Фәнни эш
Вложение | Размер |
---|---|
maktama_bistsenen_bet_hm_monzhtlre.docx | 40.43 КБ |
Татарстан Республикасы
Әлмәт муниципаль районы
Түбән Мактама 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Юнәлеше: Туган якны өйрәнү
ФӘННИ ЭШ
Мактама бистәсенең бәет һәм мөнәҗәтләре
Башкаручы:
8нче сыйныф укучысы Сәләхова Румия Ильнар кызы
Җитәкче:
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кыз
2018.
Эчтәлек
Бит
I. Кереш............................................................................................................3
II.Төп өлеш.......................................................................................................5
III.Йомгаклау.................................................................................................11
IV.Кулланылган әдәбият исемлеге..............................................................12
Кереш
Белгәнебезчә, халык авыз иҗаты әдәби жанрлар арасында иң борынгысы. Ул телдән-телгә күчә-күчә, үзгәрешләр кичереп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән тезмә яки чәчмә әсәрләр җыелмасы. Башлап иҗат итүче онытылу сәбәпле, аларны халык авыз иҗаты әсәрләре дип кенә атыйлар. Бүгенге көндә бу термин фольклор, халыкның сүз сәнгате атамалары белән параллель кулланыла.
Соңгы елларда һәр төбәктән фольклор әсәрләрен җыю һәм аларны өйрәнүгә бик зур әһәмият бирелә башлады. Теге яки бу өлкәнең халык авыз иҗатын өйрәнү катлаулы мәсьәләләрнең берсе ул. Биредә халыкның тел байлыгыннан ничек файдаланулары, аларның үзләренә генә хас өслүбләре дә ачык чагыла.
Без әлеге фәнни эшебезне авылдашларым иҗат иткән фольклор әсәрләрен җыюга багышладык. Мактама бистәсенең бәет һәм мөнәҗәтләрен тупладык. Алардагы тема төрлелеген, сурәтләү чараларын тикшердек.
Максатыбыз - талантлы якташларыбызны барлау, аларның иҗат җимешләрен (бәет, мөнәҗәтләр) туплау; бу жанрларның төп үзенчәлеген - стиль үзенчәлекләрен ачыклау.
Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
- бистәбезнең бәет һәм мөнәҗәтләрен җыю. Авторларның теленә кыскача күзаллама ясау
- шуннан чыгып авторларның үзенә генә хас булган язу үзенчәлекләрен билгеләү;
- автор тарафыннан кулланылган стилистик фигураларны, сурәтләү чараларын барлау һ.б.
Фәнни эшне башкарганда район газетасы “Әлмәт таңнары”, Әдәбият белеме сүзлеге, А.Г.Яхинның “әдәбият дәресләре” һәм җирле фактик чыгынаклар файдаланылды.
Төп өлеш
Тормыштагы төрле фаҗигале хәлләр һаман булып тора. Физик яктан кеше никадәр генә нык, таза булса да, рухи яктан ул барыбер сына. Күңел дөньясына, кичерешләренә чума. Мондый хәлләр китергән авыр югалтуларга карата кеше, үзенең рухи реакциясен чагылдыруның бер чарасы буларак, бәет һәм мөнәҗәт иҗат итә. Дөресерәге, моң, хәсрәт - халык күңеленнән үзе шигъри тезмә булып бәреп чыга һәм күпмедер вакытка кадәр кеше кайгы-хәсрәттән арынып тора. Шуңа халык иҗаты әсәрләреннән бәет һәм мөнәҗәт кешеләрнең яшәеш шартларын җиңеләйтү вазыйфасын башкара, диләр.
Әлеге жанрларның актуальлеге дә шунда: эчтәлекне хис тәшкил итә һәм көйгә - моңга корыла.
