Дус яшәргә өндәү турында
Вложение | Размер |
---|---|
ike_tch.docx | 12.18 КБ |
Ике әтәч
Гәрәева Илиза, Алабуга шәһәре 1 нче
урта мәктәбенең 9 нчы А сыйныфы укучысы
Җитәкче : Садыйкова Г.М.
Әбинең ике әтәче
Сугыша көне-төне.
Сугышып арыгачтын,
Чүплиләр җирдән җимне.
Әби әйтә: «Туйдырдылар,
Күршегә бирәм берсен.»
Әтәчләрнең сугышканын
Шуннан соң һичкем күрсен!
Сугыш чукмарлары хәзер
Дуслаштылар, ниһаять.
Шуларны күзәтә безнең
Күрше кызы Минхәят.
Куркалардыр болар,бәлки,
Кызны әләкләр диеп.
Икесен дә аерсалар,
Койма да бигрәк биек.
Ике йортны аерадыр
Биек койма уртада.
Сак белән Сок ясасалар,
Аннан соң кемгә файда?
Сагынышып яшәргәме,
Тилмереп күрешергә?
Юк, алай була күрмәсен...
Кирәктер дус яшәргә!
И тут появился изобретатель
Для чего нужна астрономия?
Гораздо больше риска в приобретении знаний, чем в покупке съестного
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
Юрий Визбор. Милая моя