Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап
Вложение | Размер |
---|---|
boek_zhinug_sochinenie.doc | 31.5 КБ |
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап.
Яратам мин яз айларын. Җир татлы йокыдан уянып,агачлар яфрак ярып, ямь – яшел чирәм шытып чыккан өчен генә түгел. Язның соңгы аенда илебез матур бәйрәмне каршылый. Ул – Бөек Ватан сугышында җиңү. Мин үзем дә, әти-әнием дә, хәтта дәү әти-әниләрем дә сугыш чорын күрмәдек. Чөнки безнең әби – бабаларыбыз кайгы – хәсрәт, авырлыклар, ач – ялангачлык күреп Туган илебезне дошманнан азат иткән. Алар яхшы, матур тормыш өчен, безнең якты киләчәгебез өчен бар көчләрен куеп көрәшкән.
Минем дә бабаларым Ватан сугышында катнашкан. Бер бабам сыңар куллы, икенчесе тездән аяксыз калса артка чигенмәгәннәр. Алар, күрше авыл егетләре, Волхов фронтында хезмәт иткәннәр. Ә әбиләрем үз өстенә барлык хатын – кыз эшен генә түгел, ир – ат эшләрен дә алган. Бер әбием хәтта алдынгы тракторчы булган!
Әйе, күпме михнәт, газап, авырлыклар кичергән сугыш чоры кешеләре. Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! Бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң?!
Башкарды: Казан шәһәре 139нчы гимназиянең 3нче сыйныф укучысы Касыймова Чулпан Рамил кызы.
Заповеди детства и юности
Огонь фламенко
Дымковский петушок
Как нарисовать портрет?
Глупый мальчишка