Мой вклад в сохранение окружающей среды и улучшение экологии моей страны
Вложение | Размер |
---|---|
sochin_elza_tat.doc | 33 КБ |
Мой вклад в сохранение окружающей среды
и улучшение экологии моей страны.
Челләләрдә кояш нурлары җир өстен рәхимсез кыздырамы, салкын кышның зәһәр бураннары дулыймы – кайчан да күңелгә якын, кадерле син, и минем туган җирем!
Туган авылым урманнар белән уратып алынган. Халык анда җиләк, гөмбә җыярга, утын кисәргә, ял итәргә бара. Без дә гаиләбез белән табигатькә еш чыгабыз. Быел каен җиләгенә баргач, кырмыска ояларына игътибар иттем. Алар үзләреннән ике тапкыр зуррак йөк күтәреп алып кайталар. Һәр ояның билгеләнгән юлы бар. Миңа бу хәл бик сәер тоелды, чөнки алар ниндидер без белмәгән законнар буенча яшиләр. Бу кечкенә затлар беркайчан да тик ятмыйлар, йөгерә-йөгерә нидер эшлиләр. Тирә-юньне чистарталар. Юкка гына аларны урман санитарлары димиләр бит!
Май ае җитсә, мин көн саен бакчадагы кырмыска ояларын барлап чыгам, аларның тырышып эшләгәнен күзәтәм. Бөтен кешеләр дә кырмыскалар кебек уңган булсалар, барысы да яхшы яшәрләр иде бит, дип уйлыйм. Ләкин кешеләр матур, бай һәм рәхәт тормышта яшәгән саен, күңелләре ярлылана, саега бара кебек. Табигатьне саклау, аның гүзәллеген арттыру урынына, һаман да талыйлар, урлыйлар.
– Урманнар элек бик куе иде, хәтта адашып, көч-хәл белән юлны тапкан
чакларыбыз булды, – дип искә төшерә картәтием. – Хәзер агачлары киселеп бетеп бара инде.Урман беткәч, җәнлекләр дә бетә шул...
Авылыбыз уртасыннан бик зур елга ага. Җәй буе ял итүчеләр өзелеп тормый елга буеннан. Ә үзләре артыннан җыештырып киткәне бик сирәк. Без, мәктәп укучылары, ел да аның тирә-ягын чистартырга чыгабыз. Күлгә карасаң, ул кешеләрдән ярдәм көткән кебек, мөлдерәп ята. Әйтерсең дә, яшь тулы күзләре белән карый безгә. Йөрәкләр сыкрап куя.
– Элек көтүлекләр йөртү өчен зур ялан бар иде. Аны да ни өчендер сөрделәр, ләкин бернәрсә дә чәчмәделәр. Ә әрем, тигәнәккә үсәргә бар мөмкинлекләр туды. Көтү көтә торган ялан тараеп, бөтенләй ямьсезләнеп калды, – ди картәтием.
2017 нче ел – экология елы. Чынлап та табигатьнең бүгенге хәле аянычлы. Безгә, киләчәк буынга, шушы ак каеннарны, түгәрәк күлләрне, иксез-чиксез болыннарны саклап, киләчәккә мирас итеп калдырырга кирәк.
Табигатьне саклау – ул безнең изге бурычыбыз. Өлкәннәр, әйдәгез, бүгенге көн белән генә чикләнмичә, киләчәк буынга үрнәк күрсәтеп, күмәк эшкә тотыныйк! Безнең төп бурыч – экологияне яхшырту! Табигать-Анага зыян китермәскә иде. Кайтарыйк элекке матурлыкны, чисталыкны, пөхтәлекне! Күбрәк агачлар утыртыйк, аларга су сибеп торыйк, корытмыйк! Табигать биргән гүзәллекне нигә сакламаска?
Картәтиемнең: “Табигатьне сакларга кирәк, балам!” – дигән сүзләре гомер буена колагымда чыңлар...
Выполнила: Салимова Эльза,
Сказка "12 месяцев". История и современность
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Сказка на ночь про Снеговика
Пчёлки на разведках
Будьте как солнце!