1. Бистәмнең бәет һәм мөнәҗәтләре
Бәет үзәгендә яшәү белән үлем фәлсәфәсе, лирик һәм фаҗигаи фондагы сурәтләр белән «мин» исеменнән кешенең гүзәл сыйфатлары тасвирлана. Хәятыннан аерылган кешенең шул сөекле иле, гаиләсе, хезмәте, яшәеше тормышка гимн булып сурәтләнә. Безнең бәетләрнең нәкъ менә шул шәхси вакыйгаларга багышланганнарына тукталасыбыз килә. Галимнәр мөстәкыйль рәвештә, нәкъ бәет буларак, шәхси фаҗигагә багышланган бәетләр буларак килеп чыга башлавын аларны тикшереп исбатлаганнар.Темалар чикләнсә дә, бәет жанрында эчтәлек, шигърият традицияләренең бер үк юнәлештә үсүе артык үзгәрешсез кала. Үлемгә багышланган бәетләрнең төп фикере –аерылу, якты дөньядан китү фаҗигасе. Мәсәлән, бистәбездә гомер итүче Габидуллина Гөлисә апаның ике улы да бик яшьли фаҗигале төстә вафат булалар (берсе – баскычтан егылып төшеп үлә, икенчесен чәнчиләр; ), шуларга багышлап ул “Рәмис” һәм “Нияз” бәетләрен иҗат итә; Миңлебаева Ләйләнең туганы Әкълимәгә багышланган “Әкълимә” бәете (Әкълимә апа 54 яшендә яман шеш авыруыннан үлеп китә) һ.б.
Бистәбездә яшәүче Гөлисә апаның сөекле улларына багышлап язылган “Рәмис”, “Нияз” бәетләре. Бу бәетләрдә авторның кешеләргә җиткерәсе теләге: бала кайгысын кичерергә беркемгә дә насыйп булмасын.
Балакаем, йөрәк парәм,
Булдың бит йөрәк ярам.
Сагынуыма түзә алмыйм,
Кабереңә еш барам.
Болытлар агар инде,
Тамчылар тамар инде.
Балакаем, синсез калган
Йөрәгем янар инде.
Рәмис бәете
Идарәдә эшләгәндә
Талгандыр беләкләрең,
Илле дүрттә үләсеңне
Сиздеме йөрәкләрең.
Әкълимә бәете
Шулай итеп, бәетләрнең иҗат ителү максаты — иң якын кешеләренең изге рухына дога булып барып ирештерү теләге. Апа-абыйларга, әби-бабайларга, әти-әниләргә багышланган бәетләрне аерым бер төркемгә кертергә була (Исламова Кәмилә апаның “Әни догасы бәете”, Каюмова Ленизаның “Абыем Кифарис”, “Әтием” бәетләре). Бу бәетләрне укыганда үзеңне җан авазы ишетелгәндәй хис итәсең.
Бу бәетләрдәге юлларны укыгач, тормышның, якыннарыңның кадерләрен белергә кирәк икән дип, уйлап куясың.
Бәетләрнең төзелешен өйрәнеп, галим Фатих Урманче «бисмиляһи вә билляһи» дип башлануына игътибар итә. Элек-электән мөселманнар һәр эшне «бисмиллаһи» дип башланганнар.
«Бисмилләһи» -дип башладым
Бу бәетнең башларын, - дип башлый Гөлисә апа үзенең улы Ниязга багышланган бәетен. Бәетләр бетем өлеше булу белән дә үзенчәлекле:
Рәхмәт сезгә, дус-туганнар,
Җыелып озаттыгыз.
Минем кебек зур оядан
Китәргә ашыкмагыз.
“Тәлгать бәете”, Хисамова М.
Онытмагыз, ата-ана
Мәңгелек түгел икән.
Еллар үткәч, яраларым
Бераз басылыр микән?
«Ана бәете», Исламова К.
Бәетләрдә үгет-нәсихәт бирелә. Димәк, бәетләрнең вазифалары: яшь буынга тәрбия бирү, халыкны бердәмлеккә, дус яшәүгә чакыру. Әлеге тема һәр буын кешесенә бик таныш.
