Творческая работа на республиканском конкурсе им. драматурга Т.Миннуллина. Нияз стал дипломантом в номинации "Кызыл тышлы дәфтәрдән"
Вложение | Размер |
---|---|
tufanga_hat.docx | 20.94 КБ |
Мин Туфанга хатлар яздым әле...
Муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
Әлмәт шәһәре 17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Кашипов Нияз, 8 сыйныф
“Татар кешесе! Бел! Син сөйләгән тел дистәләгән гасырлар буена чарланып, иң камил телләр дәрәҗәсенә күтәрелгән. Синең телеңдә катлаулы фәнни хезмәтләр дә, илаһи төшенчәләр дә, гүзәл әдәби әсәрләр дә язылган. Аны хөрмәт ит, сакла һәм үстер!” ( Т. Миңнулин. Татарның әхлакый кодексы).
Әй, Туфан абый, васыять итеп әйтеп калдырган сүзләрегез кемнәр колагына барып ишетелер дә, кемнәр тарафыннан гына үтәлер икән? Телебез үсә, камилләшә бара, татар телен өйрәнүчеләр артты дип үз-үзебезне алдап, шул алдаудан ләззәт табып яшәп ятабыз бүгенге көндә. Сез гомерегез буе милләт, татар теле дип җан атканга карап кына берни үзгәрмәде. Киресенчә, торган саен ныграк баткаклыкка кереп барабыз. Сез гомерегез буе ватанны яратырга кирәклеге турында сөйләдегез, патриотлык хисләре турында чаң суктыгыз. Бүгенге көндә мин үземне патриот дип тә, түгел дип тә әйтә алмыйм. Ни өчен дисезме, Туфан абый! Ә нәрсәгә нигезләнеп яратыйм икән соң мин туган илемне? Тел сакчысы булып торган татар авылларындагы мәктәпләрне ябып бетерделәр, югары уку йортларында укучыларга татар теле кирәк түгел, гәҗит - журналларыбызны укучылар – урта яки олы буын кешеләре. Кибетләргә керсәң, кеше күрә һәм эзләп таба алмаслык җирдә татарча 2-3 китап күрәсең. Сатучылардан татарча китаплар турында сорасаң, карашларыннан ук “Каян килеп чыктың инде, син, искелек калдыгы?” –дигән җөмләләрне укып, җан өшеп китә. Милләтебезнең мәдәни учаклары булган мәшһүр театрларыбыз сәхнәләрендә дә урыслашу чалымнары сизелә башлады. Инде ничәнче ел сеңлем белән Яңа ел, шәһәр бәйрәмнәре кебек кичәләрдә катнашабыз. Шунда шартлатып татарча сөйләүчеләр бар дип беләсезме? Булмаса, ярар иде. Бабакаебыз йөри торган мәчеттә дә вәгазьләрне урыс телендә сөйли башлаганнар. Туфан абый, менә шушы вакыйгаларга борчылып йөрим дә, ватанпәрвәр булып ничек яшәргә дигән сорауга җавап эзләргә керешәм.
Хат булгач, ачыктан-ачык булсын инде. Кечкенә чагымнан ук күңелне борчыган уйларымны җиткерәсем килә. Әнием, инде 22 ел, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Урыс мәктәбе, татар һәм урыс төркемнәрендәге балаларга белем бирә. Соңгы 5-6 елда шушы фән укытучыларының күрмәгәне, ишетмәгәне калмады. Дәүләтебездәге халыкның татар телендә сөйләшә белмәвенә татар теле һәм әдәбияты укытучылары гына гаепле. Бөтен гәҗит битләрендә, телевидение тапшыруларында бары шул турыда гына сөйлиләр: татар телчеләре укыта белми, татар теле һәм әдәбиятын укытуның методикасын белми, әнә чит тел укытучыларыннан өйрәнегез һ.б. Әйтерсең, Татарстанда мәктәпне бетереп чыккан һәр бала инглиз яисә немец телендә шартлатып аралаша.
Туфан абый, үз вакытында сез дә укытучыларны хурладыгыз бугай, укытучы баласы булгач, мин болардан хәбәрдар булып үсәм бит. Бүген исә, сезгә каршы чыгып, татар теле укытучыларын яклыйсым килә. Һич кенә дә начар укытмыйлар, һич кенә дә методиканы начар белмиләр алар. Дәресләре дә кызыклы, ниләр генә эшләмиләр, кайларда гына катнашмыйлар. Мәктәпкә кунак килсә, ачык дәрескә татар телчесенә керәләр, районда нинди бәйрәм үтә, аны татар телчеләре оештыра. Ул берүзе дәрес тә бирә, ата-ана бирә алмаган, дөресрәге, бирергә теләмәгән милли тәрбияне дә күз уңында тота. Ә дәүләт тарафыннан ярдәм түгел, тикшерү арты тикшерү генә оештырыла. Укытучы тиресеннән чыга-чыга милләтне, телне, йолаларны саклау турында ачынып сөйли, ата-аналарга, балаларга үз туган телләренә хөрмәт белән карарга кирәклеген аңлата. Төкерәләр алар укытучының җан авазына... Аларның баласына урыс теле һәм математикадан имтиханны яхшы билгеләргә бирергә кирәк, синең татар телең белән ерак китеп булмый...
