Сценарий для проведения тематического занятия по пдд на татарском языке.
Вложение | Размер |
---|---|
dek.yashel_uram_yashel_ut.doc | 61.5 КБ |
Яшел урман. Яшел урам. Яшел ут.
Тәрбияче: Гайфиева Г.Т.
Тема: Яшел урман. Яшел урам. Яшел ут.
Өйрәтү максаты: юлда, урамда, урманда йөрү кагыйдәләрен үзләштерү; балаларны юл билгеләрен танып әйтә белергә, алда үтелгән материалны, конкрет алымнар белән күрсәтеп бирә алырга өйрәтү;
Тәрбия максаты: үз-үзеңнең, тирә-юньдәгеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, юл йөрү кагыйдәләренә хөрмәт белән карау, табигатьне саклау, экологик тәрбия бирү; матур сөйләм кунекмәләре һәм аралашу культурасын тәрбияләү.
Үсеш бирү максаты: игътибарлылыкны үстерү, проблемалы ситуацияләрне күрә, таный белү, балаларны каршылыклар алдында югалып калмаска өйрәтү; балаларның иҗади сәләтләрен, рольләрне башкару осталыкларын үстерү.
Шөгыль төре: экология, юл йөрү кагыйдәләре, театр, музыка шөгыльләрен берләштергән театральләшкән тамаша.
Өйрәтү алымнары: монологик, диалогик, шигъри сөйләм.
Җиһазлау: театр атрибутлары, костюмнар, экологик рәсемнәр, юл билгеләре, музыкаль үзәк, көй язылган дисклар, юл билгеләре сурәтләнгән накидлар. Бер якта – өй, абзар, анда йорт хайваннары, бер якта – урман күренеше, алан, уртадан юл уза, юл читендә – светофор. Стенада – плакатлар, аларда – экологик билгеләр. С.Михалковның «Бездельник светофор» шигыре. Бер як стенага "Яшел урам. Яшел урман. Яшел ут " дип язылган.
Әби, бабай ян бакчада чәй эчә. Онык кайта.
- Хәерле көн, әбием! Хәерле көн, бабаем!
Әби: Көннәр хәерле булсын, бәбкәем!
Бабай: Кая улым, гәзит бармыни?
Онык: “Саба таннары” газетасы, бабакай!
Бабай гәзит укый: - Я хода, тагы авария!
Әби: Кая, кая, ни булган? (укый):
- Урман юлында бер машина пошины бәрдергән...
Сөмбел керә: Нәрсә булган дисез?
Бабай: Бер поши машинага бәрелгән.
Онык: Эх, бу авария!?
Алсу: Ничек котылырга моннан? Әйдә, Дилүс, эзләп табыйк без аны, югалтыйк күз уңыннан.
Онык: Без китик, булмаса?
Бабай: Хәерле юл, балакайлар! Имин йөрегез!
Әби: Акыллы йөрегез, бәбкәйләрем, юлда да акыл кирәк.!
Көчле ямьсез музыка яңгырый. Урам. Кап-карадан шыксыз итеп киенгән Авария урамда йөри, туп тибә, үзенә урын таба алмый.
- Тәәк, нәрсә эшләргә? Кичә берәү генә булды, бүген бөтенләй юк! Ни генә кылырга соң? Светофор янына килә, әйләнеп йөри. Җепләрен өзгәләп, светофорны ала да, урман буена, агач төбенә ыргыта.
Авариянең каршына Дилүс белән Сөмбел – оныклар йөгереп чыга.
Онык: Менә бит ул кайда йөри!
Алсу: Авария, син бу юлы нәрсә җимерергә йөрисең?
Авария: И хөрмәтле балалар, минем сүзләремә колак салсагыз, сезгә һәрчак күңелле булыр. Сез гел юлда йөрегез, туплы уйнагыз, хоккей суксагыз да була, тәртипсез, акылсыз булыгыз, өлкәннәрнең сүзләрен бер дә тыңламагыз!
Алсу: Әле син кирегә сукалыйсыңмы? Хәзер мин сине (куып китә).
Онык: Күздән югал, Авария, йөрмә безнең якларда (куып китәләр).
