Статья публицистического характера (очерк) Мухамадиева Илзина ученица 4 класса МОБУ СОШ села Усман-Ташлы, Ермекеевский район, село Усман-Ташлы, учитель Зарипова Разина Мирхатимовна-учитель начальных классов.
Вложение | Размер |
---|---|
publistik_harakterdagy_mkalocherkmuhamadieva_ilzina.doc | 289.85 КБ |
Бабамның хәтирәләре .
Публицистик характердагы мәкалә (очерк) Мухамадиева Илзинә, 4 класс, Усман-Ташлы урта мәктәбе, Ярмәкәй районы, укытучысы Зарипова Рәзинә Мирхәтим кызы
Статья публицистического характера (очерк) Мухамадиева Илзина ученица 4 класса МОБУ СОШ села Усман-Ташлы, Ермекеевский район, село Усман-Ташлы, учитель Зарипова Разина Мирхатимовна-учитель начальных классов.
Авылыбызның уртасында, иң күркәм урында, бер һәйкәл тора. Илне яклап изге сугыш кырларында үлеп калган якташларыбызга куелган ул.
Сугыш...
Бу сүзне ишеткәч тә, күз алдына коточкыч вакыйгалар, Туган илне фашистлар кулына бирмәс өчен яуга киткән һәм яңадан кире өйләренә әйләнеп кайта алмаган ир-егетләр, аларны өзелеп көткән ялгыз аналар, тол хатыннар, моңсу карашлы балалар килеп баса.
Тарихыбызда булып үткән бар сугышларның да иң авыры – бар дөньяны тетрәткән һәм халкыбыз язмышында тирән эз калдырып үткән Бөек Ватан сугышы бервакытта да онытылмас.
Еллар үтте. Дөнья үзгәрде. Хәзер инде баш өстебездә дошман самолетлары да очмый, җиребезне дер селкетеп танклар да йөрми, адым саен бомбалар да шартламый... Тик хәтердә әле ул еллар, хәтердә...
Әйе, без җиңдек! Дошман безнең рухыбызны сындыра алмады. Тик бу җиңү бик кыйммәткә төште. Миллионнарча кешеләрнең гомерләре, аналар сагышы, ятим калган балаларның күз яшьләре бәрәбәренә яулап алынды бу Җиңү.
Менә быел да, 72 нче Җиңү язында, һәйкәл янына батырлыклары өчен медальләр, орденнар белән бүләкләнгән сугыш ветераннары килгән. Хәзер аларның сафы да бик сирәгәйгән: күпләре, ерак сугышның тимер ярчыкларын үз тәннәрендә йөртеп, тыныч тормышта да онытылмаслык матур эшләр башкарып, туган авылларында җир куенына керделәр.
Яшьлек елларын Ватан өчен олы көрәштә үткәреп, сугыштан соң гомерен хаклы ялга чыкканчы колхозда эшләүче Дәүләткол бабай да һәйкәлгә карап уйга калган. Чал чәчле, уйчан йөзле, сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән бу хөрмәтле аксакал бүген тагын яулы – даулы яшьлек елларына кайтты: мәрмәр тактага исемнәре уеп язылган, сугыш яланында ятып калган иптәшләрен хәтеренә төшерә ул.
Дәүләткол бабай 1917 нче елда Ярмәкәй районының Усман-Ташлы авылында туып үскән. 1939 нчы елда армия сафына алына һәм Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә 166 нчы укчылар полкында хәрби әзерлек үтә.
Кайтырга өч ай калгач, Бөек Ватан сугышы башлана. Башта аларны көньяк-көнбатыш фронтына җибәрәләр. Монда Кызыл Армия авыр оборона сугышлары алып бара. Дәүләткол бабайга да шушы алышларда катнашырга туры килә. Байтак полкташлары ятып кала, ә исән калганнары чолганышка эләгә. Унбиш сугышчы чолганыштан котылып, совет гаскәрләре янына килеп җитәләр. Яңа яугирләр килеп, аны Ростовка җибәрәләр. Дәүләткол бабай хезмәт иткән полк шәһәргә якын килгән немецләрнең һөҗүмен кире кага. Аларга каршы немец танкы часте җибәрелә. Көчләр тигез булмый, шулвакыт Дәүләткол бабай икенче тапкыр ут гарасатында катнаша. Солдатларның бик азы гына исән кала.
1941нче елның ноябрь аенда аларның гәскәре Ростов янындагы һөҗүмгә күчә. Снарядлар, танклар гөрселдәве астында алар атакага күтәрелә. Дәүләткол бабайның ике аягына да снаряд ярчыгы тиеп яралана. Җиде ай буе Орджоникидзе шәһәрендә хәрби госпитальдә дәвалана. Хәрби табибларның зур тырышлыгы белән аның аякларын саклап калалар. Әмма ул кабат сафка басарлык булмый.
Түшенә орден-медальләр тутырып кайткан Дәүләткол бабай тыныч тормышта да сынатмый, хаклы ялга чыкканчы колхозда эшли. Анда эшләп йөрегәндә, Бибигәйшә Арыслангәрәй кызы белән танышып, матур гаилә коралар. Алар дус һәм тату гаиләдә алты бала үстерәләр. Бибигәйшә әби дә сугыш михнәтләрен күргән. Еллар үтү белән сугышчан дусларын югалту әрнеше басыла төшсә дә, сугыш авырлыклары хәтердән китми. Шул көннәрне искә алып Дәүләткол бабай: «Ходай саклады мине. Җиңү көнен күрергә насыйп булган, исән калган кешеләрнең берсе мин. Бу көнне күрермен дип ышанмаган идем.Тынычлыкны, иминлекне саклагыз!» - ди.
Безнең буын ул афәтле сугыш елларын күрми, ачлык ачыларын белми, әтиләр булмау сәбәпле яшьтән авыр эшләргә җигелмичә, ә бабаларыбыз яулап алган ирекле матур тормышта уйнап–көлеп үсә. Без тыныч тормышта яшибез, һәм моның белән исемнәре һәйкәлләрдә сакланган батырларга, хөрмәтле ветераннарга, ал-ял белми сугышчыларга ярдәм иткән әбиләребезгә бурычлыбыз. Бүгенге рәхәт тормыш өчен, рәхмәт сезгә.
Рәхмәт сиңа, туган җирем, шундый батырлар тудырган өчен! Рәхмәт сиңа, туган җирем, шундый кыю уллар үстергән өчен!.. Ә безнең, хәзерге яшь буынның, аларны онытырга хакыбыз юк! Һәйкәлләр безгә шуны искәртә. Һәйкәлләр –тереләр өчен кирәк. Һәйкәлләрдән чәчкәләр өзелмәсен!
Можно от Солнца уйти...
Два морехода
Цветущая сакура
За еду птицы готовы собирать мусор
3 загадки Солнечной системы