Туфан абый, яңадан җиргә кайтып, милләтебез һәм телебез белән бара торган вакыйгаларны күрсәгез, бу дөньяга кабат кайтасыгыз, милләт дип, татар теле дип янасыгыз килмәс иде, мөгаен.
Мин телевизордан бары бер генә татарча тапшыру карыйм, ул да булса, “Халкым минем” тапшыруы. Карамас идем, әнием мәҗбүр итә. Туфан абый, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез безгә караганда бәхетлерәк дип саныйм мин. Ни өчен дисезме? Чөнки аларда татар теле дә, гореф –гадәтләр дә, йолалар да, авыллар һәм мәктәпләр дә сакланган. Бала саны җитмәүгә сылтау итеп, бер генә татар мәктәбе дә ябылмаган, әти – әниләрнең балаларын русча укытасылары килә дип, аларның берсе дә урыс мәктәбенә әйләндерелмәгән. Кеп-кечкенә авылларда да балалар туган телдә аралашып бакчага йөриләр, татарча укып, төрледән - төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, ярышларда җиңүчеләр булалар. Могҗиза: мәктәпләрдә ана телендә белем алып чыккан балалар бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырып, югары уку йортларына укырга керәләр. Мәктәптәге укучылар арасында тәртипсезлек буенча полициядә хисапта торучылар да юк. Авылларда мәчетләр гөрләп эшли, уктучылар белән беррәттән муллалар да балаларга ана телен сеңдерү өстендә тырышып көч куялар. Бер карасаң, татар теле буенча яңа дәреслекләр дә җитми, укытучылар еш кына уку-укыту буенча методик әсбаплар җитмәүгә дә зарланалар. Ә нәтиҗә – искитәрлек. Сәбәбе бер: халык татарлыкны саклап калырга омтыла, туган телен дәүләт теле итеп үстерә, үзенең мең еллык тарихыннан, гореф-гадәтләреннән читләшүгә, кем кубызынадыр биюгә юл куймый. Араларында Сәгыйть һәм Закир Рәмиевләр кебек милләт өчен җанын бирергә әзер меценантлар да, халыкка йөз белән борылган җитәкчеләр дә табылып тора. Мин үземнең читтәге милләттәшләрем белән чын күңелемнән горурланам. Менә алар, Туфан ага, бүгенге көндә сезнең васыятьне җиренә җиткереп үтәү өстендә гаять зур эш алып баралар.
Татарстаныбызга әйләнеп кайтыйк. Бүгенге көндә Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә татар гимназияләре бер-ике дип, бармак белән санарлык. Аларында да татар балалары, мәктәп ишеген чыгуга, бер-берсе белән урыс телендә аралаша башлыйлар. Балалар бакчаларындагы татар төркемнәрендә нәниләрнең фамилия һәм исемнәре татар, ә алар сөйләшү түгел, татарча эндәшкәнне дә аңламыйлар. Милли бәйрәмнәрдә җитәкчеләр беренче җөмләләрен вата – җимерә, “ – Бәйрәм белән, хөрмәтле шәһәрлеләр” – дип башлыйлар да, “Сау булыгыз! Без булдырабыз!” – дип, тәмамлыйлар. Шәһәр китапханәләрендәге татарча китаплар тузанга батып ята, милли бәйрәмнәр урыс телендә оештырыла һәм алып барыла, татарча гәҗит –журналлар тәрәзә ялтырату өчен һәм көнкүрештә башка максаттан куланыла. Менә сиңа “Без булдырабыз!”, менә сиңа Татарстандагы икетеллелек. Бездә – спорт беренче урында. Зур эш башкарыла: милләтнең сәламәтлеге турында кайгырталар. Шул ук вакытта рухи кыйммәтләрнең юкка чыгуын аңлаучы кешеләр юк дәрәҗәсендә. Фәндәс абый Сафиуллин, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Гөлзада Сафиуллина кебекләргә генә кирәк ул татар теле. Әгәр җитәкчеләр, чынлап та, татар халкының язмышы, теле турында кайгыртса, нәтиҗәләр икенче төрлерәк булыр иде.
Без – урыслашып бетә баручы халык, тиздән манкортларга әйләнеп бетмәбезме икән дигән сорау борчый мине. Гәҗитләрдә укып торам: тагын бер 20-30 елдан татар теле бетәчәк дип чаң сугучы галимнәребез бар. Аларны ишетмәмешкә салышучылар күбрәк. Ишетсәләр, җитәкчеләр телне өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру өстендә эшләрләр иде. Ә нигә җитәкче урыннарга ике телне дә камил белүчеләр билгеләнми, нигә халык белән эшләүчеләр арасында үзләре татар була торып та, татарча сөйләшергә оялучылар тамыр җәя? Татар телен өйрәтүне нигә мәктәптәге тел укытучылары җилкәсенә генә өяләр? Ни өчен хәзерге буын ата-ана үз телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын санламый? Кая барабыз соң без, Туфан ага, бетүгә таба түгелме? Бер көн килеп, бар иде бит татар дигән олуг милләт дияргә калмасмы? Уйларга да куркыныч...
Прекрасная арфа
Медведь и солнце
Сказка об осеннем ветре
Яблоко
Новогодние гирлянды