Бабамтурында истәлекләр
Вложение | Размер |
---|---|
babam_turynda_istleklr.doc | 23 КБ |
Бабам турында истәлекләр
Билен кысып буган диләр,
Бигрәклә уңган диләр.
Әллә каян күренеп тора,
Солдатта булган диләр.
Әйе, солдатта булган һәр абыйга туры килә бу юллар.Алар төз, матур сынлы, озын буйлы, нык атлап, кыю басып йөриләр. Минем дә бу язмамда, бабам Нуриев Әбүзәр Нуриәхмәт турындагы әтидән ишеткән истәлекләр белән уртаклашасым килә. 1913 елның 9 нчы гыйнварында, Яңа Богады авылында Нуриәхмәт белән Маһимәүлидә гаиләсендә, икенче малай булып, минем бабам, дөньга килә. Аңа Әбүзәр дип исем кушалар. Малай чакта бик шук, бик тапкыр булган җор телле үсмер егет тормыш сынауларына бирешми алга таба көн күргән. Бәхет эзләп Үзбәкстан якларында йөргән. Дошман илебезгә басып кергәч, бабам үзе теләп сугышка киткән. Ул алгы сызыкта торып сугышкан, үз-үзен аямаган, дошман самолетларын җирдән торып “аулаган”. Ә бер бәрелештә ул дошман бомбасыннан яралана. Каты яраланудан бабамда тереклек билгеләре күренми, аны үлгәнгә саныйлар. Ләкин сәламәт, нык булган җан моның белән килешми. Бабамның ыңгырашуыннан исән икәнен белеп алалар. Госпитальдә бик озак дәваланып, бер аягын, кул бармакларын калдырып, 1944 елда кире авылга әйләнеп кайта. Биредә дә ул тән һәм җан ярасына карамый алгы сызыкта -сәламәт кешеләр белән бер рәттән авыр хезмәттә була.Әбием Сәрмәдия белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. 1988 елда бабам вафат була.Бабам төзегән нигездә кече улы Камил үзенең гаиләсе белән гомер итә. Хәзер инде әтиебез Камил дә безне калдырып бакыйлыкка күчте. Ләкин нәрсә генә булса да, бу ике җан безнең өчен бик якын һәм кадерле. Алар безнең күңелебездә мәңге яши.
Актаныш районы Богады
төп гомуми белем бирү мәктәбенең
2 класс укучысы Нуриев Гадел
Извержение вулкана
Северное сияние
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский
Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"
Дымковский петушок