Авылыбыз мэктэбендэ укучыларнын исем мэгънэлэрен барлау
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_eshe_isemnr_ni_soyli.docx | 35.71 КБ |
proekt_eshe_isemnr_ni_soyli.pptx | 790.67 КБ |
Межрегиональная краеведческая конференция исследовательских проектов и творческих работ учащихся имени Замалетдина Бикташи
Направление: Юный исследователь
Название работы: Исемнәр ни сөйли?
Выполнила:
Шарифуллина Рания Фаннуровна,
ученица 2 класса
МБОУ «Мамаширская средняя школа»
Кукморского муниципального района РТ
Руководитель:
Гульфия Василовна Димихамитова,
учитель начальных классов
Мамашир 2017
Эчтәлек
1. Кереш……………………………………………………………………………......3-4
2. Төп өлеш.......................................................................................................................5
2.1.Татар исемнәренең барлыкка килү тарихы..........................................................5-8
2.2. Мәктәбебездәге исемнәр бакчасында…………………………………………..8-10
3.Йомгаклау…………………………………………………………………………..... .11
4.Кулланылган әдәбият………………………………………………………................12
“Кеше исеме баш хәрефтән башлап язылырга тиешле гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә гомер буе йөртү өчен бирелә. Исем кешене бизәргә, матурларга, баетырга, тулыландырырга тиеш. Исем ул – синең нәселнең йөзе, байрагы”, - дип яза күренекле галим һәм мөгаллим Гомәр ага Саттаров.
Исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә. Исемне берәү дә сорап алмый. Без үзебезгә дуслар, матур киемнәр сайлый алабыз. Ә исемне әти-әниләр сайлый,чөнки исем кушканда син әле ап-ак биләүдәге нәни сабый. Әти-әни бәбигә исемне алдан ук сайлый. Алар иң матур мәгънәле исем эзлиләр. Ул аннары синең гомерлек юлдашына әверелә, үз исеменә шулкадәр күнегәсең ки, ул синең иң кадерле сүзеңә әйләнә.
Минем тикшерү эшемнең темасы “Исемнәр ни сөйли?”.
Актуальлеге: Хәзерге заманда үзеңнең нәселең, аның шәҗәрәсе, исем- фамилияләр белән кызыксыну модада. Һәм мин дә үзебезнең “Мәмәшир урта мәктәбе” укучыларының исемнәре нинди мәгънәгә ия, кайсы телдән алынган булуын өйрәнергә булдым.
Исемнәр белән кызыксынып китү татар теле дәресендә исемнәрне өйрәнүдән башланып китте. Без өйдә һәрберебез үзебезнең исемнәребезнең мәгънәләрен, килеп чыгышларын, уңай һәм тискәре якларын ачыклап килдек. Шуннан соң укытучыбыз безгә мәктәптә укучы барлык балаларның исемнәрен өйрәнергә тәкъдим итте.
Шулай итеп минем эшемнең максаты туды:
-“Мәмәшир урта мәктәбе”ндә укучы балаларның исемнәрен өйрәнү.
Бу максатка ирешү өчен мин түбәндәге бурычларны куйдым:
-анкеталар аша укучыларның үз исемнәренең мәгънәләрен белү- белмәүләрен; исемнәренең үзләренә охшау- охшамавын өйрәнү;
-интернет материалларына таянып укучылар исемнәренең кайсы телдән алынуын, нинди мәгънәгә ия булуын өйрәнү;
-үзебезнең мәктәп укучыларының исемнәрен өйрәнеп,”иң популяр” һәм сирәк исемнәрне ачыклау;
-татар исемнәренең килеп чыгышларын, үзенчәлекләрен өйрәнү;
- өйрәнү нәтиҗәләре белән сыйныфташларымны таныштыру.
2.Төп өлеш
2.1.Татар исемнәренең барлыкка килү тарихы.
Борынгы заманнарда кешеләрнен исемнәре булмаган, алар төркем-төркем-ыруг булып яшәгәннәр. Ыруг исеме шул ыруг кешеләренең исеме булып та торган. Соңга таба кешеләрне гаиләдә, коллективта бер-берсеннән аеру өчен шәхси исемнәр , үзләренә генә кушыла торган ялгызлык исемнәре барлыкка килгән. Исем , барыннан да бигрәк, кешегә мөрәҗәгать итү, эндәшү, бер кешене икенчесеңнән аеру өчен хезмәт иткән һәм итә.
Телне өйрәнүнең бер тармагы буларак исемнәрне,төрле атамаларны,фамилияләрне өйрәнә торган фән ономастика дип атала. Ул термин грекчадан күчкән, исем, атама дигән мәгънәдә кулланыла.
Һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү, бирелү-кушылу йола-мотивлары бар.Татар исемнәре , татар халкының теле, тарихы, дине һәм мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше .
Татар ир-ат һәм хатын-кыз исемнәренең тулаем саны 25 меңнән артып китә, шуңа күрә татар теле-бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай, кеше исемнәре хәзинәсе иң мул булган телләрнең берсе.
Кеше исемнәренең барлыкка килүе, үсеш-үзгәреше җәмгыятьнең тарихи һәм иҗтимагый-икътисади үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән.
Татар исемнәре дөньясын җентекләп өйрәнгән галим Гомәр Саттар “Исемең матур, кемнәр куйган?”, “Татар исемнәре ни сөйли?”, “Атамалар дөньясына сәяхәт”, “Татар исемнәре сүзлеге” һ.б. китаплар, фәнни хезмәтләр авторы татар исемнәренең барлыкка килүен һәм үсешен өйрәнеп, берничә чорга бүлә:
1. мәҗүсилек ышанулары, йолалары тәэсирендә булган борынгы төрки чорга (I—X йөзләр);
2. Ислам дине һәм шәригать кануннары йогынтысында булган икенче чорга (X йөз — XX йөз башы);
3. Октябрь революциясеннән соңгы чорга (XX йөз башыннан алып хәзерге көнгәчә) .
Һәр этапның үз үзенчәлекләре, сыйфатлары бар дип исәпли.
Борынгы төрки-татар исемнәренең барлыкка килүе мәҗүси ышануларга бәйле. Алар мәҗүсилек йолалары, гореф-гадәтләре йогынтысында килеп чыккан. Мондый исемнәр Тәңрегә, күк, кояшка табынуга корылган. Борынгылар кеше заты хайваннардан яки кошлардан туган дип санаганнар. Төрки халыкларның һәм монголларның бабалары бүре дип исәпләгәннәр, болгар кабиләләрен барс белән бәйләгәннәр һәм бу кеше исемнәрендә дә чагылыш тапкан: Айбарс, Акбарс, Барсбай, Бүребарс, Барсхан, Илбарс, Ирбарс, Ишбарс, Карабарс, Тиңбарс, Туйбарс, Тукбарс, Чанбарс, Илбарис .
Ә болгарларда бала тугач, кардәшләр белән бергә киңәшләшеп, нинди сыйфатларга ия булуын теләп, төрле явыз көчләрдән сакларга тырышып, чиннарга ирешүен уйлап исем биргәннәр.
Баланың матур, чибәр, якты-нурлы йөзле һәм якты күңелле булуын теләп сылу сүзе белән Сылубай, Сылубәк, Сылухан ир-ат ; Айсылу, Сылугөл, Гөлсылу. Байсылу, Миңсылу, Таңсылу, Сылуназ, Сылуниса, Сылуҗиһан һ. б. хатын-кыз исемнәре; гүзәлсүзе белән Гүзәлбай, Гүзәлкәй, Гүзәлбәк, Гүзәлҗан кебек ир-ат; Гүзәл, Гүзәлбану, Гүзәлбикә, Гүзәлбәнат, Гүзәлгөл, Гүзәлия кебек хатын-кыз исемнәре ясалганнар.
Татар халкының рухи дөньясын формалаштыруда, үстерүдә, аны иманлы итүдә ислам диненең өлеше зур. Ислам белән безгә Динислам, Нурислам, Шәйхелислам, Шәйхулла, Мөхәммәд, Әхмәт, Хафиз, Заһит-Заһидә,Ризван, Мөршидә дигән исемнәр керде. Озын исемнәрнең кыскартылган һәм кушма вариантлары барлыкка килгән. Төрки һәм гарәп компоненты кушылган исемнәр: Акназар, Ишморат. Төрки-татар һәм фарсы компоненты кушылган исемнәр: Айназ, Илназ, Җиһансылу.
Бабайларыбыз балаларына кайсы көнне тууына карап та кушканнар. Корбан Гаете көнне туган балаларга Гает, Гаетбай, Гаетхуҗа, Гаетҗан, Корбан, Корбанбикә, Корбангали, Корбансылу кебек исемнәр бирергә тырышканнар.
Мәүлед бәйрәме көнне туган балага: Мәүлед-Мәүлидә, Мәүледбай, Мәүледбикә, Мәүледгәрәй, Мәүледдин, Мәүледҗан кебек исемнәр кушканнар.