Мөнәҗәт тә җырның бер төре. Шулай ук аңа да җырның барлык җитди сыйфатлары хас. Ләкин мөнәҗәтне үзенә бер төр жанр дип йөртәләр. Димәк, аның җырдан аермасы да бар. Беренчедән: мөнәҗәтләрнең дә эчтәлеге хис, хиснең сәбәбе дә җырларныкы кебек аерылу, ләкин мөнәҗәт гомумиләштерү ягыннан калыша.Темасы да таррак. Мөнәҗәттә аның асылын фаҗигагә тарыган, кыен хәлдә калган лирик геройның хис-кичерешләрен бәян кылу тәшкил итә. Персонажлары өлкән буын вәкиленең якты дөньядан аерылуы һәм туганнарыннан аерылуы белән чикләнә. Икенчедән: мөнәҗәтләр җырлардан күләмлерәк була. Шуңа күрә һәр әсәрдә хиснең сәбәбе дә, дәрәҗәсе дә, юануы да берничә урында кабатлана.
Эчтәлекләре ягыннан алар бәет белән бер-берсенә якын торалар, икесендә дә кайгы хәсрәт мотивы урын ала. Ләкин, бәетләрдән аермалы буларак, мөнәҗәтләрдә хис-кичерешне тудырган сәбәп чагылыш тапмый, иҗат ителгән елы, адресаты, авторы, “туу” тарихы хакындагы мәгълүматлар да күзәтелми.
Әнә анда берәү үлде
Үзе яшь баланың анасы.
Үлгән анасының буш күкрәген
Имеп ята имчәк баласы.
Әнә анда берәү үлде
Үзе яшь баланың анасы.
Үлгән анасының буш күкрәген
Имеп ята имчәк баласы.
“Ачлык”, Исламова К. Мөнәҗәте
Әлеге мөнәҗәттә хиснең сәбәбе – күкрәк баласын калдырып, ачлык михнәтеннән ананың үлүе. Ул 1 нче строфада бирелгән. Хәсрәт дәрәҗәсе турындагы юллар – 2, 3, 4, 5 нчы строфаларда, юану хисе – соңгы 6 нчы строфада бирелгән. Сәбәп һәм дәрәҗә хисләре гадидән катлаулыгы таба үсә, кабатлана бара. Бу кабатлаулар безгә югалтуның зурлыгы ни дәрәҗәдә булуын искәртә. Шуның белән үлем үкенечен тагын да арттыра.
Шунсын да әйтергә кирәк, авылыбызда бәет-мөнәҗәтлә иҗат итеп кенә калмыйлар Хисамова М., Исламова К. апалар бик матур көйлиләр дә.
Якташларыбызның киң эчтәлекле шактый гына мөнәҗәтләреннән туплап, без аны идея-тематик яссылыкта өч тематик төркемгә берләштердек:
1) туган як, Ватаннан аерылу турындагы мөнәҗәтләргә: “Ана”,
“Соңгы үтенеч”;
2) баланы югалту турындагы мөнәҗәтләргә: “Үлем”, “Ике кыз”,
3) яшәү һәм үлем турындагы уйланулар белән сугарылган мөнәҗәтләргә: “Дуска”, “Уйлану”.
2. Бәет-мөнәҗәтләрдәге тел-стиль үзенчәлекләре
Эш барышында без “Әкълимә”, “Дустым Разыя”, “Нияз”, “Сак-сок” бәетләрен тупладык. Эчтәлекләренә һәм пафоска мөнәсәбәттә алар фаҗигале, ә тематик яктан көнкүреш төрләренә бүленгән.
Гадәттә, алар 10-10, 14-14, 14-13, 15-15 үлчәмендә язылып, рифмалашкан[1] икеюллык бәетләр.
Автор образ тудыру, текстның тәэсир көчен арттыру, сурәтләнә торган күренеш - халәтне укучы күз алдына төгәл китереп бастыру өчен, троплар һәм фонетик чаралардан мул кулланган.
Бәет-мөнәҗәтләрдә иң күп кулланган әдәби чаралар булып метафора, чагыштыру, кабатлау, антитеза һәм эпифора тора.
Метафора - күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру [3.27.]:
Вакыт үткән саен ныграк әрни,
Әҗәл угы тигән яралар.