Тәрбияче: Без дә, хөрмәтле кунаклар, балалар, урманга юнәлик әле. Авария дигән афәт урман ягына сызды бит. Җәнлекләребезгә искәртеп куйыйк!
Урман аланында чәчәкләр биюе. Биюдән сон уртада ике кыз кала.
л: Урманда бар да бар,
Бар анда агачлар, куаклар, үләннәр
Җәнлекләр һәм кошлар
Урманда да бар.
Алсу: Урманда бар да бар,
Тик юк анда кагыйдә.
Кагыйдәсез тормыш авыр
Хәер, сөйләп тормыйм әле
Үзләрен тыңлыйк, әйдә.
Саескан (очып керә): Игътибар! Игътибар! Игътибар! Игътибар!
Җыелыгыз бирегә!
Урманга балалар килә
Кагыйдә өйрәтергә.
Җәнлекләр, кошлар (агач артыннан күтәрелеп): Кагыйдә, нинди кагыйдә?
Саескан: Игътибар, игътибар!
Һәркайсыгыз ишетсен!
Балалар өйрәтергә килә
Юл йөрү кагыйдәсен.
Төлке: Нәрсәгә безгә билгеләр?
Нигә безгә кагыйдә?
Юкка вакыт уздырмагыз,
Таралыйк моннан, әйдә!
Сукыр тычкан светофор табып ала. - Карагыз әле, нәрсә бу? (кабып карый) тәме дә юк, (әйләндереп карый) төсе дә юк, исе дә юк.
Куян (сукыр тычканнан тартып ала): Әй, сукыр тычкан, бу өч күзле шакмак, э-э-э (исенә төшергәндәй), бу бит светофор!
Бүре: Светофорны беләм лә мин, (кулына ала)
Аннан миңа ни толк?
Мин бит куяннар куям
Мин бит - бүре, мин - волк! (светофорны ыргыта)
Куян (светофорны ала): Бүре абзый арттан куганда светофорның кызыл сары төсләренә карап тора алмыйм инде мин, зинһар гафу итәрсез! (ыргыта).
Сукыр тычкан: Миңа да кирәк түгел юл йөрү кагыйдәсе. Үземә үзем җир асты юлын казыйм мин.
Төлке (йөренә): Ә чыннан да кирәкме соң ул безгә юл йөрү кагыйдәсе? Безнең меңьяшәр урманыбызда болай да тәртип бит, әйеме бүре абзыкай! (бүрегә елыша).
Балалар керә.
1 бала: Исәнмесез, жәнлеккәйләр,
Ялкынлы кайнар сәлам!
Сез сөйләгән сүзләргә
Түзәлмас хәтта каләм.
2 бала : Жәлләп куйдым җәнлекләрне,
Юл аша еш йөриләр.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Аңламыйлар, белмиләр.
Менә шуны белмәгәнгә,
Поши бәлага тарган.
Сулдан килгән машинаны
Курмичә юлдан барган.
Куян: Чәчәкләр – урман билгесе,
Билгеләр – юл тирәсе.
Бөтен-бөтен билгеләрне
Килә минем күрәсе.
Юл билгесе тоткан, шундый ук кием кигән балалар керә.
3 бала: Карагыз әле сез юлга,
Карагыз нинди хикмәт.
Юл билгеләре килә бит!
Тынлыйк аларны ипләп.
1 бала: (жәнлекләргә) Билгеләрне белегез,
Менә алар ниндиләр!
Күрсәтүче, кисәтүче
Һәм тыючы билгеләр.
1 нче кыз сөйли: Әлеге юл билгесе машина йөртүчеләрне "бу урында кыргый җәнлекләр булырга мөмкин” дип кисәтә. Ә сезгә, урман жәнлекләре, бу билге “сак булыгыз, монда куркыныч” дип кисәтә. Юл билгесен урнаштыра.