Октябрь революциясеннән соң коммунизмны тормышка ашыру ниятеннән кушылган исемнәр барлыкка килә. Лена, Роза, Римма, Флера, Клара, Венера, Луиза, Светлана, Эльза, Октябрина, Энгель, Эрнес, Спартак, Рафаэль, Альбина һ.б. Кыскартылган кушма исемнәр байтак: Вил, Марлен, Изил, Ким, Юнир, Ленуза, Дамир, Рево, Люция. Мондый күренеш башкорт белән чувашларга да хас. Ләкин без, татарлар, бу өлкәдә аеруча алда барабыз.
Исемнәр килеп чыгышы буенча төркемнәргә бүленәләр:
Статистик мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта татарлар, 72 % гарәп, 8% фарсы, 4% яңа, урыс һәм Аурупа, һәм 16% кына саф татар (төрки) исемнәрен йөртә.
2.2.Мәктәбебездәге исемнәр бакчасында
Кеше исемнәре гаҗәеп бер бакча ул. Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр – исемнәр бар. Ә безнең мәктәбебезнең исемнәр бакчасында нинди “җимешләр “үсә икән. Барлык башкарган эшем түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте:
1 нче тикшерү
“Мәмәшир урта мәктәбе”ндә 66 укучы белем ала. Шуларга 44 төрдәге исем кушылган. Мәктәбебездә иң популяр исем- Ислам. Ул 4 балага кушылган. 1 сыйныфта -1 укучы, 3 нче сыйныфта -2, 4 нче сыйныфта 1 укучы бу исемне йөртә. Чыннан да, мәгънәле, матур чын татар исеме. Урта һәм югары сыйныфларда бу исемгә лаек булган укучылар юк. 2 нче урында Булат исеме. Бу исем 3 укучыга кушылган. Ә 3 нче урында Данил,Ранис, Ләйсән, Алия, Илназ, Нияз, Әдилә исемнәре. Бирелгән исемнәрне мәктәбебездә 2 шәр укучы йөртә. Ә менә 45 укучының исеме 1 генә. Болар Адель, Рифат, Ирек, Ралинә,Нариман, Алинә, Дилүзә, Рания, Данил, Илгиз, Таһир, Индира, Ильяс, Шәит, Равил, Кәрим, Ришат, Таңсылу, Сәйдәш, Нияз, Рәзил, Рәмзил, Ранил, Зәлинә, Рәзилә, Динә, Илсаф, Ания, Зәлия, Рәфилә, Рәдиф, Муса, Гөлназ, Ландыш, Айсылу, Гөлшат, Рәиф, Динар, Эльмир, Назгөл, Айзат, Рушат, Рашат, Дилүс, Рифнур исемнәре.
Көн эчендә әллә ничә тапкыр әти-әни, әби-бабай, сыйныфташлар, укытучы һәм сыйныфташлар авызыннан ишеткән үз исемебезнең ни аңлатканын, кайсы телдән алынганын беләбезме соң без?
Билгеле кайбер исемнәрнең мәгънәсе бик ачык күренеп тора: мәсәлән Роза, Ландыш, Миләүшә, Чәчкә, Нәркис, Ләлә- болар чәчәк исемнәре, Бүләк, Зирәк, Азат, Иркә ишеләре татар сүзләреннән алынган исемнәр.
2 нче тикшерү
Мин бу сорауга җавап бирү өчен 2,4 нче сыйныф укучылары арасында социологик өйрәнүләр үткәрдем. Үзебезнең исемнәрнең мәгънәләрен, кайдан килеп чыкканын өйрәнү өчен Гомәр ага Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли ?” китабына мөрәҗәгать иттем.
