рассказ
Вложение | Размер |
---|---|
malikova_alise.urtak_gaile.doc | 28.5 КБ |
Уртак гаиләбез.
Гаилә - җәмгыятнең бер өлеше. Җәмгыятне тәшкил иткән һәрбер кешене, гражданинны, илгә гаилә бирә.
Сабый бала беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнә. Гаиләдә ул үзенең ана телендә сөйләшергә, ниндидер йолаларга, кыйммәтләргә өйрәнә. Бары тик тулы, мул тормышта тәрбияләнгән балалар гына, киләчәктә җаваплы, тәртипле, инсафлы кешеләр булалар. Без тәрбияне башта гаиләдә алабыз. Соңрак, балалар бакчасында, мәктәптә безнең белән укытучылар шөгыльләнәләр. Мәктәп , баланың икенче гаиләсенә әверелә.
Мин бүген үзебезнең гаиләбез һәм мәктәбебез арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырып үтәсем килә. Беренче сентябрь көнне баласын җитәкләп килгән ата-ана, ел буе мәктәпкә эзен суытмый. Чөнки мәктәп белән ата-ананы кызыксындыру өчен, нинди чаралар гына үздырылмый, безнең мәктәптә. Традициягә әйләнгән бәйрәмнәр “Өлкәннәр көне”, “Әниләр бәйрәме”, “Гаилә бәйрәме”, “Яңа ел”, “Беренче сентябрь , “Соңгы кыңгырау” һәм башка бәйрәмнәр. “Гаилә бәйрәме”, “Әниләр көнендә” ел саен, төрле гаиләләр белән якынрак танышабыз. Бу бәйрәмнәрдә әти-әниләрнең дә, укучыларыбызның да яңа сәләтләре ачыла. Һәр гаилә үз традицияләре белән таныштырып, презентация, видеофильмнар күрсәтә. Кемдер җырлый, кемдер бии. Сиңа таныш булган кешене, бөтенләй икенче төрле күрә башлыйсың. Аеруча көтеп алган бәйрәмебез, ул “Яңа ел”. Бу бәйрәмгә без әти -әниләребез белән бергәләп костюмнар ясыйбыз. Үз кулларың белән ясалган киемнәрне кию, бәйрәмне тагы да ямьләндерә. Ел саен мәктәптәге укучылар, кошларга оялар, җимлекләр ясый. Бу эшне дә, билгеле, әти -әни ярдәменнән башка башкара алмыйбыз без. Мәктәбебездә макулатура җыю, гадәткә кергән. Бу ярышта беренчелекне алу өчен, гаиләләр белән ярышырга туры килде безгә.
Әти-әниләр өчен оештырылган җыелышлар да бик күңеле үтә бездә. Без аларга концертлар куябыз. Мәктәп тормышын чагылдырган видеофильмнар әзерлибез, ай саен “Мәктәп сулышы” диеп аталган газетабызны чыгарып барабыз. Әти-әниләр безнең укыганыбызны гына түгел, ә , һәрбер адымыбызны белеп торалар.
Ел дәвамы шулай, дус- тату тормышта яшибез. Моннан да рәхәт, нинди әйбер бардыр дөньяда? Чыннан да, мондый гаиләдә үсү үзе бер бәхет. Укытучыларны карашларыннан ук аңлап, әти- әни җылысын тоеп, аларның битләрендә елмаю күреп яшисе генә кала.
Маликова Алисә . “Татарстан Республикасы Биектау Муниципаль районы Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Как нарисовать портрет?
Лиса и волк
Злая мать и добрая тётя
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Голубая лягушка