публикация в районную газету
Вложение | Размер |
---|---|
sabirova_ayzil.docx | 14.42 КБ |
Менә көзге уңыш алу көннәре дә килеп җитте. Җәй буе бакчаларда тырышып, суын сибеп, чүбен утап үстергән яшелчәләрне җыеп алып урнаштырыр вакыт килде. Һава тырышының төрлечә уйнавына карамастан, быел уңыш бик мулдан күренә.Бар нәрсә тиешле дәрәҗәдә үскән, шуңа вакытында җыеп алып урнаштырсак кыш буе ашар өчен менә дигән витаминнар бит. Безне сөендереп көннәр дә бик матур,коры тора әле. Менә шуннан файдаланып балалар да, өлкәннәр дә бакчада кайнаша. Безнең мәктәп бакчасында да эш гөрли. Укучылар укуны, эш белән чиратлаштырып, бакчадагы уңышны җыю, аны тәртипкә китерү белән шөгелләнә. Яшелчәләрдән помидор, кыярлар, инде җыелып бетте. Мәктәбебездәге пешекче апалараларны тозлап кышка күп кенә запас тупладылар.Суган-сарымсаклар да алынды,тиешле урыннарга урнаштырылды. Инде бәрәңге уңышын, шулай ук кишер, чөгендер, кәбестә ише яшелчәләрне алыр чак җитте. Бу көннәрдә балалар укытучылар белән бергәлектә менә шул эшләр белән мәшгуль булды. Җиденче сыйныф укучылары тырышып бәрәңге алды. Шул ук вакытта бишенче һәм сигезенче сыйныфлар кишер, чөгендер уңышын җыйды. Кәбестәләр дә җыеп алынды. Яшелчәләрне казып алып, киптереп тиешле урыннарга урнаштырдык. Тирә-юньне чистартып, бер кат җыештыргач, бакчабыз боегып калган кебек булды. Анда да җаен таптык, бакчабыз бик күңелсезләнмәсен дип , карлыган утыртырга булдык. Мәктәбебездә укыган һәр укучы, барлык укытучылар кимендә берәр төп карлыган алып килеп, хәзер барыбыз да карлыган утырту белән мәшгуль. Инде өметләнеп, язлар килгәндә , бу куакларның яшелләнеп китүен генә көтәсе кала. Безнең хыялыбыз, тырышып эшләвебез үзенең таталы җимешләрен бирер диеп, өметләнеп калабыз.
Сабирова Айзилә 7 класс. Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбе
Галка в чужих перьях
Каргопольская игрушка
Самый главный и трудный вопрос
Сладость для сердца
Есть в осени первоначальной...