2 нче кыз сөйли: Тсс-с! Тавышланмыйк әле, шаулашмыйк, урман дигәч тә инде. Менә бу урында кош оясы бар. Анда нәни кош баласы йоклый. Димәк, монда менә бу билге кирә
3 нче кыз сөйли: Юл йөрү кагыйдәләрен белмисез, юл билгеләре кирәкми дисез, ә менә авырып китсәгез нишләрсез, әлбәттә Айболитка барасыз, ул сезне кирәкле дару үләннәре белән дәвалар.
Буре: Белдем, белдем, бу билгене Айболитның өе янына куярга кирәк!
Балалар кул чабалар: Булдырдың, бүре!
4 нче бала сөйли: Ә менә бу жиргә "бу урында туктап тору тыела” дигән билгене куябыз, монда күрәсезме, эшчән кырмыскалар өй төзегәннәр.
Куян: Димәк, аларнын өен жимерергә, кырмыскаларны борчырга һич ярамый!
Саескан: Балалар бик белемлеләр,
Тыңладык без һәрберсен.
Өйрәнергә сүз бирәбез,
Юл йөрү кагыйдәсен.
Җәнлекләр бергә: Өйрәнергә сүз бирәбез,
Юл йөрү кагыйдәсен.
Төлке: Рәхмәт сезгә балалар! Без бик күп нәрсәгә төшендек, тыңласагыз, тагын бер үтенечебез бар иде. Менә бу рәсемнәрдән дә безнең урманыбыз өчен экологик билгеләр ясап бирә алмыйсызмы?
Алсу: Бик теләп булышырбыз, ә бу светофорны без үзебез белән алырбыз (светофорны барып ала). Ансыз урамда йөрү бик читен. Светофор безне кечкенәдән үк юлда йөрергә өйрәтә .
Ширма артыннан светофор булып киенгән бала чыга, башында - милиция фуражкасы:
Светофор мин – таныйсыздыр,
Сез мине беләсездер.
Светофорсыз юлда авыр,
Сез моны сизгәнсездер.
Машина узганын көтми,
Йөгермә син тизрәк.
Моны белү һәркемгә дә,
Кайда йөрсә дә кирәк.
Һәлакәтләр булмасын дип,
Телидер һәрбер йөрәк.
Шуңа күрә йөргәндә,
Бик сак булырга кирәк.
Барлык балаларда арткы планга чыгып тезеләләр.
1 бала: Авария дигән афәт
Хәтта төшкә кермәсен.
Дуслар, ныклап өйрәник,
Юл йөрү кагыйдәсен.
2 бала: ЮХИДИгә керәм үскәч,
Куям эшкә бар көчем.
Балалар да, җәнлекләр дә
Тапталмасыннар өчен.
1 бала: Правил много есть на свете,
Быть послушным, чистым быть.
Не брать у взрослых спички тайно,
Где ты был – там не сорить.
Но для жизни очень важно:
Правила дороги знать,
Чтобы не было аварий,
Надо их всем соблюдать!
Бергә: Чтобы не было аварий.
Надо их всем соблюдать!
Алсу: Юл чатында дуслаштым мин,
Горур светофор белән.
Аның барлык сигналларын
Тыңларга кирәк, беләм.
1 бала: Әти, әни, әби, бабай,
Кыз һәм малай – һәммәсе.
Бердәй белсен һәм өйрәнсен,
Юл йөрү кагыйдәсен.
2 бала: Юлларда ничек йөрергә
Өйрәтә апа безне.
Юлда да акыл кирәк дип,
Өйрәтә һәммәбезне.
Безне генә түгел, апа,
Әтиләрне дә жыеп,
Әниләрнең дә һәммәсен,
Өйрәтә көн дә беразлап,
Юл йөрү кагыйдәсен.
Тәрбияче: Яшел ут яна! Яшел ут!
Гүя әйтә безгә ул –
Ашыкмыйча чыгыгыз, ди,
Телим сезгә хәерле юл!
Һәркемгә кирәкле ул!
"Яшел урам” жыры башкарыла (Т.Вәлиев көе, Г.Зәйнәшева сүзләре) Жыр беткәч, балалар көйгә атлап, зебра юл аша чыгып, залдан чыгалар.
Хитрый коврик
Сторож
Рисуем лошадь акварелью
Сладость для сердца
По морям вокруг Земли