Илгиз фарсы-татар теленнән алынган исем, “ил гизүче, сәяхәтче” мәгънәсендә. Ислам гарәп теленнән кергән, “буйсыну”, “Аллаһыга буйсыну”, “күндәмлекне” белдерә. Кәрим исеме дә шулай ук гарәптән, “юмарт”, “киң күңелле”, “намуслы” мәгънәсендә. Ришат “туры юлдан баручы” дигәнне аңлата. Ә гарәп телендә булат сүзе “яхшы корыч” дигән мәгънә белдерә. Булат исеме ир бала яхшы корыч кебек нык булсын, дошманнарга бирешмәсен дигән теләктән чыгып кушылган. Ранис исеме рус һәм европа телләреннән кергән исем, “иртә белән туучы, баштагы беренче бала” дигәнне аңлата. Алина да шулай ук рус һәм европа телләре аша кергән исем. Алина немецлардагы Аделина исеменең кыска формасы. Бу телдән тәрҗемә иткәндә “рәхимле” дигәнне белдерә. Алина исемен гарәп теленнән кергән исем дип тә баралар. Гарәпчәдән мәгънәсе - “чит” яки “башка”. Ә рус хатын-кызларына бу исем соңрак – 20 нче гасыр башларында кушыла башлаган. Равил гарәп теленнән кергән исем, “язгы кояш”, “сәяхәтче”, “гизүче” дигәнне аңлата. Шәит исеме дә шулай ук гарәп теленнән алынган исем. Мәгънәсе- - “уңган”, “булган”. Ләйсән язгы беренче шифалы яңгыр исеме. Төрдәшләре: Ләйсәния, Ләйсәнә. Шулай ук гарәп исеме. Минем исемем Рания шулай ук гарәп теленнән кергән. “Гүзәл”, “чибәр”, “сылу” дигәнне белдерә. Данил һәм Нариман исемнәре дә гарәп теленнән алынган. Нариман-“көчле рухлы”, “кыю”, ә Данил “Алланың якын кешесе” мәгънәсендә. Дилүзә татар-фарсы сүзе, “күңелне үстерүче” дигәнне белдерә. Минем тикшерү эшемнең нәтиҗәсе:
3 нче тикшерү
2,4 сыйныф укучыларының исемнәрен өйрәнгәннән соң минем тагын бер тикшерү эше үткәреп карыйсым килде. Башлангыч сыйныф укучылары үзләре исемнәренең мәгънәләрен беләләрме, исемнәре кайдан килеп чыккан һәм аларга үз исемнәре ошыймы? Шуннан чыгып мин 1-4 нче сыйныф укучылары арасында социологик өйрәнүләр үткәрдем.
Укучылар өчен анкета сораулары
1.Син үз исемеңнең мәгънәсен беләсеңме? ( Әйе,юк )
2. Исемең кайдан килеп чыккан? (Беләм, юк)
3. Үз исемең ошыймы? ( Әйе, юк)
Анкета нәтиҗәләре сыйныфы кечерәк булган саен исемнең мәгънәсен, килеп чыгышын белмәүчеләр күбрәк икәнен күрсәтте. Башлангыч сыйныф укучыларының үз исемнәре барысына да ошый.
3. Йомгаклау
Бу проектны мин бик зур кызыксыну белән эшләдем. Күп эзләнү эшләре алып бардым. Максат куярга, мәгълумат белән эшләргә өйрәндем. Исем кушу, исемнәрнең барлыкка килү тарихы белән таныштым.
Тикшерү эшен йомгаклап шундый нәтиҗәләргә килдем:
1.Укучыларның күбесе исемнәренең мәгънәләрен белми, ләкин барсына да үз исемнәре ошый.
2. 2,4 сыйныфта укучыларның күбесе гарәп теленнән кергән исемнәрне йөртә;
3.Мәктәбебез буенча иң популяр булган Ислам һәм Булат исемнәре дә килеп чыгышлары буенча гарәп исемнәре.
4.Кулланылган әдәбият
2,4 нче сыйныф укучыларының исемнәренең аңлатмасы
Исеменең аталышы | Кайсы телдән алынган | Нинди мәгънәгә ия |
Илгиз | Татар-фарсы | Ил гизүче, сәяхәтче |
Ислам | Гарәп | Буйсыну,Аллаһыга буйсыну, күндәмлек |
Кәрим | Гарәп | Юмарт, киң күңелле, намуслы |
Ришат | Гарәп | Туры юлдан баручы, дөрес юлга чыккан |
Ранис | Рус һәм Европа | Иртә белән туучы, баштагы беренче бала |
Равил | Гарәп | Язгы кояш, сәяхәтче, гизүче |
Булат | Гарәп | Яхшы корыч |
Шәит | Гарәп | Уңган, булган |
Ләйсән | Гарәп | Язгы беренче шифалы яңгыр |
Рания | Гарәп | Гүзәл, чибәр, сылу |
Алинә | Рус һәм Европа | рәхимле |
Дилүзә | Фарсы-татар | Күңелне үстерүче |
Нариман | Гарәп | Көчле рухлы, кыю |
Данил | Гарәп | Алланың якын кешесе |
Слайд 1
Исемнәр ни сөйли? Фәнни эшнең авторы: Шарифуллина Р. Ф.“Мәмәшир урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2 нче сыйныф укучысы Җитәкче: Димихамитова. Г В, “Мәмәшир урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең I квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.Слайд 2
Актуальлеге: Хәзерге заманда үзеңнең нәселең, аның шәҗәрәсе, исем- фамилияләр, аларның мәгънәләре,килеп чыгышы белән кызыксыну модада. Һәм мин дә үзебезнең мәктәп укучыларының исемнәрен өйрәнергә булдым.
