Әкият. Керпекәй һәм Мурсик дуслыгы.
Вложение | Размер |
---|---|
kerpeky_mursik.docx | 14.88 КБ |
Исәнмесез кадерле “Көмеш кыңгырау”. Яңа еллар белән Сезне. Исәнлек –саулык, иҗадый уңышлар теләп калам.Мин Шәрифуллина Рәзилә Динар кызы. Казан каласының Советлар Союзы Герое Ә.С.Әхмәмов исемендәге 121 нче лицееның 1нче В классында укыйм. Беркөнне Керпекәй рәсемен ясадым. Рәсем ясаганда әкият тә килеп чыкты. Чын күңелдән кабул итеп алыгыз.
Керпекәй һәмМурсик.
Бервакыт, авылдан ерак булмаган урманда, җәйнең матур бер көненедә Керпекәй дөньяга килгән. Керпекәйне әнисе бик яраткан, сөт белән генә ашаткан. Шулай итеп көн артыннан көн үтеп керпе баласы үскән. Үсүен үскән дә, ләкин әнисенең сөтеннән башка берни ашамаган икән. Әнисе башка ашата алмагач Керпекәйгә әйтә икән:
Керпекәйгә башка чара калмагча әнисе белән саубуллашып аашрга эзләргә чыгып китә. Урман буйлап бара иснәнеп бара да бара икән. Тик күңеленә ята торган ризык таба алмый икән. Яфрак та иснәп карый, агачны да ялап карый тик берсе дә тәмле түгел икән әнисе сөте кебек.
Ризык таба алмаганга бик моңсуланып барган чакта каршысына Мурсик килеп чыга. Керпекәй аптырам куркынган тавыш белән:
Мурсик белән Керпекәй бергәләп атлый торгач дуслашып киткәннәр. Уйнап та алганнар. Мурсик Керпекәне тәмле сөт белән сыйлагач урманга чаклы озатып икенче көнне дә көтүен әйтеп саубуллашканнар. Шул көннән башлап Керпекәй якын дусты янына барып сыйланып кайта икән. Кайвакыт кунып та кала.
МАГБУ “Лицей №121” Татар теле һәм әдәбият укытучысы Шәрифуллина Айгөл Флүс кызы.
Извержение вулкана
Девочка-Снегурочка
Два морехода
Ель
Сочини стихи, Машина