Уучылар язган мәкаләләр.
Вложение | Размер |
---|---|
Кадыров Рашаттан мәкалә | 14.19 КБ |
Әкияттәй бакча
Безнең бакча башында кайчандыр колхозның сарык фермалары булган. Колхозлар беткәч, фермалар юкка чыга. Әтием белән әнием бергә кавышкач, шул җирләрне чистартып, агач утырта башлыйлар. Беренче елны алар 60 төп нарат агачы утырталар. Шуннан соң әтием һәр елны яз һәм көз айларында агачлар утырта. Безнен якларда үсә торган агачларның һәр төре бар монда. Әлегә төгәл санын белмим. Яңа утыртканнары белән алты йөздән артырга тиеш, ди, әтием.Шуның өстенә бездә үсә торган барлык җиләк-җимешле агачлар да бар.
Җәен без монда абый белэн малларга печән әзерлибез. Җәйләрен бик матур! Нинди генә кошлар сайрамый! Кышын барыбыз бергә чаңгыда шуабыз. Агачлар арасында куян, төлке эзләре күренгәли.
Язын барлык җиләк –җимеш агачлары ап-ак чәчәккә төренә. Тирә - якка тәмле ис тарала. Ә инде көзен, ямьле наратлар арасыннан саргайган яфраклы каеннар карап тора. Әкияттәге кебек! Ял итәргә килегез бакчабызга.
Кадыров Рашат, Мәмәшир мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Разлука
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Кто должен измениться?
Сказочные цветы за 15 минут
Глупый мальчишка