“Газиз улым – син”, Габидуллина Г.
Өзелеп көтәм балам хатларыңны,
Моңсу айга карап йокламыйм.
“ Ана” мөнәҗәте , Хәбибуллина Җ. С.
Эпифора - шигырь юллары, сүзтезмә яки җөмләләр ахырында сүзләрнең кабатлануы [3.45.]:
Уналты яшьтән чыгып киттең,
Туган йортта яши алмадың.
Урсалы кырына йортлар салдың,
Тик рәхәтен күрә алмадың.
“Улым Рәмис” бәете, Габидуллина Г.
Башларыңа кайгы төшсә,
Ашыйсы килми икән.
Рәхәт күреп яшәмәсәң,
Яшисе килми икән.
“Уйлану”Исламова К.Ф. мөнәҗәте
Кабатлау - әсәр эчендә сүзләрнең кабатлануы [2.128.]
И туганнар сабыр итик,
Сабырлыктан яхшы эш булмас!
Сабырларга Ходай әҗер бирә,
Сабыр булган кеше хур булмас.
Исламова. К. Ф. Бәете
Антитеза- капма-каршы куелу [3.44.]
Язлар үтеп, җәе дә җитәр,
Ә йөрәкнең бозы эрерме?
Әни күңелендә гел изге уй,
Ә балалар шуны белерме?
Әлеге юлларда без риторик сорау һәм риторик эндәшләр белән дә очрашабыз.
Йомгаклау
Әлеге фәнни эштә без, “Мактама бистәсенең бәет һәм мөнәҗәтләре” дигән теманы яктырттык. Эшебез буенча түбәндәге нәтиҗәләрне чыгардык:
1. Бәетнең дә, мөнәҗәтнең дә төп темалары уртак. Аларның барысы да якын кешедән аерылу турында. Әсәрләренең төзелешендә дә охшашлык зур. Алар хиснең өч өлешенә бүленәләр һәм укучы күңеленә тагын да тәэсир итәр өчен кабатланып киләләр.
2. Якташларым иҗат иткән бәет һәм мөнәҗәтләре тирән эчтәлекле. Алар үзләренә генә хас үзенчәлекләре белән аерылып торалар. Мисалга Исламова Камилә Фатих кызын китерергә мөмкин. Чөнки ул башкалардан стилистик фигуралардан, троплардан мул куллануы белән аерылып тора.
Әгәр автор үзе белән яңа сурәтләү чаралары алып килмәсә, аның иҗат җимеше бертөрле, кызыксыз, яңа хис тудырмый торган әсәр булыр иде. Бәхеткә каршы, әдәбиятның иксез-чиксез киңлекләрендә үзенә генә хас фикере, шул фикерне җиткерә белү, һәм ниһаять, сыгылмалы теле белән аерылып торучы талант ияләре барлыкка килеп тора.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: якташларымның фольклор әсәрләрен җыю безнең өчен кызыклы да, гыйбрәтле дә булды. Тулаем алганда, алар халкыбызның тарихи үткәнен һәм хәзергесен тулы итеп күз алдына китереп бастырырга һәм туган ягыбызны яхшырак танып-белергә булышалар.
Кулланылган әдәбият исемлеге
1. Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.- Казан: Мәгариф, 2007.
2. Әдәбият дәресләре:Укытучылар, югары уку йортлары студентлары өчен һәм укучылыр өчен методик кулланма /А.Г.Яхин// - Казан: Мәгариф, 2003.
3. Татар әдәбияты: Теория. Тарих./Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйлаҗев, Н.М.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006.
4. Мактама бистәсе бәет һәм мөнәҗәтләре/ Әлмәт таңнары газетасы. №8 – 2005, № 26- 2008.
5. Җирле фактик чыганаклар.
[1] Рифма- ритмик төзелеш ягыннан бердәй тезмәләр ахырында бер- берсенә аваздаш һәм бу тезмәләрне бергә бәйли торган сүзләр.
Белый лист
О чем поет Шотландская волынка?
5 зимних аудиосказок
Сказка об одной Тайне
Бабочка