Слайд 3
Максат: авылыбыз мәктәбендә укучы балаларның исемнәрен өйрәнү. Бурычлар: -анкеталар аша укучыларның үз исемнәренең мәгънәләр белү- белмәүләрен; исемнәренең үзләренә охшау- охшамавын өйрәнү; - укучыларының исемнәрен өйрәнеп,”иң популяр” һәм сирәк исемнәрне ачыклау; -татар исемнәренең килеп чыгышларын, үзенчәлекләрен өйрәнү;
Слайд 4
“Кеше исеме баш хәрефтән башлап язылырга тиешле гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә гомер буе йөртү өчен бирелә. Исем кешене бизәргә, матурларга, баетырга, тулы-ландырырга тиеш. Исем ул – синең нәселнең йөзе, байрагы” Гомәр ага Саттаров .
Слайд 5
Исемнәрнең килеп чыгышы буенча төркемнәргә бүленә: борынгы төрки-татар исемнәре: Айдар, Айсылу, Сөембикә һ.б. гарәп теленнән кергән исемнәр: Габдулла, Камил, Ләйлә һ.б фарсы теленнән кергән исемнәр: Нияз, Рушан, Гөлшат һ.б. рус һәм европа телләреннән алынган исемнәр: Диана, Ринат, Руслан һ.б. Октябрь революциясеннән соң киң таралган исемнәр: Ирек, Дамир, Илсөяр, һ.б. Хәзерге вакытта татарлар 72 % гарәп, 8% фарсы, 4% урыс һәм Аурупа, һәм 16% кына саф татар (төрки) исемнәрен йөртә.
Слайд 6
Мәктәбебездәге “исемнәр бакчасында” 1 нче тикшерү нәтиҗәләре: Белем ала-66 укучы; Исем кушылган-45 төрдә; Иң популяр исем-Ислам (4 балага кушылган); 2 нче урын- Булат, Нияз, Данил исемнәре (3 бала йөртә); 3 нче урын- Ранис, Ләйсән, Алия, Илназ , Әдилә (2 шәр балада); 36 укучының исеме 1 әр генә.
Слайд 7
исемнәрнең барлыкка килешен өйрәнү вакытында
Слайд 8
2 нче тикшерү нәтиҗәсе: Исемнәрнең аталышы Кайсы телдән алынган Нинди мә гъ нәгә ия Илгиз Татар-фарсы Ил гизүче, сәяхәтче Ислам Гарәп Аллаһыга буйсыну, күндәмлек Кәрим Гарәп Юмарт, намуслы Ришат Грәп Туры юлдан баручы Ранис Рус-Европа Иртә белән туучы, баштагы беренче бала Равил Гарәп Язгы кояш , сәяхәтче Булат Гарәп Яхшы корыч Шәит Гарәп Уңган, булган Ләйсән Гарәп Язгы беренче шифалы яңгыр Рания Гарәп Гүзәл, чибәр, сылу Алинә Рус-Европа Рәхимле, башка, чит Дилүзә Фарсы-татар Күңелне үстерүче Нариман Гарәп Көчле рухлы, кыю Данил Гарәп Алланың якын кешесе
Слайд 10
Укучылар өчен анкета сораулары: 1.Син үз исемеңнең мәгънәсен беләсеңме? ( Әйе,юк ) 2. Исемең кайдан килеп чыккан? (Беләм, юк) 3. Үз исемең ошыймы? ( Әйе, юк)
Слайд 11
Йомгаклау Бу проектны мин бик зур кызыксыну белән эшләдем. Күп эзләнү эшләре алып бардым. Максат куярга, мәгълумат белән эшләргә өйрәндем. Исем кушу, исемнәрнең барлыкка килү тарихы белән таныштым.
Слайд 12
Нәтиҗә: 1.Укучыларның күбесе исемнәренең мәгънәләрен белми, ләкин барсына да үз исемнәре ошый. 2. 2,4 сыйныфта укучыларның күбесе гарәп теленнән кергән исемнәрне йөртә; 3.Мәктәбебез буенча иң популяр булган Ислам исеме дә килеп чыгышы буенча гарәп исеме.
Слайд 13
Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Император Акбар и Бирбал
Лиса Лариска и белка Ленка
Рисуем крокусы акварелью
Стеклянный Человечек