Уучылар язган мәкаләләр.
Вложение | Размер |
---|---|
Исхаков Нияздан мәкалә | 15.76 КБ |
Тәмәй авылы болыннары
Тәмәй авылы бик матур җирдә урнашкан: янында киң болын һәм боргаланып агучы Бөр елгасы. Елга турында сөйләгәндә, аның гүзәллеген аңлатыр өчен, сүзләр табып бетереп булмас шикелле. Әкрен генә үз көенә агучы елга, яр кырыйларына үскән бөдрә таллар, елгадан башланган тоташ болын – болар барысы да гүзәл, газиз туган як табигате. Болында күкрәп үскән куе яшел үлән, үлән арасындагы җанлы тереклек ияләре бөтен игътибарны үзенә тартып тора.
Болында җәен мал тавышы тынмый. Күрше авыл иртә таңнан көтүен кертә, ә безнең авылда мал күп булмагач, аларны арканларга туры килә. Киң болын үзенең кочагына үзебезнең авыл малларын да, күрше авылларныкын да сыйдыра. Монда беркайчан да яшел үлән бетми диярлек. Күп кеше печән ташый, ләкин аның урынына яңалары баш калкыта.
Шулай да соңгы вакытларда анда агачлар утыртылды һәм урын кимеде, ә елга буенда таллар үсеп китте, аларны кисүче юк. Бу агачларны үстерү, елга буен чистартып тору – безнең төп бурычыбыз.
Мин Тәмәй болыннарын бик яратам!
Исхаков Нияз, Мәмәшир мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Усатый нянь
Про пингвинов
Сказка "Узнай-зеркала"
Есть ли лёд на других планетах?
Невидимое письмо