезмәт итә. Шулай инде гомер иткән чакта кешенең юлы төрле җирләргә барып тоташа. Ләкин кеше кая гына яшәмәсен. Ул үзенең тамырларын кайдан чыкканын онытырга хакы юк.
“Рбишчаның якты йолдызлары” яисә “безнең сыйныфның нәсел җебе” исемле бу эзләнү эшебез өстендә без быелгы уку елында гына эшли башладык. Авылның үткәнен өйрәнеп, өлкән буын кешеләре белән очрашып, борынгы бабаларны барладык һәм киләсе елларда да шушы өлкәдә, эзлекле эш алып барырбыз дип уйлап калабыз.
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, - дигән шигырь астында без әби – бабайлардан нәселебезне барладык. Үткән тарихка сәяхәт кызыклы да, катлаулы да эш. Без бу сәяхәт вакытында үз нәселебезнең зур, эшкә кыю, куркусыз икәнлеген аңладык. Үткәннәрне барлап, киләчәк өчен зур байлык калдыруыбыз белән чиксез горурланабыз.
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Сказка на ночь про Снеговика
Сладость для сердца
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши
Свадьба в Малиновке