Табигатьне саклагыз!
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_dinara.doc | 31 КБ |
Табигатьне саклагыз!
Адәм баласына эшләргә көч-куәт биргән, аңа үзенең байлыгын бүләк иткән, гомер буена хезмәт кылган сихри урманнан башка тормышыбызны күз алдына китерүе кыен. Авылым тирәли урманнар бик күп, ә менә Агыйдел шәһәренә якын урнашкан наратлык урманы, елның нинди фасылы булмасын, үзенә тартып тора. Урманга барып керүгә, тәмле сагыз исе тынга каплана. Аны иснисе дә иснисе килә. Ул һаваның чисталыгыннан хәтта баш әйләнеп китә сыман. Наратлыкка илтүче сукмактан кеше өзелми: яше, карты - барысы да шул якка агыла. Кемнәрдер матурлыкка сокланып, күкрәк тутырып, саф һава сулап йөри, ә кайберәүләр урмандагы тереклекне күзәтә. Беренче кар явып үткәч тә кешеләр чаңгыга басып урманга киләләр. Андагы тынлык җанга рәхәтлек өсти. Урман гүя җәйге шау-шудан, көзге ачы җилләрдән арып, тирән йокыга талган. Көяз егетләрне хәтерләткән нарат агачлары, горур кыяфәт белән тыныч кына басып торалар. Гүя алар да бу тынлыкның сагында.
Кемнәр утыртты икән бу наратларны? Кем шундый матур табигать почмагын безгә мирас итеп калдырган? Бу сорауларга җавапны мин авылыбызның өлкән буын кешеләреннән белдем. Мөҗәһит абый Саитгәрәев шулайрак сөйләде:
– Элек Иске Кабан зур авыл иде. Колхоз “Сталин” исемен йөртә иде. Саклау авылына пароходта Украинадан үгезләр кайтардылар һәм без аларны бушатырга бардык. Бер үгезне безгә бирделәр, чөнки колхозның авыр эшенә җигәргә атлар җитешми иде. 1948 нче елны нарат үсентеләрен, шушы үгезгә салып, Саклаудан мин үзем алып кайттым. Үсентеләрне утыртыр өчен җирне бик яхшылап сөреп, тырмаладык. Авыл халкы дүрт бригадага бүленеп утыртырга кереште. Безгә ярдәмгә урманчылык та килде. Бергәләп үсентеләрне карап үстердек, яшь наратларны, күз карасыдай, сакладык. Без бит монда сабантуй, төрле бәйрәмнәр үткәрербез дип уйлап утырткан идек бу агачларны, әмма халыкны, нишләптер, бу урынга җыеп булмады. Ә наратлар шундый матур булып үсеп китте”.
Аеруча саклана торган табигать территорияләренең берсенә кертер идем бу наратлыкны. Бу урманның әһәмияте бик зур. Ул һаваны, туфракта дымны саклаучы, сулый торган һавабызны чистартучы, кислород һәм озон чыганагы да. Белгечләр әйтүенчә, бер гектар нарат бер сәгать эчендә 36 тонна тузанны юк итә бит!
Уйлап карасаң, бу агачларга 69 яшь! Үз куллары белән утырткан, тәрбияләп үстергән наратлар өчен Иске Кабан халкына чиксез рәхмәтлебез! Бүгенге көндә Агыйдел, Яңа Кабан халкының бу яраткан ял урыны.
"Адәм баласы үз гомерендә өч нәрсәгә бик нык рәхмәтле булырга тиеш, -дигән бер акыл иясе. Аллаһка, чөнки ул дөньяны барлыкка китергән. Әниләргә, чөнки алар безне шул дөньяга тудырган. Табигатькә, чөнки адәм баласы шушы дөньяга тугач, табигать аның өчен яшәү чыганагы булып тора”. Чынлап та, табигать безгә ашарга азык, эчәргә су, киенергә кием, суларга һава, яшәргә урын бирә. Гомумән, аның һәрбер "күзәнәге” безнең өчен бик кирәк. Ә аның матурлыгы! Ул хуш исле җәйге аланнар, алтын яфраклы көзге урман, ак күбәләктәй карлы кышлары да, гөрләвекле язлары!
Табигать безне матди яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәэмин итә.Ул безгә күпме ләззәт, шатлык китерә. Без,кешеләр, һичшиксез,табигатькә рәхмәтле булырга тиеш.Ә безнең рәхмәтебез, аны саклауда чагылырга тиеш дип уйлыйм мин.
Урман – безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соң килгән буыннарга да калдыру, безнең уртак бурычыбыз. Шуңа күрә урманга мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш. Әйдәгез аларны саклауда, яклауда, утыртуда үзебездән зур өлеш кертергә тырышыйк. Без дә үзебезнең «яшел дустыбыз» – урманга хуҗаларча мөнәсәбәттә булыйк! Без бит - табигать балалары!
Вокруг света за 80 дней
Самый главный и трудный вопрос
Рисуем пшеничное поле гуашью
Басня "Две подруги"
Эта весёлая планета