МУНИЦИПАЛЬНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА с.УСМАН-ТАШЛЫ МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА ЕРМЕКЕЕВСКИЙ РАЙОН РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
РАБОТА НА МЕЖРЕГИОНАЛЬНЫЙ КОНКУРС ТВОРЧЕСКИХ РАБОТ
«ХОЗЯИН ЗЕМЛИ»
в номинации «Ах, это чудо, наш край родной»
«Менә кайда ул чын гүзәллек!»
эссе
ШАМСУЛЛИНА ЭЛИНА РУСТАМОВНА
Возраст (11 лет)
Учащаяся 5 класса
ЗАРИПОВА РАЗИНА МИРХАТИМОВНА заместитель директора по УВР
Вложение | Размер |
---|---|
men_kayda_ul_chyn_guzllek.docx | 450.79 КБ |
МУНИЦИПАЛЬНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА с.УСМАН-ТАШЛЫ МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА ЕРМЕКЕЕВСКИЙ РАЙОН РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
РАБОТА НА МЕЖРЕГИОНАЛЬНЫЙ КОНКУРС ТВОРЧЕСКИХ РАБОТ
«ХОЗЯИН ЗЕМЛИ»
в номинации «Ах, это чудо, наш край родной»
«Менә кайда ул чын гүзәллек!»
эссе
ШАМСУЛЛИНА ЭЛИНА РУСТАМОВНА
Возраст (11 лет)
Учащаяся 5 класса
ЗАРИПОВА РАЗИНА МИРХАТИМОВНА заместитель директора по УВР
Менә кайда ул чын гүзәллек!
Көзге иртә. Беренче кояш нурлары тәрәзә аша минем мендәрем буйлап миңа таба атлыйлар. Ә мин шул алтын нурларны карап ятам. Кайдан килә соң безгэ шушындый җылы, матур нурлар?... Сикереп кенә тордым да, тәрәзәдән тышка карадым. Анда да кояш нурлары уйный иде. Нинди матурлык! Өй артында үскән миләш агачы, иртәнге кояш нурларына чумып, ялкын булып күренә. Әкрен генә искән җилдән аның яфраклары җиргә яңгыр булып ява. Як- якка каранып утырам. Шундый тынлык... Каршыдагы тауда ак каеннар да сары шәл ябынган. Ә алар янында үскән чыршыларны солдатларга охшатам мин. Ямь-яшел алар. Сылу каен кызларын саклап торалар кебек. Әтием шушы тауга алып менәм диде бит бүген!
Шулчак әнием иртәнге чәйгә эндәште. Мин ашыгып аш бүлмәсенә юнәлдем. Их, рәхәт тә соң әниең, әтиең белән чәй эчүләре.
Без әтием белән тауга таба киттек. Мин, ашыга-ашыга, аның артыннан иярдем. Менә каршыбызда, авылымның төньяк-көнчыгышында, күккә үрелгәндәй, мәһабәт Каравыл тавы тора. Шушы тау массивы авылны салкын җилләрдән саклый. Аның түбәсеннән Усман-Ташлы уч төбендә кебек күренә. Биредән челтерәп аккан көмеш сулы Кызыл, Мулла чишмәләре һәм башка инешләр юл алган.
Ә Ташурда – шушы тауның уникаль күренеше. Аның мәгърур кыялары башны әйләндерерлек биеклеккә ашкан. Безнең төбәктә туып үскән шагыйрьләр, әлеге кабатланмас сихри гүзәллекне күреп, соклануларын шигъри юлларга салганнар. Ә бу якка юллары төшкән кешеләр шушы фонда фотога төшми, тавышларына күнекмә ясамый калмый. Кыялар өстеннән яңгыраган тавыш әллә кайларга барып җитә һәм кайтаваз булып кабат-кабат әйләнеп кайта.
Ташурдадан көнчыгыштарак иркен ялан җәелеп ята. Борынгы ата-бабаларыбыз бу урынны Арка дип йөрткәннәр. Яланны урман чолгап алган. Төнъяккарак атласаң, Чияле түбә дигән урынга килеп чыгасың. Кайчандыр биредә чия куаклары күкрәп үскән,диләр.
Арырак, көнчыгыш юнәлештә Балтапкан урманы. Балтапканнан көнбатыш юнәлештә басулар белән чиратлашкан урманнар башлана. Мондагы һәр урманның үз исеме бар: Йомакай чокыры, Сәгъди сызасы, Саклау, Сыер сауган инеше. Әтием миңа һәркайсының үз тарихы белән таныштырды. Мәсәлән, зур чокыр тирәсендәге җирләр Йомагол исемле кешенең милке булып саналган, ә Саклауда кешеләр төннәрен ат көткәннәр.
Әтием миңа авылымның үзенчәлекле урыннары турында бик күп сөйләде. Мин аны тын да алмыйча тыңлап утырдым. Менә кайда ул чын гүзәллек! Туган ягым искиткеч матур. Барысы да бар бездә: таулар да ,урман, болыннар да, җәйрәп яткан иген кырлары, яшел үзәннәр дә, елгалар, күлләр дә. Без ашыкмый гына кайтырга чыктык. Тау башыннан барлык кешеләргә: ” Минем туган ягым иң матуры, иң гүзәле, иң кадерлесе, иң серлесе “ - дип кычкырасым килде.
Нечаянная победа. Айзек Азимов
Бородино. М.Ю. Лермонтов
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
Две лягушки
Осенняя паутина