Әниләр көненә шигырь
Вложение | Размер |
---|---|
nilr_konen_2012_-_kopiya.doc | 36 КБ |
Казан шәһәре Совет районы
159 нчы лицей
ӘНИЕМ, БӘГЪРЕМ!
(Әниләр көненә багышлана)
Иҗат итте:
6 нчы В сыйныфы укучысы
Бадихова Камилә Илһам кызы
Җитәкчесе: Л.Ф.Галимуллина
Әнием бәгърем.
Җир йөзендә минем әниемә
Беркем дә юк бит тиңнәр!
Олы бәхет аның белән бергә
Каршылаган якты иртәләр.
Минем өчен син күктәге кояш
Һәм ай нуры кара төннәрдә.
Иртә таңда энҗе чык бөртеге,
Хәтфә үлән язгы көннәрдә.
Ягымлы күз карашларың,
Күңелемне назлап иркәли.
Син булганга яшим гөлбакчада,
Бик кадерле миңа син, әни!
Тукайга.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! – диеп,
Җырлый кебек моңлы тургай да.
Җырламыйча һич тә мөмкин түгел.
Баш ия бит дөнья Тукайга.
Тукай ага, синең иҗат юлың
Маяк булып балкый бу җирдә.
Шигырьләрең, сихри әкиятләрең
Күңелләргә безнең хуш килә.
Кыска гына гомер юлыңда
Ак чәчәкләр бик аз атканнар.
Ләкин синең илһам чишмәләрең
Шау чәчәктән генә торалар.
Оныкларың һәйкәлеңә килеп
Һәр яз саен чәчәк салалар.
Казан арты данлы Арча улын
Хөрмәт белән искә алалар.
Яз.
Менә язгы көннәр җитте,
Кояш чакыра тышка.
Бөтен ару-талуларны,
Калдырыйк, диеп кышта.
Ярларына сыймый бозлар
Дәрьяга ашыгалар.
Күңелләрне булмый тыеп
Кайларга ашкыналар.
Бар табигать ымсындыра,
Карышмас идем һич тә.
Күп бишлеләр алырга, дип
Сүз бирдем бит мин кичә.
Казан шәһәре Совет районы
159 нчы лицей
ӘНИЕМ
(Әниләр көненә багышлана)
Иҗат итте:
4 нче А сыйныфы укучысы
Зыятдинова Әдилә Вилдан кызы
Җитәкчесе: Л.Ф.Галимуллина
2012
Әнием.
Әниемнең йомшак чәчләренә,
Бер күбәләк очып кунды да.
Канатлары белән җилпенеп,
Сәлам, диде , сиңа Әдилә!
Күбәләккә тиңлим әниемне,
Шундый матур күркәм булганга.
Әниемнең уңанлыгын күреп
Шөкер ана кылам Ходайга!
Һәркемгә ул җан җылысын бирә,
Һәрбер кеше аны ярата.
Шундый күркәм холкы белән бит ул
Бар дөньяны үзенә карата.
Кояшка тиң әниемә
Телим бары изгелек.
Тигез гомер, сәламәтлек
Насыйп булсын гомерлек
Көз.
Көзләр җитте, якын дускайларым
Очып китте менә шул чакта.
Нигә китәсез сез, кошкайларым,
Урын юкмы әллә юк бу якта?
Көзләрнең дә үз яме бар,
Карасаң миләшләргә.
Күз явыңны ала торган
Кып-кызыл тәлгәшләрдә.
Тәлгәшләрнең миләшләре
Бик татлы була икән.
Татлы миләшләр ашарга
Кошкайлар кайда икән?
Тукай теле.
Әни дидем тукай теле белән
Әти дидем туган телемдә.
Мең рәхмәтләр сезгә әти- әни
Сөйләшәсез тукай телендә.
Тукай теле – әби- бабай теле
Һәрвакытта минем күңелдә.
Бәләкәчтән инде зурайсам да
Белем алам Тукай телендә.
Габдулланың теле – татар теле
Мин дә шул тел белән сөйләшәм.
Янымда бит татар гына түгел
Дусларыма урысча эндәшәм.
Җырларымны да башкарам
Туган телем – Тукай телендә.
Иң бәхетле шәкерт мәктәбендә
Мин сөйләшәм Тукай телендә.
Мастер-класс "Корзиночка"
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Неньютоновская жидкость
Сказка об одной Тайне
Глупый мальчишка