Районный конкурс сочинений “Пою мою республику”, посвященный Дню Республики Башкортостан и Году экологии в России "Мой родной язык в семье, обществе"
(на татарском языке)
Вложение | Размер |
---|---|
ibragimova_raliya_tatyaz_4_klass.docx | 15.67 КБ |
Районный конкурс сочинений “Пою мою республику”, посвященный Дню Республики Башкортостан и Году экологии в России
Мой родной язык в семье, обществе
(на татарском языке)
Работа Ибрагимовой Ралии, ученицы 4 класса муниципального общеобразовательного бюджетного учреждения основная общеобразовательная школа с.Усман-Ташлы муниципального района Ермекеевский район Республики Башкортостан Руководитель Зарипова Разина Мирхатимовна, учитель начальных классов муниципального общеобразовательного бюджетного учреждения основная общеобразовательная школа с.Усман-Ташлы муниципального района Ермекеевский район Республики Башкортостан |
2017
Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып биргән. “Туган тел” шигыре кешене тормышның бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук башка. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә.Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла.
Һәр кеше өчен иң якыны, иң мөһиме – ул туган теле! Минем туган телем – татар теле. Туган тел – ул минем бер өлешем. Чөнки ансыз мин татар кызы була алмас идем. Ул миңа бик якын тел, чөнки минем телем татар телендә ачылган. Мин кечкенәдән бу телдә иркен сөйләшәм. Әнием миңа татар телендә бишек көйләре көйләгән, татар әкиятләрен сөйләгән. Туган телемдә мин дусларым белән аралашам. Татар телендә тапшырулар, төрле программалар, кинолар карыйм. Бик матур мультфильмнарны хәтта кечкенә энем дә карарга ярата. Мин әнием белән концерт, театрларга йөрим. Туган телемдәге моң, көйләргә, биюләргә мин бик гашыйк. Үзем дә җырларга яратам. Мәктәп тормышындагы туган телемә кагылышлы чараларны яратам.
Туган телебезгә дан җырлаучы язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез бик күп. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй һәм бик күп башка әдипләребез. Алар турында күбрәк белергә тырышам. Туган телемдә язылган бай тарихлы әдәбият белән танышам. Белемемне тагын да үстерәсем, туган телемне камил беләсем килә. Татар халкының кызыклы, бөек шәхесләре, театр дөньясы, сәнгате турында күбрәк белергә тырышам. Аларның әсәрләре аша без туган телебезнең бөеклеген, затлылыгын аңлыйбыз. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм мин.
Ә бу уку елында мәктәптә татар теле дәресләре буласын белгәч, мин бигрәк тә сөендем. Татар телен өйрәнү безгә рус һәм инглиз телләрен өйрәнергә һич тә комачауламый. Әбием миңа: "Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!" – дип әйтә торган иде. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын!
Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул – халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы,ягымлы,аһәңле булыр.
Простые новогодние шары из бумаги
Как нарисовать ветку ели?
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Домик зимней ночью
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна